поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.10.2008 Бәйрәм

ФӘЙРҮЗӘ ГАТАУЛЛИНА КИЯҮГӘ ЧЫКТЫ

“Яңа гасыр” каналындагы “Адымнар” тапшыруының алып баручысы Фәйрүзә Гатауллина 25 октябрь көнне кияүгә чыгып куйды. Вера Минкина оныгына. Без аны чын күңелдән котлап, әңгәмә корып алдык.

– Фәйрүзә, сөйлә, кемнәр кулына эләктең?

 

– Мин хәзер Гатауллина түгел инде. Мәҗитовага әйләндем. Ирем Руслан – геолог. Аңа 26 яшь. Нефтехимпроект институтында эшли. Ул Камал театры артисткасы Вера Минкинаның оныгы.

 

– Ничек танышып киттегез?

 

– Кызлар белән дискотекага барганда очраклы килеп чыкты ул. Машина туктаттык, анда ике егет утырган иде. Шуларның берсе Руслан. Арткы утыргычка без кереп утырдык. Егетләр сүзгә оста иделәр. Баксаң, алар да КДУны күптән түгел тәмамлаганнар икән. Ә без ул чакта 5нче курс студентлары. Уртак тема табылды. Төнге клубка җиткәнче сөйләшеп бардык. Килеп туктагач телефоннарны алмаштык. Соңыннан СМСлар языштык та шуннан китте очрашулар. Шулай итеп, 3 ел очрашканнан соң өйләнешергә уйладык.

 

– Туй кайда булды?

 

– Әмирхан урамындагы бер лицейның ашханәсендә. Ә язылышу Үзәк ЗАГСта.

 

– Бар да сез теләгәнчә булдымы?

 

– Әйе. Туйга әзерлек – мәшәкатьле чор. Бәйрәмнең бар нечкәлекләрен планлаштырырга, төптән уйларга кирәк. Үзебезгә дә, чакырган кунакларга да хуш килерлек булсын. Миңа иң ошаганы парлы бию булды. Туйга ике атна кала без Руслан белән бию түгәрәгенә язылдык. Хореограф безнең белән махсус шөгыльләнде. Өченче дәрестән ярыйсы гына чыга башлады. Ә туй барышында тамада яшьләр биюен игълан иткәч, өйрәнгәннәрнең барысын да кунакларга күрсәттек. Ошады бугай, әле бүген дә шалтыратып туйдан алган хис-кичерешләрен сөйлиләр.

 

– Кунаклар күп идеме?

 

– Чакырган 100 кешенең 90ы килде. Германиядән, Архангельскидан, Сахалиннан, Екатеринбургтан, Свердловскидан туганнар кайткан иде.

 

– Минем урында кыз кеше булса, туй күлмәгең матур идеме дип сорар иде...

 

– Әйе. Миңа туй күлмәге кию бик ошады. Тагын кияр идем. Кызганыч, ул бер көнлек кенә. Хәзер күлмәгем шаулап узган матур бер көннең искиткеч хатирәсе булып шкафта эленеп тора.

 


Булат ЗАКИРОВ
Ирек мәйданы
№ 18 | 31.10.2008
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»