поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
07.11.2008 Җәмгыять

ВАТАНПӘРВӘРЛЕК КҮПМЕ ТОРА?

"Ватан нәрсәдән башлана?" дип җырлата иделәр безне башлангыч сыйныфларда. Без исә сөенә-сөенә әлифбадагы рәсем, балачакта уйнап үскән урам, беренче хәрефебезне тырышып сырлаган дәфтәрне санап китә идек. Ватан әнә шулардан башлана иде ул вакытта. Бүген исә уку әсбаплары белән ватанпәрвәрлек хисе арасында уртаклыкның эзе дә юк. "Кеше-үрмәкүч" төшерелгән букчаларын күтәреп беренче сыйныфка килгән балалар тышлыгына япон мультфильмы геройлары, Барби һәм башка шуның ише рәсемнәр төшерелгән дәфтәргә язачак.

– Улым, әйдә машина төшерелгән менә бу дәфтәрләрне алабыз.

 

– Син нәрсә, мәктәптә бөтен кеше миннән көләчәк. "Шрэк"лысы кирәк.

 

Китап кибетендә әнә шундый сүзләр ишеткәч, ирексездән уйга каласың. Чыннан да, чит ил "йолдызы"н рекламалаган уку әсбапларын табу бүген зур кыенлык тудыра. Алмалы дәфтәр тышлыгына да инглизчәләтеп – "apple" дип куйганнар, төсле карандашлар тартмасына да "pencils" дигән язу ябыштырылган. Геометрик фигуралар урын алган тышлыкка карап, менә бусы безнең милли өчпочмак ичмасам, дип юандырсаң гына инде күңелне. Озак кына карап торсаң, беренче карашка нейтраль булып күренгән шакмаклар да шотланд итәген хәтерләтә башлый.

 

Рәсем ясау альбомнары, пластилин тартмалары белән дә шул ук хәл. Әлеге дә баягы "Шрэк", "Том һәм Джерри", чипсы рекламасы аша инде болай да үзәккә үтеп өлгергән "Честер", Кытайда матурлык эталоны булырдай кысык күзле малайлар – зәвыгын, дөньяга карашларын бүген әнә шулар үстерә. "Ну погоди!" мультфильмындагы бүре дә шактый заманча күренә югыйсә: клеш джинсы чалбар, соңгы елларда аеруча популярлашкан ак майка. Ләкин аны альбом тышына урнаштырырлык дәрәҗәдә абруйлы дип тапмаганнар, күрәсең.

 

Кибеттә эзләнә торгач, "Русский карандаш" дип язылган төсле каләмнәр күреп алдым. Тартмада рус халкының символы дип саналган өч ат ясалган. Ә аның янәшәсендә инглизчә "pencils" сүзен язып маташкан АКШ мультфильмнары герое Микки Маус төшерелгән карандашлар тартмасы ята. Ул булганда, балалар әлеге "урыс" каләмнәренә борылып та карамый югыйсә. Фломастерлар тартмасында исә миңа бөтенләй таныш булмаган дүрт ир-ат сурәтләнгән. Әле ярый, киштәләрдә товар сайлаучы бер малай ярдәмгә килде. Баксаң, Арнольд Шварцнеггерга охшаган әлеге спортчылар – яңа мультфильм геройлары икән. Малай аларның исемнәрен кат-кат әйтеп күрсәтсә дә, телеңне сындырырлык чит ил фамилияләрен истә калдырып булмады. Бөтенләй артта калган икән бу апаең дип уйламасын өчен, дүртенче тапкыр кабатлап сорарга кыенсындым.

 

Әлеге яшел кешеләрне, Кытай тычканнарын, Бэтменнарны салып мәктәпкә барыр өчен букча да кирәк бит. Сайлап алу мөмкинлеге гаять зур булса да, монда да АКШ йолдызларыннан качам димә: Белоснежка да бар, ак тимгелле Бэмби боланы да, гомере буе кара маскада йөрүче Зорро да, футбол тубы хәтле башларын бал корты зурлыгындагы тәннәрендә йөртергә сәләтле Братс курчаклары да. Мондый курчаклар белән уйнап үскән кызлар алар төсле ябык булу турында хыяллана.

 

Мадагаскар, Бозлык чоры, Ау сезоны... Чит илдә яңа мультфильмнарны төшереп кенә торалар. Мондый ассортимент арасыннан балалар үзләренә кирәкле уку әсбапларын ничек сайлый икән, дип юри игътибар итеп тордым. Үсә барган саен, сабыйларның зәвыгы да үзгәрә икән. Беренче сыйныфка баручы малай-кызлар Микки Маус, Дональд Дакс ише юаш геройларга мөкиббән китсә, 5-6 сыйныф укучыларын Уолт Дисней мультфильмнары белән шаккатырып булмый инде. Аларны күзләрен кан баскан роботлар, Җир шарын кырып-себереп юк итәргә әзер вәхши солдатлар кызыктыра.

 

Балаларыбыз Алладин, Гуффи, Багз Банни, Губка Боб ише хәшәрәтләр төшерелгән пазллар җыя, Золушка, Питер Пэн, Чип һәм Дейл турындагы мультфильмнар карый. Ватанпәрвәрлекне кече яшьтән үк тәрбиялим дип, 4 яшьлек энемә үзебезнең Винни Пух төшерелгән пазлны алып бирдем. "Син нәрсә, миңа мондый уенчык кирәкми, Ниндзя ташбакалары төшерелгәнен сорадым ич мин синнән", – дип акырып еларга тотынмасынмы теге! Чит илнеке яхшырак, алар кызыграк, дигән төшенчә ана сөте белән сеңә башлаган микән дип тә уйлап куйдым.

 

Дөрес, бүгенге тормышта совет мультфильмнары геройларына урын юк, дип тә әйтеп булмый. Заманалар үзгәрү белән аларның яңалары да туа тора. Без аларны тиешенчә рекламалый гына белмибез. Сүз дә юк, дәү абый-апайларың уйнап үскән Чебурашка, почтальон Печкин белән хәзерге балаларны кызыктырам димә. Яңа "шәхес"ләр уйлап табарга кирәк. Россия җитештерүчеләре ярдәменнән башка да танытылган чит ил брендлары булганда, өстәмә акча сарыф итеп үзебезнең товарларны рекламалау табышсыз гына түгел, шактый чыгымнар да таләп итә. Өстәвенә рекламаларлык мультфильмнар төшерелсә икән? Әлеге дә баягы Чебурашкалардан соң юньле геройлар пәйда булганы юк әлегә. Шунлыктан укытучы апайлар, башларын тактага бәрә-бәрә, ватанпәрвәрлек турында күпме генә сөйләсә дә, дәфтәрендә Кытай самурайлары төшерелгән укучы Камыр батыр белән горурланмаячак.

 

Россия хәтле Россия "йолдыз"ларын санга сукмагач, милли әкият геройлары дәфтәр тышына менеп утырмас, билгеле. Моның башка сәбәпләре дә бар. Башкаладагы "Картон-полиграфия әйберләре" оешмасы дизайнерлары аңлатуынча, чит ил мультфильмнары персонажларын дәфтәр, альбом тышлыкларына урнаштыру өчен махсус лицензия кирәк. Шунлыктан Казан җитештерүчеләренә җиләк-җимеш, машина, табигать рәсемнәре белән чикләнергә туры килә. "Татарстан урман-кырларын, Казанның истәлекле урыннарына өстенлек бирергә тырышабыз. Ләкин заказ бирүченең таләпләрен дә истә тотарга кирәк", – ди дизайнерлар. Ә милли әкият геройлары турында сүз дә булырга мөмкин түгел. "Кем бар соң? Дәфтәр тышына Камыр батыр, Су анасын куя алмыйбыз бит инде. Урыс балалары аларның кем икәнен дә белми. Кибет киштәләрендә еллар буе ятарлык үтмәс товар бастыра алмыйбыз", – дип аңлата оешма хезмәткәрләре. Димәк, барысы да тагын шул акча мәсьәләсенә барып төртелә. Ә бит теге "Ватан нәрсәдән башлана?" дигән җырны җырлатканда, ватанпәрвәрлек сатылмый дип өйрәтәләр иде.

 


Гөлназ ГЫЙЛӘҖЕВА
Ватаным Татарстан
№ 232 | 06.11.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»