поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
24.07.2012 Авыл

Бистәләр суга тилмерә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Борисоглебск бистәсендә 3 көн дәвамында су булмавы турындагы телевизион сюжетны күреп калган. Шуннан соң башланган «тамаша»лар.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Равил Кәримов: «Президент Премьер-министр урынбасары Әсгать Сәфәровка мәсьәләне кичекмәстән чишәргә боерган. Министрлар Кабинетында шәһәр хакимияте һәм «Водоканал» җитәкчелеге катнашында ашыгыч киңәшмә үткәрелде», – дип сөйләде журналистларга.

Су үткәргечләр челтәрендә, шөкер, авария юк. «Казан территориясенә 80нән артык бистә керә. Әлеге авылларның барысы да 80-100 метр тирәнлектәге артезиан сулары белән тәэмин ителә. Яшелчәләргә суны инде аны йә иртән, йә кич сибәсең. Ләкин безнең пенсионерлар бакчага көне-төне су сиптерә. Нәтиҗәдә, калкурак урыннарда урнашкан өйләргә су килмәү күзәтелә башлый. Үзең турында гына уйларга кирәкми», – диде Равил Каюм улы.

Министр урынбасары сөйләгәнчә, Борисоглебск бистәсенә «Водоканал» машиналары эчәр су китерергә керешкән. Әгәр кешеләр суны бакчаларына чамадан тыш сиптермәсәләр, машиналарда су ташуның кирәге дә булмас иде. «Яңгырлы җәйләрдә һәм су сиптерү чоры тәмамланган август аеннан башлап өйләргә су килү үз тәртибенә кайта», – ди Северный бистәсендә яшәүче Раилә ханым.

Россиядә «Чиста су» федераль программасы гамәлгә ашырыла. «Бистә һәм авылларны су белән тәэмин итүне яхшыртуга республика бюджетыннан ел саен 500 миллион сум бүлеп бирелә. Казанга 45 миллион сум күчерелде. Офицерлар бистәсендә, Отары һәм Петровский авылларында үткәргечләрне яңарту эшләре бара. Суүткәргеч челтәрне сузу дәүләт хисабына башкарыла, ә өйгә тоташтыру өлеше өчен гражданнар түләргә тиеш. Һәр өйгә су хисаплагыч приборы кую зарур. Шул вакытта гына су куллануда тәртип урнашачак», – диде Равил Кәримов.


Дамир БӘДРИЕВ
Шәһри Казан
№ --- | 24.07.2012
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»