|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.08.2012 Җәмгыять
Чүпрәле исереге Сарман исерегеннән яманракӘллә аракының йогынтысы көчәйгән, әллә полиция хезмәткәрләре кимегән. Әмма быелның алты аенда Татарстанда салган баштан кылынган җинаятьләр саны 6,5 процентка арткан. Республикадагы хокук бозуларның 24 проценты әнә шундый кешеләр өлешенә туры килә. Эчке эшләр министрлыгында узган очрашуда кичә әнә шундый саннар җиткерделәр. Министрлыкның Җәмәгатьчелек тәртибен саклауны оештыру идарәсе башлыгы Марат Зарипов сүзләренә караганда, Әлки, Арча, Балтач, Буа һәм Кама Тамагы кебек районнарда һәр өч җинаятьнең берсе салган баштан кылына. Ә кайбер төбәкләрдә бу күрсәткеч 50 проценттан артып китә. Чүпрәледә, мәсәлән, һәр өч җинаятьнең икесе исерек кешеләр намусында. Хокук саклаучылар бу хәлнең көмешкә куучылар аркасында булуын һәм күп очракларның көнкүрештәге бәхәсләрдән килеп чыгуын әйтә. Дөрес, барлык районнарда мондый куркыныч күзәтелми. Әйтик, Сарманда салган баштан кылынган җинаятьләр саны 6 проценттан артмый. Биектау, Әтнә, Минзәлә кебек районнарда да хәлләр ул кадәр мөшкел түгел. Күрәсең, бу районнарда эчкән кеше үзен тынычрак тота. Ник полиция салган кешеләрне җаваплылыкка тартмый? Кичәге очрашуда әнә шундый сорау да яңгырады. Хокук саклаучылар моның сәбәбен законнардагы кимчелекләр белән аңлата. Әйтик, бер закон урамда хәмер куллануны тыя. Әмма моның өчен нинди җәза бирергә кирәклеге турында канун юк. Быелның 18 июлендә үз көченә кергән закон нигезендә, йорт ишегалдында, подъездларда, баскыч мәйданнарында, торак йорт лифтларында, балалар мәйданчыкларында, ял өчен каралган зоналарда (парк, сквер, күл, буа, пляж, туризм һәм ял өчен каралган башка урыннар) алкоголь эчемлекләр куллану тыела. Ә менә бу таләпләрне үтәмәгән кешеләргә карата җәза каралмаган. Нәтиҗәдә хокук саклаучылар Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.20 маддәсе буенча гына эш итә. Аның нигезендә балалар, белем бирү һәм медицина оешмаларында, җәмәгать транспортының барлык төрләрендә, мәдәният учреждениеләрендә, физик тәрбия-сәламәтләндерү һәм спорт корылмаларында хәмер кулланырга ярамый. Димәк, башка урыннарда ярый булып чыга? "Без андый урыннарда тәртип урнаштыру әмәлен таптык, – диде идарә башлыгы. – Безнең хезмәткәрләр аракы яки сыра эчеп утырган кешеләргә кисәтү ясый ала. Кисәтүгә колак салмыйлар икән, аларны полиция хезмәткәренә буйсынмаган өчен җаваплылыкка тартырга мөмкин". Гомумән алганда, быелның алты аенда Татарстанда алкогольле эчемлекләр белән бәйле 66 мең 972 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган. Саннар кимүгә таба бармый, шуңа күрә хокук саклаучылар халыктан да ярдәм көтә. Чөнки Казанда төнлә исерткеч сатуны тыю турындагы законны урап узу өчен, 50 сумга шырпы сатып, бүләккә сыра бирәләр, йөртүчеләр төнлә аракы ташый. Кыскасы, хәмер табу беркайда да проблема түгел. Аны эчү урыны турында әйтеп тә торасы юк. "Халыкның исерткеч эчемлекләргә карата психологиясен үзгәртү зарур, – ди Марат Зарипов. – Без хәтта салган баштан кылынган җинаятьләрне булдырмаска ярдәм иткән кешеләрне бүләкләргә дә әзер". Салган килеш иң күп җинаять кылынган районнар
Илнар ХӨСНУЛЛИН |
Иң күп укылган
|