поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.07.2012 Авто

Йөртүчеләрне әдәплелеккә ничек өйрәтергә?

Дөньяда машиналар саны елдан-ел арта. Татарстанда гына да автомобильләр саны былтыр якынча 72 меңгә ишәйгән. Әлеге санның 23 меңе Казанга туры килә. Моның белән беррәттән юл һәлакәтләре саны да үсә. Татарстанның Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең 3 июль көнне узган чираттан тыш киңәшмәдә искәртелгәнчә, 2012 елның 6 ае эчендә Татарстанда 2 мең 313 юл һәлакәте килеп чыккан. Аларда 256 кеше һәлак булган. Сезнең фикерегезчә, йөртүчеләрнең культурасын ничек күтәрергә?

Фәнис ҖИҺАНША, Г.Камал театры артисты:

– Юлларда гаделлек кирәк, дип уйлыйм. Җәзалар бар кеше өчен дә бер булырга тиеш. Полиция хезмәткәрләре йөртүчеләрне акча янчыгы буларак кабул итмәсен иде. Йөртүчеләрне сүгәбез, культура юк, дибез. Бу максатка ирешү өчен руль артында утыручылар гына түгел, полиция хезмәткәрлә­ре дә көч түгәргә тиеш. Үзем белән бер кызык вакыйга булды. Юл чатында сулга борылып киттем. Борылуым булды – полиция хезмәткәре туктатты. “Сез ник монда борылдыгыз, борылыш тыелган ич”, – ди. Мин: “Тыю билгесе куелмаган бит”, – дигәч, ул миңа: “Сез аны билгедән башка да белергә тиешсез”, – ди. Аннары: “Ярар, әйдәгез, сезгә беркетмәне “борылыш” дип түгел, руль артында телефоннан сөйләштегез, дип төзибез”, – ди. Шундыйрак очракларга эләгеп, җәзаны бер юлы йомшарта алган йөртүче үзен шуңа гадәтләндерә инде: әһә, бу юлы мине җибәрделәр, икенче юлы да әллә ни булмас әле, ди. Шуңа проблеманың чишелешен гаделлектә күрәм.

Рөстәм ЗИННУРОВ, “Кол Шәриф” мәчете имамы:

– Тормышның теләсә нинди өлкәсендәге вәзгыять тәрбиягә барып тоташа. Баланы кечкенәдән үк бүтәннәрне ихтирам итәргә өйрәтергә кирәк. Гаиләдә ата-ана, туганнар арасындагы мөнәсәбәт мәхәббәткә, ихтирамга корылса, бала шул хисне гомере буе үзе белән йөртәчәк. Тәрбия алмаган кеше исә, үз-үзенә бар нәрсәне рөхсәт итеп, чикләрне белмичә-күрмичә, юлда булсынмы ул, бүтән җирдәме, кагыйдә­ләрне дә бозачак, кимсетүле караш та ташлаячак.

Якуб ВӘЛИЕВ, пенсионер:

– Миңа калса, бер тапкыр исерек килеш руль артында тотылган кешеләрнең йөртү­че таныклыгын мәңгегә тартып алырга кирәк. Дистәләгән кешене әнә шулай җәзала­салар, бу хакта бар теле­ви­дение-газеталар чаң сукса, йөртүчеләр бәлки уйга калыр. Ә хәзер нәрсә? Әйе, штрафларны арттыралар. Ләкин бит чит илнең кыйм­мәтле машиналарында кесә­ләре акчадан кабарып торучылар чаба. Аларга штраф 500 сум булды ни, 5 мең сумга кадәр арттырылды ни. Дөрес, йөртүче таныклыгыннан мәхрүм итү дә булышмаска мөмкин. Бездә бит кайберәүләр гомумән таныклыксыз йөри, дистәләгән авария китереп чыгара, машинасының хәтта хисапта тормавы ачыклана. Күрәсең, системаны тамырдан үзгәртергә кирәк.

Лилия КӘРИМУЛЛИНА, йөртүче:

– Руль артына яңа гына утырганда, бик каушый идем. Хәзер исә әрсезрәк була башладым. Әле бер көнне генә башкаланың бер сәүдә үзәге “парковка”сында каршы як машиналар йөри торган юлга чыкканмын. Каршыма ки­лүче машинадагы ир-ат үземне сүгә башлагач: “Мин бит хатын-кыз, миңа ярый”, – дип кырт кистем. Шуңа юлларда юашлану, куль­тура­лы­гыңны күрсәтү бүген авария­ләрдән саклап кала алмый. Өлгер­деңме – машиналар агымына кереп киттең, өлгер­мәдеңме – читтә калдың. Икеләнеп торсаң, машинаңа килеп ке­рергә дә күп сорамыйлар. Мин башкаладагы юл кисе­лешләре, юлларны урыны-урыны бе­лән киңәйтү нинди дә булса нәтиҗәләр бирер дип ышанам. Күп очракта бит юл һә­лакәтләре ашыкканга, йөртүчеләрнең юлларга сыеша алмавы аркасында килеп чыга.



Ватаным Татарстан
№ 135 | 07.07.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»