|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.08.2012 Мәдәният
Камал театры “Сәйдәшстанга сәяхәт”кә чакыра18нче август көнне традиция буенча Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылында композитор Салих Сәйдәшев истәлегенә багышланган Сәнгать бәйрәме – “Сәйдәшстанга сәяхәт” үткәреләчәк. Бәйрәмдә күренекле сәнгать коллективлары, театр артистлары, Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры, язучылар, җырчылар Венера Ганиева, Гөлшат Имамиева, Рөстәм Асаев, Хәмдүнә Тимергалиева һәм башкалар катнашыр дип көтелә. “Сәйдәшстанга сәяхәт” беренче тапкыр 2000нче елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Галиәсгар Камал театры тарафыннан оештырыла. Татар профессиональ музыкасына нигез салган Салих Сәйдәшевны һәм аның исемен югары дәрәҗәгә күтәрүне үзенең максаты иткән Закиров Шамил Зиннур улы әлеге чарага нигез салучыларның берсе. Бу күркәм бәйрәм ел да түземсезлек белән көтеп алына. Анда халкыбызның сөекле улы Салих Сәйдәшев иҗат иткән арияләр, җырлар, көйләр яңгырый. Сәйдәш аланына баручы автобуслар Галиәсгар Камал театры яныннан 9:00 сәгатьтә кузгала.
--- |
Иң күп укылган
|