поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 11 Май
  • Рөстәм Закиров - җырчы
  • Мансур Сафин - язучы
  • Фәния Хуҗиәхмәт - журналист, нәшир
  • Шамил Гаффаров - дәүләт эшлеклесе
  • Сәет Раинбәков - җырчы
  • Гүзәл Минакова - актриса
  • Эдуард Үтәгәнов - шоумен
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
29.06.2012 Мәдәният

Ваһапов кебек хәйран калдырды

Күренекле якташыбыз, бөек җырчы Рәшит Ваһапов исемендәге җыр фестивале быел сигезенче тапкыр инде уздырыла һәм дөньяның төрле почмакларында – Финляндия, Швеция, АКШ, Германия, Польша, Эстония, Латвия илләрендә, Россиянең күп кенә төбәкләрендә узып, җырчының туган авылы, фестивальнең чишмә башы булган Актукка әйләнеп кайтты.

Җыр-моң бәйрәме биредә 22 июнь көнне булды. Рәшит Ваһапов иҗатын яратучылар тирә-як авыллардан да килгән иде, залда хәтта утырырга урыннар җитмәде. Сәхнәдә җырчының портреты, аның башкаруында талгын гына җыр агыла. Концертны фестивальнең лауреаты, Татарстанның “алтын тавышы” Филүс Каһиров “Нуриям” җыры белән башлап җибәрде. Алып баручы Лаура Шакирҗан бик матур итеп фестивальнең тарихы, аның әһәмияте белән таныштырганнан соң, сәхнәгә фестиваль проектының авторы һәм җитәкчесе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният эшлеклесе, ТРның Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, шулай ук чыгышы белән Актуктан булган Рифат Фаттаховны чакырды. “Без олы шәхес, бөек якташыбыз белән чын күңелдән горурлана алабыз. Аның уникаль тавышын бер тапкыр ишеткән кеше аның иҗатына битараф кала алмый, шуңа да фестивальнең популярлыгы елдан-ел арта. Күптән түгел генә бик зурлап җырчының 100 еллыгын билгеләп үткән идек, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Валерий Шанцев рәсми рәвештә татар кешесен шулай зурлады. Киләсе елга Рәшит абыйның 105 еллыгын билгеләп үтү өчен әзерлек бара инде”, - диде Рифат Әхмәтович һәм якташларын, авылдашларын җылы сәламләде. Кызыл Октябрь районы үзидарә башлыгы Халит Сөләйманов җырчының якты истәлеген яд итеп килгән өчен тамашачыларга рәхмәт белдерде. “Бөек якташыбызның үлемсез җырлары безнең төбәкне данлавын дәвам итәләр, фестиваль яңадан-яңа талантлар ачып, аларны зур сәхнәгә чыгара – бу үзе олы ихтирамга лаек зур эш, һәм Рифат Әхмәтовичның бу изге эшкә керткән өлеше әйтеп бетергесез зур”, - диде ул үзенең чыгышында.

 Сәхнәдә янәдән Филүс Каһиров, искиткеч көчле, гаҗәеп моңлы тавышы белән татар халык җырларын, заманча җырларны башкаруы күңелләрдә төрле хис-тойгылар тудыра – “Рамай”ны җырлаганда ирләрен, улларын, әтиләрен сугышка озаткан хатын-кыз күз алдына килеп баса, “Җиз кыңгырау моңнары”н тыңлаганда залда утырган олы яшьтәге абый-апалар яшьлек елларына кайтып килде, ә инде безнең төбәк татарлары яраткан кыска көйләрне башкарганда, әйтерсең, туйда буласың кебек. Филүс төрле жанрдагы җырларны җиңел генә алдыра, итальянча җыр башкарганда, аның урыны гранд-опера сәхнәсендә икән дип уйладым, икенче Лучано Паваротти диярсең. Һәр чыгышы кайнар алкышларга күмелде, “браво”, “молодец” кебек дәртләндерү сүзләре гел яңгырап торды.

 Шулай ук яшь җырчы Альбина Сәлахова да тамашачы күңеленә хуш килде, тагы бер якташыбыз, чыгышы белән Кочко-Пожардан булган Татарстанның атказанган артисты Рамил Курамшинның өздереп уйнавы, музыкасыз “Кара урман”ны җырлавы да күңелләрдә тирән тәэсир калдырды. “Мирас” инструменталь ансамбленең чыгышы югары профессиональ дәрәҗәдә булды. Ике сәгатьтән артык барган концерт бер мизгел кебек узды, бөтен артистлар сәхнәгә чыгып баскач, “алла, беттеме инде” дигән сүзләр яңгырады, халык аларга аягүрә алкышлады. Шулай итеп, бөек җырчы тагы бер тапкыр туган авылында булган кебек булды. Фестиваль дөнья буйлап атлавын дәвам итә һәм аңа ак юллар гына телисе кала, ә фестивальнең җитәкчесе Рифат әфәндегә авылдашының иҗатын мәңгеләштергән өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез.

 

1

2

3

4

 Автор фотолары. 


Найлә ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ 26 | 29.06.2012
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»