поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
27.06.2012 Мәгариф

Укытучылар әзерләү дәвам итә

20 июньдә вузларга документлар кабул итү башланды. Бер төркем уку йорты Казан федераль университеты составына кергәннән соң, гомумиләштерелгән вуз студентларны беренче тапкыр җыя. Бу төркемдә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты да бар. Моннан соң укытучыларны кем укытыр? Педагогик белгечлекләргә студентлар кабул ителәчәкме? Бу сораулар белән без педагогика университетында озак еллар эшләп килгән Россия тарихы һәм укыту методикасы кафедрасы мө­ди­ре Гөлшат Мөдәррис кызы Мостафинага мөрәҗәгать иттек.

– Бу сорау безне дә нык борчыды, чөнки педагогика университетында мәктәп программасында каралган бөтен юнәлешләр буенча укы­тучылар әзерләүнең бай тәҗрибәсе тупланган иде. Без эшләгән тарих факультетына килсәк, тарих укытучылары әзерләү 1918 елдан, Казан педагогия институты оешкан мәлдән үк башланып китә. Бер гасырга якын чорда мең­ләгән укытучылар әзерләнде. Алар республика мәктәплә­рендә һәм вузларында гына түгел, башка төбәкләрдә дә уңышлы эшләделәр һәм эшләп киләләр. Араларында җөм­һүриятебезнең бердәнбер СССР халык укытучысы Әнәс Сәләхов, күренекле га­лимнәр Сәлам Алишев, Равил Фәхретдинов, Фаяз Хуҗин, язучы Мәдинә Маликова һәм башкалар бар.

 

– Кушылу вакытында сезнең факультет язмышы ничек хәл ителде?

 

– Безне университетның тарих факультеты белән берләштерделәр, шулай итеп тарих институты төзелде. Аның составында укытучылар әзерләүгә юнәлдерелгән тарих белеме бүлеге бар. Шөкер, тарих институтының җитәкчеләре педагогик юнәлешнең әһәмиятен аңлый.

 

– Димәк, педагогик юнә­лешкә дә абитуриентлар кабул ителә?

 

– Әйе, безнең бүлек бакалавриатка ике профиль буенча гаризалар кабул итә. Аның беренчесе – “Тарих”, икенчесе – “Тарих һәм инглиз теле”.

 

– Билгеле булганча, быел мәктәпне тәмамлау­чы­лар саны азайды, ә белгеч­лекләр саны, шул исәптән гуманитар юнәлешне сайлаучылар өчен дә шактый артты. Мондый шартларда яшьләрне педагогик юнә­леш кызыксындырырмы?

 

– Киләчәген ачык күзаллаган яшьләр яңа стандартлар буенча әзерләнгән укытучыларны мәктәпләр көтеп торуын аңлар, билгеле. Бездә алган белем башка өлкәләрдә эшләргә дә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, музейларда, архивларда, массакүләм мәгълү­мат чараларында, радио-те­леви­дениедә. Бүген актив эшләүче археологларның шактый өле­ше – безнең шәкерт­ләр. Шулар арасында Татарстан Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире Фаяз Хуҗин, археологик тикшеренүләр үзәге җиткәчесе Айрат Ситдыйков. Безнең бүлекнең тагын шундый үзенчәлеге бар: бездә әти-әнисе, туганнары дәвамчылары буларак килгән студентлар шактый күп.

 

– Шулай да, педагогик уку йортларын бетергән яшьләр мәктәптә эшләүдән баш тарта, дигән фикер яшәп килә...

 

– Андый проблема юк тү­гел. Ләкин мин бу мәсьәләне уку-укыту белән түгел, бәлки социаль-икътисадый вәзгыять белән бәйләр идем. Мәктәпкә омтылган, укытучылык эшен яраткан күпме яшь белгеч, эш хакы гаять түбән булу сәбәпле, башка эшкә китте. Шунысы куанычлы: соңгы елларда бу мәсьәләдә уңай үзгә­решләр күзәтелә. Мәктәптә төпләнеп калган студентларның саны елдан-ел арта. Бүлекне тә­мамлап, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең электрон базасын төзибез. Бу инде бүлек эшчәнлеген ачык күрсәтәчәк. Быелгы чыгарылышта 10 студентыбыз ТР Мә­гариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән “Безнең яңа укытучы” грантына гариза бирде.


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 127 | 27.06.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»