поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
12.07.2012 Милләт

Татарстанда керәшеннәр Питрауны бәйрәм итә

Керәшеннәр христианнарның Петр һәм Павел исемле апостолларны искә алу көнен Питрау бәйрәме итеп уздырып килә. Чынлыкта чиркәү бәйрәме саналган Питрау хәзер керәшеннәр өчен милли бәйрәмгә, район, республика, башка регионнарда яшәүче керәшеннәрнең бергә җыелу, еллык эшләргә нәтиҗә ясау, киләчәккә планнар кору көненә – халык бәйрәменә әйләнде. Питрау бәйрәмендә Татарстан районнарыннан гына түгел, Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан, Чиләбе өлкәсеннән фольклор ансамбльләр катнаша.

Керәшеннәрнең республикакүләм Питрау халык бәйрәме унөченче тапкыр Мамадыш районы Җөри авылында узачак. Питрау бәйрәме 14 июльдә 17.00 сәгатьтә башлана. Бәйрәмне оештыручылар: Татарстан республикасы керәшеннәре иҗтимагый оешмасы, Мамадыш районы хакимияте, “Ак Барс” холдинг компаниясе, Татарстан халыклары Ассамблеясе.

Питрау бә йрәмендә ел саен “Керәшен чибәре” конкурсы уза. Керәшен культурасын саклаучы яшь кызлар халык җырларын, биюләрен башкара. Моннан тыш, керәшен чибәрләре керәшеннәрнең тарихы һәм этнографиясе буенча да көч сынаша.

Җөри авылында республика күләмендә уза башлаган Питрау бәйрәме яңарышы башында “Ак Барс” Холдинг компаниясе генераль директоры, Татарстан керәшеннәре иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Иван Михаил улы Егоров белән Мамадыш районының хәзерге хакимият башлыгы Анатолий Петр улы Иванов тора. Җөридә беренче Питрау бәйрәме 1999 елда зурлап оештырыла.

Питрау бәйрәмен оештыручылар керәшеннәрнең милли-мәдәни, рухи мирасын саклау һәм үстерүне бурыч итеп куя. 2008 елдан Питрау, Каравон, Симек, Гырон быдтон, Уяв кебек, халыклар Ассамблеясе канаты астында республика керәшен мәдәнияте фестивале буларак үткәрелә.

Питрау бәйрәме Татарстан һәм башка Россия төбәкләреннән бик күп кунаклар җыячак. Бәйрәмнең тантаналы ачылышы зур мәйданда узачак. Монда “Чәчәк аланында” дип аталган театраль-музыкаль күренеш күрсәтелә.

Концерт мәйданында керәшен фольклор ансамбльләре, Татарстан артистлары, эстрада җырчылары, татар мәдәнияте йолдызлары, шулай ук керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле, “Сәйдәш” бию театры һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Ишегалдында Мамадыш, Алабуга, Мәлки һәм Чиләбе керәшеннәренең этник стильдә ясалган йортлары, каралты-куралары урын алачак. Фольклор коллективлар бәйрәм кунакларына керәшеннәрнең төрле төркемнәернең халык иҗатын күрсәтәчәк, уеннар оештырачак, осталар кул эшләре белән таныштырачак. Караңгы төшү белән традицион Питрау учагы кабыначак.

Фольклор сәхнәсендә ансамбльләр һәм керәшен җырын башкаручылар чыгыш ясачак. Алга таба “Керәшен чибәре” конкурсы һәм этнодискотека узачак.

“Питрау дискотекасы” мәйданында яшьләр өчен тамашаны “Эссе” төркеме оештыра. Дискотекада татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясый, конкурслар уза.

Балалар мәйданында концерт программасы, балалар әкияте сәхнәләштерелә, аниматорлар эшләве көтелә, карусель, аттракционнар урнаштырыла.

Питрау бәйрәме спорт уеннары: ат чабышы, ирләр һәм хатын-кызлар катнашында милли көрәш, гер күтәрү, волейбол, чаңгыда шуу белән үрелдереп барачак. Шула й ук милли уеннар оештырылачак.

Таң алдыннан бәйрәм тәмамланганда тантаналы фейерверк атылачак. 


---
Матбугат.ру
№ --- | 12.07.2012
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»