поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
31.10.2008 Җәмгыять

КӨНЕ БАР, БЕРДӘМЛЕГЕ ЮК

Мәскәүдә 4 ноябрьдә Рус маршы үтәчәк. Оештыручылар сүзләренчә, төп лозунг “Урыс Россиясе өчен!” булачак, дип хәзерлек башланса да, мөгаен, бу акция тыелыр. Милләтчеләр башкалабыз хакимиятеннән рөхсәт ала алмаган. “Славяннар берлеге” һәм Легаль булмаган эмиграциягә каршы хәрәкәт тарафыннан бирелгән гаризалар кире кагылган.

4 ноябрь ул баштан ук мәгънәсез һәм, гомумән дә, кабул итеп булмый торган бәйрәм булды. Тәгаенләнгән тарихи вакыйгасы да бәхәсле. Ул үзе үк милләтләр арасында ызгышка сәбәпче булырга мөмкин иде. Инде исемгә килгәндә, бердәмлек асылын аңлыйк. Кем белән берләшәбез, нәрсә хөрмәтенә? Әлбәттә, мондый катлаулы сорауларга җавап эзләү кыен. Ә менә формаль ягын аңлатып була. Бу бәйрәмне безнең халкыбызда инде геннарга кереп утырган Бөек Октябрь революциясе көнен оныттыру өчен уйлап таптылар. Аны башка вакытта билгеләү мөмкин түгел иде. Нәкъ менә 7 ноябрь тирәсендә булырга тиеш булды ул.

 

Ләкин беренче елдагы бәйрәм үк инде аның ультрамилләтчеләр өчен икәнлеген исбатлады. Бу көнне бернинди берләшүгә ишарәләүче чаралар оештырылмады. Бары тик Русиянең руслар өчен икәнлеген исбатларга маташу булды ул.

 

Дөрес, соңгы елларда “Бердәм Русия” фиркасе белән бәйле булмаган урам җыеннарын оештыру җиңел түгел. Аеруча оппозицияләргә урын тар. Ә менә рус маршы өчен иркенлек хөкем сөрде. Урамда марш белән йөрүчеләр каһарман ата-бабаларының батырлыкларын искә төшерде. Русиянең төрле чүп-чар милләтләр белән чүпләнүенә борчылдылар. Алар “жид”лардан, “чурка”лардан, кара халыктан, кысык күзләрдән, негрлардан чистарынып, урыс иле төзү турында хыялларын кычкырырга куркып тормады, тормый. Чөнки беркем комачаулык итми. Көч структуралары да монда милләтара ызгыш чыгару, дошманлык хисләрен күрми...

 

Инде быел рус маршының тыелуы сөендерәме? Кем белә, әлегә Русия шәһәрләрендә мондый маршлар, митинглар үтмәс дип ышанырга иртәрәк. Ни өчен шундый уй? Рус милләтчеләренең өстә дә күп булуын исбатларга кирәк түгелдер. Турыдан-туры якламасалар да, теләктәшлек белдерү һәм шул нисбәттән дәшми калу юк дип әйтә алмыйбыз. Кайберәүләр кискен белдерүләрдән дә тарчынмый. Жириновскийны гына искә алу да җитә. Инде аннан соң милли экстремизм, скинхедлар каян чыга, дип баш ватабыз. Хәер, дошманлык мөселман арасыннан ныклап эзләнә үзе. Мөселманны бүген террорчы белән тиңләү – бик җиңел эш. Әлбәттә, рус шовинизмы белән авырган теләктәш хакимнәр тырышлыгы белән.

 


Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Безнең гәҗит
№ 43 | 29.10.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»