поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.07.2012 Могҗиза

Кукмарада чупакабра бармы? (ФОТО)

Моннан берәр ай-ай ярым элек Кукмара районында сәер хәлләр күзәтелә башлады. Моңарчы билгеле булмаган, күзгә-башка чалынмаган ниндидер җанвар йорт кошларына һәм хайваннарына зыян сала, сыртына ике тешен батырып, каннарын эчә. Бу җанварны күреп калучылар, аның үз-үзен тотышыннан чыгып, ерткычның соңгы елларда гына пәйда булган "чупакабра" исеме белән танылган ерткыч булуы ихтимал, дигән фикергә килә. Кукмарага ияләнгән сәер җәнлекләр бакча сеткаларын, куяндыр, чебештер асралучы будка ишекләренең такталарын каерып кына ачканнар. 1,5 метр биектә урнашкан ояларга да алар үтеп керә алган. Бу сыйфатларның күбесе нәкъ менә чупакабрага туры килә.

Чебештән күңел кайтты

Сәер ерткычка Купка авылында яшәүче Закировлар тап була. Суяр вакыты җиткән 12 чебешләре үтерелгән була.

– Иртәнге алтынчы яртыда өйдән чыкканда, чебешләр җирдә аунап ята, сигезе үлгән, дүртесе исән иде, – ди Гөлүзә ханым. – Метр ярым биеклектәге оя ишекләрен чәйнәп ачканнар, такталарын кубарганнар.

Закировлар күршесендәге хуҗалыкка да кергән бу ерткычлар. Аларның ике оя куяннарын, 20 чебиләрен харап иткәннәр. Кечкенәләрен буганнар, зурракларының канын эчкәннәр. Ишегеннән керә алмагач, сетканы каерып, астан үтеп кергәннәр.

Икенче төнне алар, Фердинанд Газизовның хуҗалыгына үтеп кереп, бер оядагы 12 куянны үтерә. Тавыкларына зыян салынса да, алары исән кала. Күршедә генә яшәүче икенче бер Газизовларның да 12 чебиләре үлә, зарар күргән 10 чебине хуҗалар үзләре чалырга мәҗбүр була.

– Безнең ояга песи дә үтеп керә алмый иде. Оя каршысындагы сетка астыннан этенә-төртенә кергәннәр, – ди Асия Газизова. – Мондый хәлнең моңарчы күзәтелгәне булмады. Бүтән чебеш алмыйбыз инде, күңел кайтты, – ди ул, еларга да, көләргә дә белмичә, аптырап.

Бу җәнлекләрнең хәтере дә бик әйбәт икән әле. Фердинанд Газизовларның үтереп бетерелмәгән куяннарын истә тотып, алар бу хуҗалыкка әле тагын бер тапкыр килә. Тик куян оясына үтеп кенә керә алмыйлар.

– Без дә чебиләрдән калган буш ояга тамга салган идек, безгә дә кереп чыкканнар, – ди Асия ханым.

Бер-беребезгә бик озак карашып тордык

Рәхилә Йөзмөхәммәтова, иртәнге бишләр тирәсендә сыер саварга дип, арткы бакчага юл тота. Әмма киртә ишеген ачып җибәрү белән үзенә шаккатып карап торган биш "билгесез кунак"ны абайлап ала. Куркудан һәм аптырап калудан, нәрсә эшләргә дә белмичә, ул аларга бик озак карап тора. Тегеләре дә хатынга карап торалар. Ул да түгел, "иии" дигән чинавык тавышлар чыгарып, берсен берсе ияртеп, бу җанварлар бакчадан чыгып китү җаен карыйлар.

– Эт биеклегендә иде алар, койрыклары – йонлач. Әмма үзләре төрле-төрле төстә: аксыллары да, кызгылт, көрән төсле­ләре дә бар иде, – дип искә ала Рәхилә ханым. – Кем уйлаган соң аны кош-кортларга зыян салучылардыр бу дип. Мин аларны ныклабрак күзәткән булыр идем.

Мөгаен, әлеге хайваннарның Газизовлардан "кайтып" килеше булгандыр, чөнки алар – бакча күршеләре генә.

– Менә шушы урында чеби оясына таба карап, тезелешеп басып торалар иде алар, – ди Рәхилә ханым, арткы бакчадагы "очрашу" урынына күрсәтеп. – Мине күргәч, бакча башына таба чаптылар, койрыклары төлкенеке шикелле иде. Бакча башына барып җиткәч, берсе тиз генә биек койманы сикереп чыкса да, калганнары чыга алмый азапланды. Беренче сикереп чыкканы аларга коймадан ничек чыгарга кирәген төшә-менә, сикерә-сикерә өйрәтә башлады. Аннан соң берсе сикереп чыкты, икенчесе киртә аша үрмәләде, өченчесе чыга алмагач, җирне казый-казый чинады, калганын күрми калдым, – ди ул. – Интернеттагы чупакабраның гәүдәсе йонлы түгел бит, ә болар йонлач.

Илгиз Сафиннар да эт өргән тавышка уянып, тәрәзәдән ишег- алдында эткә охшаган биш хайванның түгәрәкләнеп басып, мәчеләрен тотып-тотып чөйгәннәрен күреп алалар. Хуҗа кеше йөгереп ишегалдына чыкканда, тегеләр качкан була инде, улларының яраткан песиләре Илгиз кулында җан бирә.

Чупакабра булмады әле бу

Инде тора-бара, кукмаралыларның чупакабра турындагы имеш-мимешләре дөреслеккә туры килми. Чөнки күргән-белгәннәрнең сөй­лә­веннән аңлашылганча, ерткыч хайван эткә охшаган. Әмма ул ике аякта гына көнгерә кебек сикереп йөри ала, такталарны каеру сәләте бар һәм үз корбаннарын ашамый, ә сыртына тешен батырып, канын гына эчә. Күптән түгел бу җан иясе Кукмараның Гагарин урамында яшәүче Илгиз Шакиров күзенә дә чалына.

– Беркөнне иртәнге сәгать алтынчы яртылар булгандыр, күршем Зина тавыклар кычкырышкан тавышка бакча ягына чыга һәм аксыл төстәге эткә охшаган бер хайванның безнең бройлер чебиләр асрала торган урында сетка астын казып торганын күрә. Ул күп тә уйлап тормый, аны таш атып куып җибәрә. Бераз соңрак, чебиләр янына чыккач, җирдә иң элек өч айлык бройлер чебинең үлеп ятканын күрдем. Ул да түгел, тавык-чебешләрнең кычкырышкан тавышы ишетелә башлады. Борылып карасам, эт шикелле бер хайван йөри. Читлеккә тәрәзә аша кергән булган, күрәсең, ә тәрәзә ябылган һәм ул эчтә калган. Читлекнең ишеге исә кире якка гына ачыла, шуңа да ул аны ачып чыга алмаган, – ди Илгиз Шакиров.

Җан иясе бройлерның канын гына эчкән, чөнки чебидә бер кан әсәре дә калмаган, ул ап-ак иде, ди Илгиз.

– Күрше хатыны, алар икәү иде, ди. Берсе, димәк, чыгып качкан, ә икенчесе әнә шулай читлектә ябылып калган. Мин аның эт кебек өргәнен ишетмәдем үзе. Әмма "ооо" дигәнрәк авазларын чыгарганын абайладым. Башка бер җиренә тимәгән. Бу җанварны карарга күрше-күлән, таныш-белешләр күп килде. Аны атарга дип чакырткан аучылар, төлке белән эт кушылмасы бу, дигән фикергә килделәр. Койрыгы бер 40 сантиметр чамасында, үзе йонлач, колаклары исә йодрык кадәрле зурлыкта, – ди Илгиз.

Күршесе Зина күргәне аксыл төстә булган. Ә Илгиз әфәнде тотканы төлке сыман сары төстә. Йөзе дә, гәүдәсе дә этнеке шикелле, ә койрыгы төлкенеке кебек, тиресе дуңгызныкына охшаган, кыска йонлы, гәүдәгә дә ябык түгел, көр. Авырлыгын да үлчәп караганнар – 20 килограмм тирәсе булган.

– Мин аңа таба сәнәк белән килә башлагач та чинамады, "о-о" дигән тавыш кына чыгарды, – ди Илгиз. – Безнең йорт янәшәсеннән Норминка елгасы ага. Анда сазлыклы урыннар да җи­тәрлек. Бу җәнлекләр шунда яшеренеп ятмыйлармы икән дигән шик тә бар.

Эт этне ияртми

Эт токымындагы хайван бу, дигән фикерне еш ишетергә туры килде, Кукмарага кайтып әлеге сәер җан иясе турында сораштырганда. Әмма тәҗрибәле аучылар, качкан вакытта эт беркайчан да башка этләрне үзе артыннан ияртми һәм бер-берсенә булышмый, диләр. Аннан соң төлке дә, эт тә кан эчүче җәнлекләр түгел, алар кош-корт итләрен ашыйлар. Ике аякта да йөрмиләр.

Моңа охшаш хәлләр Башкортстанның Уфимка елгасы янәшәсендә яшәүчеләрнең хуҗалыкларында да күзәтелгән. Йорт хайваннарының канын гына суырып китүче җан иясе турында Украина, Оренбург, Түбән Новгород өлкәләрендә дә ишетелә башлаган. Украинаның Чернигово шәһәре аучылары шушы көннәрдә генә, нәкъ бездәгечә, билгесез хайванның эзенә төшкәннәр. Үтерелгән хайванны җентекләп тикшергәннән соң, аның 99 процент очракта төлке булуы ихтимал, дигән фикергә килгәннәр. Ә калган 1 проценты – төлке­дәге генетик тайпылыш күрсәт­кече булырга мөмкин, дип нәтиҗә чыгарганнар. Генетик тайпылышның нинди чиргә бәйле булуын ветеринарлар әлегә ачыклап бетермә­гәннәр. Әмма әлеге дә баягы бер сорау һаман да җавапсыз кала: ни өчен ул җанвар корбаннарының каны белән генә туклана? Белгечләрнең әлегә моңа аңлатмасы юк...



Чын чупакабра менә шундый (рәсем Интернет челтәреннән алынды)

Беренче карашка, эткә охшаган булса, ерткычның кан эчеп туклануы һәм башка гадәтләре гаҗәп тоела

Кукмарада чупакабра юк


Чулпан ХӘЙРУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 143-144 | 20.07.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»