|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.06.2012 Җәмгыять
Почта «аю хезмәте» күрсәтәМонополиягә каршы Федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе коточкыч серне ачты. Баксаң, торак-коммуналь хезмәтләр өчен почта аша түләгәндә комиссия алынмый дип уйлаучылар бик нык ялгыша икән: акчаларны коммуналь хуҗалыкка күчергән өчен процентлар счет-фактурага алдан ук кертелә. Монополиягә каршы көрәшүчеләр почтаның яшерен комиссияләре турында очраклы рәвештә генә белгән.
- Без бер кулланучының шикаяте буенча идарә компаниясен тикшердек, - диде монополиягә каршы Федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе матбугат сәркатибе Резеда Мәҗитова. - Шикаятьтә язылганнар расланмады, әмма тикшерү барышында башка хәлләр ачыкланды: 2009 елда «Россия Почтасы» ФДУП белән «Спектр» Идарәче компаниясе» ҖЧҖ арасында түләүләр кабул итү турында килешү төзелгән, әлеге килешү нигезендә, почта һәр квитанциядән түләнгән акчаның 1,5 процентын тотып калырга (15 сумнан да кимрәк түгел) хаклы. Формаль рәвештә бу комиссияне идарәче компания түли, ләкин счет-фактураларны формалаштыру белән генә шөгыльләнүче идарәче компаниянең үз акчалары булмау сәбәпле, комиссия чыгымнары «Шәхси исәпкә хезмәт күрсәтү» маддәсенә кертелгән.
Казанның Йортлар комитеты берлеге рәисе Геннадий Сомов аңлатканча, узган ел үзләренең счет-фактураларында шундый юлларны күреп, күпләр шикаять белдергән, шуннан соң идарәче компанияләр комиссияне «йорт белән идарә итү» хезмәтенә «яшерә» башлаган.
- «Йорт белән идарә итү»гә нинди генә чыгымнар керми?! - дип белдерде Геннадий Сомов. - Кешеләр идарәче компанияләрнең хезмәткәрләрне укытудан алып чит илгә командировкаларга кадәрге барлык чыгымнарын да үз кесәләреннән түли. Ләкин болар хакында беркем дә бернәрсә дә белми.
Аңлашыла ки, «хезмәт күрсәтү», «идарә итү» кебек сүзләр «комиссия» сүзеннән яхшырак яңгырый. Әмма күп кенә банклар акча күчергән өчен 1 процент кына тотып кала. Әгәр дә кешеләр моны белсә, почта бүлекләренең кысан, тынчу бүлмәсендә чират торудан баш тартып, банкка гына керер иде. Почтада эшләүчеләргә дә үз хезмәтләрен югары дәрәҗәдә күрсәтү өчен бер-ике тәрәзә бушар иде. Алайса бит почтада ни белән генә шөгыльләнмиләр?! Шампуньнар да, кесә телефоннары да саталар, хәтта кредит та бирәләр! Хатлар үз адресатларына ничек барып җитә икән дип гаҗәпләнәсе генә кала.
Татарстанның монополиягә каршы көрәшүчеләре «Россия Почтасы» ФДУП белән «Спектр» Идарәче компаниясе» арасында төзелгән килешү йорт хуҗаларының мәнфәгатьләрен боза дигән фикергә килгән. Ул килешү һәм комиссия күләме турындагы мәгълүматның сер итеп саклануы, ә почта аша башкарылган түләүләрнең бушка күрсәтелүче хезмәт рәвешендә тәкъдим ителүе шулай ук тәртип бозуга тиң. Моннан тыш, гражданнарны почтага алдап китерүгә бәйле вәзгыять торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләр кабул итү хезмәтен күрсәтү базарында көндәшлекне чикли. Бу очракта да, әйтик, әгәр дә син «Спектр» клиенты икәнсең, почтага рәхим ит, башка җиргә барсаң, икеләтә комиссия түләргә туры киләчәк.
Нәтиҗәдә, монополиягә каршы Федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе комиссиясе «Россия Почтасы» белән «Спектр» Идарәче компаниясе»н «Көндәшлекне саклау турында»гы федераль законның 11 нче маддәсе 1 нче өлешенең 1 һәм 8 нче пунктларын бозган өчен, 15 июньдә «Россия Почтасы»н - 693 мең, ә «Спектр»ны 100 мең сумга штрафка тартты. Әлегә бу карар үзенең законлы көченә кермәде, шуңа күрә җавапка тартылучылар аңа карата шикаять бирергә җыена.
- Без коммерцияле оешма һәм бушка эшләмибез, - дип аңлата килеп туган вәзгыятьне «Татарстан Почтасы» Федераль почта элемтәсе идарәсенең (“Россия Почтасы”ның республика бүлекчәсе) җәмәгатьчелек белән элемтә буенча белгече Әлфия Гәрәева. - Безнең тарафтан бернинди дә тәртип бозулар булмады. Акча күчерү буенча хезмәт күрсәтү турындагы килешү рәсми рәвештә төзелгән. «Спектр» белән генә түгел, башка идарәче компанияләр белән дә шундый ук килешүләр бар. Әлеге оешмаларның исемлеге һәм килешүләрдә билгеләнгән комиссияләрнең күләме турындагы мәгълүматлар почта бүлекләрендә бөтен кешегә күренә торган җирдә эленеп тора.
«Спектр» компаниясе дә үзен гаепле дип санамый. Идарәче компания җитәкчесе Владимир Шишкин сүзләренчә, компания көндәшлек турындагы законны бозмый, чөнки халыкта популяр булган биш банк белән дә шундый ук килешүләр төзелгән. Болар хакында идарәче компаниянең рәсми сайтындагы «Халык өчен мәгълүмат» бүлегендә хәбәр ителә. Шуңа күрә кешеләр кайда түләргә, комиссияләрне кемгә бирергә икәнлеген үзләре сайлый ала.
- Банклар бик күп, аларның барысы белән дә килешү төзү мөмкин хәл түгел, - ди Владимир Шишкин. - Әмма әгәр дә безнең клиентлар коммуналь хезмәтләр өчен башка оешмаларда түләсә, без аларның күчергән акчаларын яңадан исәплибез. Бездә барысы да законлы нигездә эшләнә, шуңа күрә үзебезнең дөреслегебезне исбатлаячакбыз. Югыйсә, ул штрафны халыкка түләргә туры киләчәк. Чөнки компаниянең үз кереме юк, ә идарә карамагындагы күпфатирлы йортлар бары икәү генә.
Елена МЕЛЬНИК |
Иң күп укылган
|