поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 12 Май
  • Марат Галимов - җырчы
  • Хатыйп Миңнегулов - галим
  • Чулпан Фәттахова - журналист
  • Алинә Кабаева - гимнастка
  • Ширияздан Сарымсаков (1911-1999) - актер, режиссер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
09.07.2012 Җәмгыять

Балалар бакчасына урнашу өчен 17 мең сораганнар

Мәгълүм булганча, 1 июльдән хөкүмәтебез тагын да камилрәк эшли башлады – хәзер чиновниклар күпчелек документларны халыктан таләп итә алмый (аларны башка ведомстволарда эшләүче хезмәттәшләреннән үзләре сорап алырга тиеш була). Бу алым коррупцияне киметүгә юнәлгән. Хәер, “Электрон хөкүмәт” системасы да нәкъ менә шул максатны күздә тота кебек, тик ришвәт алу наркотигына “утырган” түрәләр өчен берни дә киртә түгел.

Яңа уку елы җитүгә санаулы айлар... Абитуриент халкы өчен генә түгел, мәктәпкә һәм балалар бакчасына йөри башларга җыенган сабыйларның ата-аналары өчен дә кызу “урак өсте”. “Кайсы белем йортын сайларга? Өемә, эшемә якын булсын иде. Анда яхшы мохит микән? Ремонтка-фәләнгә дип, акчаны күп каералармы?” дигән сораулар борчый аларны. Дөрес, Казанда “кая эләксәм, шуңа риза” принцибы гамәлдә. Һәм моннан аерым намуссыз затлар бик оста файдаланалар.

Бер көнне гаилә дусларыбыз улларының туган көненә кунакка чакырды. “Башта кафе ялламакчы идек, тик зурлап уздыра алмыйбыз – кечкенә кызыбызны быел садикка кертәсе бар, 17 мең сум акча сорадылар. Шуңа табигать кочагында бергәләп шашлык ашарга тәкъдим итәм”, – диде уңайсызланып кына хуҗабикә. “Тукта әле, хәзер бит электрон чират, нинди акча?” – дигән сорауга: “Ул 3 яше тулган балалар өчен генә. Ә безнекенә 2 генә тула. Аларны башкачарак урнаштыралар”, – дип аңлатты дустыбыз.

Тәфсилләбрәк сорашкач, сүз Киров районындагы балалар бакчасының яслесенә керү турында бара икән. Акчаны җирле хакимиятнең мәгариф бүлегендә эшләүче бер бәндәгә “төртәсе”. Анда да сабыйны инде тупланып беткән төркемгә өстәмә бала итеп кенә алырга ризалашканнар.  Танышыбыз кызына 3 яшь тулуны өйдә генә бик көтер иде, тик хөкүмәт түләүле “декрет” вакытын яшь ярым белән генә чикләгән. Бүгенге заманда кайсы ирнең эшләгән акчасы 4 кешелек гаиләне тартырга җитсен?

Әйе, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә ришвәтчелек әле дә сакланган, һәм моны хакимияттәгеләр үзләре үк таный. Бу атнада “Татмедиа” бинасында коррупциягә багышланган чираттагы сөйләшү булды. Статистика комитеты вәкиле Татьяна Малышева анда әлеге темага уздырылган махсус сорашу нәтиҗәләре белән таныштырды. Көнкүреш коррупциягә багышланган соңгы социологик тикшерүдә 4 меңнән артык татарстанлы катнаша. Шуларның һәр бишенчесе (төгәлрәк әйтсәк, 21 процент) ришвәт биргән яки аның шаһиты булган.

Сораштырудан күренгәнчә, “көнкүрештәге” ришвәтнең күләме уртача 15 мең сум тәшкил итсә, эшлекле даирәләрдә – 270 мең. Гади халык өчен “прейскурант” та игълан ителде:

- җир һәм торак мәсьәләсен хәл иткәндә – 100 меңнән артык

- армиядән калу – 87 мең

- дәүләти югары уку йортына керү – 83 мең

- судта “кирәкле” карар кабул ителү – 79 мең

- прокуратура һәм аңа тиңдәш органнар “теләктәшлеге” – 48,4 мең

- министрлык һәм ведомстволар ярдәме – 45,5 мең

- таможня – 30,3 мең

- яхшы билгеләр белән мәктәп аттестаты алу (БДИ) – 28,3 мең

- балалар бакчасына юллама – 20 мең

- милиция ярдәме һәм яклавы – 15,4 мең

- җәзаларны үтәтү оешмаларында уртача ришвәт – 11,8 мең

- паспорт-виза хезмәте – 10 мең

- санэпидстанция – 8,7 мең.

Ә иң кызыгы шунда – әлеге очрашуда катнашкан турәләр коррупция өчен төп җаваплылыкны халыкның үзенә йөкләмәкче булдылар. Ягъни, бирүчесе булмаганда, алучысы да табылмас. Тик мин танышыма “Теге ронодагы бәндәгә акчаны түли күрмә!” дияргә кыймадым... 


Сәет ХӨСӘЕНОВ
Интертат.ру
№ |
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»