поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
18.07.2012 Дин

“Мода” төшенчәсе исламга каршы килми (ФОТО)

Аның эшләрен белән беренче тапкыр халыкара мөселман модасы фестивалендә күрдек. Наҗия Галимованың модельләре чит ил вәкилләре арасында да "кычкырып торганнар" дан иде. Кулларыннан гөл тамган оста ул елны төп бүләкне алды. Дизайнер икенче елны да сынатмады: халыкара конкурста янә гран-прилы булды. Уңайлы, шул ук вакытта зәвыклы күлмәк-камзул, чәчәк таҗларын хәтерләткән баш киемнәре Казан көязбикәләренең күзләрен генә кыздырдымы икән? Шуннан “мөселман модасы” дигән сүз чыккач күз алдына эталон булып Наҗия Галимова иҗат иткән киемнәр килеп баса торган булды. Әллә шуңамы, быелгы чарада аның эшләрен күрмәгәч гаҗәпләнгән, аптырашта калган идек. Баксаң, дизайнерыбызның эштән туктаганы юк: ул һаман камилләшә, төрле чараларда җиңүләр яулавын дәвам итә икән.

- Наҗия, гадәттә иҗат кешесе иҗади гаиләдә тәрбияләнә диләр. Алма агачыннан ерак төшми дип тә өстиләр. Бу гыйбарәәләр сиңа туры киләме?

- Бу минем очракка бик туры килеп бетми. Мин гап-гади эшчеләр гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Әни кибетче, әти шофер булып эшләде. Алар булдыра алганча белем бирергә тырыштылар. Сәнгать мәктәбендә укыттылар. Мәктәптән соң да иҗади яктан үсәсе килде. Җырчының җырламыйча торса тавышы утырган кебек үк, рәссам озак рәсем ясамыйча торса, буыннары ката, куллары сизгерлеген югалта бит. Мин мәдрәсәдә укыганда ук, бу белемнәрнең генә аз булуын тоя идем. 3 курстан Казан химия-технология институтының дизайн факультетына укырга кергәч, дөньям түгәрәкләнгән кебек булды. Дөресен әйткәндә, ул вакытта кием дизайнына керешергә әзер түгел идем әле. Беренче максат рәсем ясау, кешеләрне илһамландыра торган матур әйберләр иҗат итү иде.

- Мәдрәсәгә укырга керүеңне әти-әниең ничек кабул итте?

- Алар рәссам-этнограф булырга җыенуымны хупламадылар. Әти “художник - жить худо”, ягъни “ярлы яшәү” дигән сүздән килеп чыккан дип шаярта торган иде. Әти белән әни мине КФУның филология факультетына укырга керер дип уйлады. Документларны мәдрәсәгә тапшырып кайтканны белгәч, бик гаҗәпләнделәр. Әти, аптырамагыз, бер ел укысын, аннары ошамаса ташлар, диде. Мәдрәсәдә төп шарт яулык ябу иде. Мин шулай итеп 16 яшемдәяулык яба башладым. Удмуртиядә татарча укытмыйлар. Татарчага үзлегемнән, шушы мәдрәсәдә уку елларында өйрәндем.

- Мөгаен, мәдрәсәдә мөселман модасы дизайнеры булу турында уйлана башлагансыңдыр.

- Мин мөселман модасына гына ябышып ятмыйм. Төрле яктан камилләшү күпкә отышлырак да, кызыграк та бит. Чын дизайнерның кулыннан бар да килә. Ә максатым – кешеләргә ярдәм итү, социаль дәрәҗәне күтәрү. Рәссам теләсә нинди картина ясый ала һәм аларда үзенең фикерен чагылдыра. Киемдә дә шулай ук.

- Бездә Халыкара мөселман модасы фестивале үткәрелә башлау белән, мөселманча мода була аламы, дигән сорау да калыкты. Бу хакта бәхәсләр әле дә дәвам итә. Син ничек уйлыйсың, мөселманча киенү - модамы, әллә ихтыяҗмы?

- Бу сорауны ничек кенә төрләндермәделәр инде. Юкса, сүзнең асылына баксаң, барысы да аңлашылыр иде. Мода ул – башта нинди дә булса бер фасонның кулланышка керүен, аннан соң башка фасоннар килеп чыгу сәбәпле артка чигенүен аңлата торган төшенчә. Әйтик, быел озын итәкләр модада. Берникадәр вакыт узар да, әлеге трендка карата кызыксыну сүрелә төшәр. Исламда исә хатын-кыз шәригать кануннарына буйсынып киенә. Мода китап битләре кебек алмашына барса да, канун үзгәрә алмый.

- Наҗия, бүген нинди проектлар белән мәшгульсең?

- Татарстан Диния нәзарәте хаҗи киемнәренә конкурс оештырды. Миңа ирләр киемнәр номинациясендә җиңү насыйп булды. Бүген хатын-кыз хаҗия киемнәрен әзерләү эшләре бара. Универсиада вакытында хезмәт күрсәтүчеләргә дә махсус киемнәр иҗат иттем.

- Берәр фасон иҗат иткәндә нинди кагыйдә, кысаларга таянып эш итәсең?

- Кем һәм нинди чара өчен тегәсең бит. Рәссам кешеләргә юнәлеш бирүче. Ул шул ук вакытта бик оста һәм сизгер психолог та. Һәр кешенең теләге, хыяллары бар. Менә шул хыялны чамасын белеп кенә чынга ашырырга ярдәм итәргә кирәк.

- Җәй көне фасон һәм хыялларның, шул ук вакытта мөмкинлекләрнең төрлелегенә шаккатасың. Хатын-кызларга матур һәм зәвыклы күренер өчен нинди киңәшләр бирер идең?

- Иң элек киемнәрдә төсләрнең күплегенә игътибар итәсең. Бу бик әйбәт. Ә фасонга килгәндә, һәр сантимерның әһәмиятле икәнен онытмасак иде. Бу изү уемына да, итәк озынлыгына да кагыла. Матур, ләкин кыска күлмәк хатын-кызны бик киеренке халәттә йөрергә дучар итә. Итәкне әледән-әле тарткалыйсың, изүне каплаштыргалаган буласың. Шул ук вакытта кием турында баш катырмаслык итеп тә киенеп була... Бәлки әле ачык күлмәккә караганда күпкә нәфисрәк тә күренергә мөмкин. Ә теләкләргә килгәндә, хатын-кызлар синтетик тукымалардан тегелгән кием кимәсеннәр иде. Тән суламагач, организм буыла һәм чирли башлый. Ләкин мин синтетикадан бөтенләй баш тартыйк, димим. Әйтик, эчке өлеше табигый тукымалардан булып, бизәүче элементлары синтетикадан ясалырга мөмкин. Бөтен кеше дә ефәк кием кия алмый. Әмма трикотаж, киндер, киҗе-мамык тукымалардан да бик матур киемнәр бар.

- Татарстанда үз эшеңне җәелдерү мөмкинлекләре бармы?

- Дәүләттән ярдәм күбрәк булсын иде. Бу җәһәттән социаль өлкәдә эшләүчеләргә грант алып була дигән шатлыклы хәбәр ишеттем. Әмма дәүләткә генә өмет итеп ятарга да ярамый. Эшләргә, һәм тагын бер кат эшләргә кирәк. Беркемгә дә бәхет ишелеп килми. Барысы да акрынлап уңышка ирешә. Эшеңнең кирәклеген, гаделлеген расларга гына кирәк. Сиңа мөрәҗәгать иткән кеше үзен әкият дөньясына эләккән кебек сизсен, күңеленә бер чеметем генә булса да шатлык салынсын.

Фото 1

Фото 2

Фото 3

Фото 4

Фото 5

Фото 6

Фото 7

Фото 8

Фото 9


Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 17.07.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»