поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
01.11.2008 Җәмгыять

ЮЕШ ЫШТАН

Президент Дмитрий Медведев гел коррупциягә каршы көрәш турында сөйләгәч, эреле-ваклы түрәләр дә әлеге мәсьәләне читләтеп уза алмый. Алар катнашында узган җыелышларны, "түгәрәк өстәл"ләрне, матбугат конференцияләрен күзәткәндә мин... улымның ничек итеп чүлмәккә пес итәргә өйрәнгәнен искә төшерәм.

Кәрим әле кечкенә чагында ыштанына җибәрсә, хатын белән аны битәрләргә тотына идек. Беребез кулларын билгә терәп: "Ай-яй-яй!" – дип әйтә. Икенчебез исә, бармак янап: "Алай ярамый!" – дип малайны чүлмәк янына алып бара. Башта бала үзеннән нәрсә таләп иткәннәрен аңламый иде. Аңлый башлагач, безнең ачуланганыбызны башын иеп тыңлап торды. Ә соңыннан... Бер мәлне күрше бүлмәдән Кәримнең: "Ай-яй-яй!" – дигән тавышын ишеттек. Малай ыштанын чылаткан да, кашларын җыерып, үзен-үзе шуның өчен ачулана икән. Без шулай авыр хәлдә калабыз: аны сүгүнең мәгънәсе калмый, чөнки Кәрим ярамаган эш эшләгәнен аңлады инде, шуның өчен үз-үзен битәрли дә бит. Бу хәл гел кабатланып торды: астына җиффәрә дә үз-үзенә бармак белән янап ачулана. Балалар бакчасында иптәшләренең ыштаннарын юешләткәннәрен күрсә дә, "гаепле" сабый алдына басып: "Ай-яй-яй!" – дип сукрана. Ачулануын шәп ачулана, әмма сирәк-мирәк үзе дә чалбарын юешләтеп куя.

 

Коррупционерларга сугыш алып баруларын кабатлап торган хөрмәтле хакимият әһелләре дә тәти улымны хәтерләтә. Аларны күзәткәндә, бу түрә дә докладлар ясап, улым кебек үзе ыштанны юешләтә, үзе шуңа сукранамы, дип уйлап куям мин. Йөзләренә җитди кыяфәт чыгарып, ришвәтчелекнең тамырын корытырга кирәклеген сөйләп, шуннан соң тиешле документларын кабул итеп, бу хакта сөйләү өчен журналистларны җыйдырган җитәкчеләргә караганда, алар өчен уңайсыз да була башлый. Күбесенең ыштаннары юеш, шуңа да карамастан чиратлашып: "Ай-яй-яй!" – дип аска пес итүнең ярамаганлыгы турында трибунадан күздән яшь чыгара торган чыгышлар ясый.

 

Кәрим инде әллә кайчан чүлмәккә пес итәргә өйрәнде. Моның сәбәбе – аның чын күңеленнән төзәлергә теләвендә, ачулануларының ихлас булуында. Ә хөрмәтле хакимият әһелләре үз-үзләрен күпме сүгеп тә тәртип урнашмый. (Берничә вак балыкны эләктерү исәпкә алынмый. Эләгеп тә судан коры чыга алганнары бигрәк тә.) Димәк, хакимиятнең үз-үзен ачуланып утыруы ихлас түгел. Ришвәтчеләр ришвәтчелеккә каршы көрәшә аламы, дип баш кашып утырасы гына кала халыкка.

 

Коррупцияне җиңәм, дип ниндидер законнар да уйлап чыгару, гомуми сүзләр белән тулган программалар иҗат итү, зур чыгымнар түгеп, күп штатлы комиссияләр төзү дә артык. Әнә Кытайда Пекинның вице-мэры Лю Чжихуа, ришвәт алуда тотылып, үлем җәзасына хөкем ителгән. Ул торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш, спорт, шул исәптән Олимпиадага төзеләсе объектлар мәсьәләсе өчен җаваплы булган. Чиновник бер төзелеш объектын төзү заказын сөяркәсе фирмасына тапшырып, моның өчен 1 миллион 200 мең доллар ришвәт алган. Судьялар, вице-мэр Кытай икътисадына зур зыян китергән, дигән фикергә килгән һәм аның әхлаксыз тормыш рәвеше алып барганын, сөяркәләре булуын да исәпкә алып, иң кырыс хөкем карары чыгарган. Дөрес, үлем җәзасын ике елга тоткарлап торачаклар. Шушы вакыт эчендә ул үзен тәртипле тотса, үлем җәзасын гомерлек төрмәгә алыштырачаклар...

 

Менә бу илдә ришвәтчелеккә каршы чын-чынлап көрәш бара ичмасам. Ә бездә коррупционерларны каты җәзалау турында сүз чыкса, төрмәләрдә буш урын калмаячагын, дәүләт хезмәтендә эшләргә кеше калмаячагын искәртәләр. Ай-һай!.. Кытайда Лю Чжихуаның хезмәттәшләре, аның нинди язмышка дучар булганын күргәч, хәзер иң куркыныч төшләрендә дә дәүләт казнасына кул сузмаячак. Чөнки аларга бу сабак булды.

 

Безнекеләрне дә бер-ике тапкыр шулай куркытып алырга кирәк. Югарыда мисал итеп китерелгән Лю Чжихуа депутат кагылгысызлыгына ия булган, әмма ил җитәкчеләре, җинаятьче үз җәзасын алсын өчен, аны вазыйфасыннан азат иткән һәм депутат мандатыннан мәхрүм иткән. Алар тәвәккәллек күрсәтмәсә, Лю Чжихуа җаваплылыктан качар иде. Бу исә ришвәтчелеккә "яшел ут" күрсәтү дигән сүз. Димәк, күп нәрсә дәүләт башлыгыннан, республика җитәкчеләреннән, губернаторлардан тора. Алар хакимият даирәләрендә кемнең "чалбарны чылатып" йөргәнен чамалый булса кирәк. Шундыйларның артларына, ниһаять, каеш эләксә, башкаларга да сабак булып, ыштаннарын ... ай, гафу итегез, намусларын да чиста итеп сакларлар иде.

 


Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 230 | 01.11.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»