поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 12 Май
  • Марат Галимов - җырчы
  • Хатыйп Миңнегулов - галим
  • Чулпан Фәттахова - журналист
  • Алинә Кабаева - гимнастка
  • Ширияздан Сарымсаков (1911-1999) - актер, режиссер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
25.06.2012 Җәмгыять

Халык азрак эчә башлармы?

Аракыга янә бәя арта. 1 июльдән 28 градустан да катырак алкоголь эчемлекләр 30 процентка кыйммәтрәк булачак. Моннан ары ярты литрлы бер шешә аракының бәясе ким дигәндә 125 сумга сатылачак. Ә сез ничек уйлыйсыз, бәя күтәрелүдән соң халык азрак эчә башлармы?

Игорь Марченко, Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе:

– Бу сорауга төгәл генә җавап биреп булмый. Чөнки халык аракыдан сырага кү­чәргә мөмкин. Ә аны бездә болай да күп эчәләр. Республикада яшәүче һәр кешегә елына 78 литр сыра туры килә. Ялган аракы, көмешкә кайнатучылар да артырга мөмкин дигән фараз бар. Чөнки былтыр аракының минималь бәясе 98 сумга күтә­релгәч әнә шундый хәлләр булды. Ә гомумән алганда, халык азрак эчә башлар дип уйламыйм. Төнлә аракы сатуны тыйгач, эчү күләме кимер дип уйлаган идек. Тик алай булып чыкмады. Хәтта аракы сату күләме 1 процентка артты да әле. Миңа калса, дәүләтнең максаты бәяне күтәреп, акциздан күбрәк акча җыюдан гына гыйбарәт түгел. Ничек тә булса каты эчемлек куллану күләмен киметү теләге дә бар. Әмма халык моңа әзер түгел әле. Шуңа күрә илдә алкоголь куллану күләмен киметү турындагы консепция дә 2020 елга кадәр исәпләнгән.

Василий Соколов, Татарстан Эчке эшләр министрлыгының полиция җитәкчесе урынба­сары:

– Халыкның бер өлеше азрак эчә дә башларга мөмкин. Әмма кеше аракы эчүнең юньлегә алып бармавын үзе аңламыйча, вәзгыять үзгәрмәячәк. Моның өчен исә тәрбия эше алып барырга кирәк. Миңа калса, тормыш үзе дә азрак эчәргә мәҗбүр итә. Әйтик, күпләр машина йөртә. Ә салган килеш эләгү ул әле машинасыз гына түгел, эшсез дә калдырырга мөмкин. Шуңа күрә ирләр азрак эчә башлады. Әмма хатын-кызлар аракы белән мавыга. Менә шунысы бик борчый. Элеккеге еллар тәҗ­ри­бә­сеннән чыгып шуны әйтә алам: бәя арту салган килеш кылынган җинаять­ләр санын да вакытлыча ки­метә. Әмма безнең эш барыбер артачак. Чөнки базарда ялган аракы һәм кө­мешкә кү­бәергә мөмкин.

Марсель ГАЙНЕТДИНОВ, студент:

– Миңа калса, эчкән кеше аракының бәясенә карап кына аннан баш тартмаячак. Ә менә яшьләргә мондый үзгә­решләр йогынты ясарга мөмкин. Тик алар сыра эчә шул. Ә табиблар анысының аракыдан да куркынычрак булуын әйтә. Сыра исә хәзер еш кына лимонадтан да очсызрак. Менә эшне кайдан башларга кирәк.

Фәрит Фәттахов, республика наркология диспансерының баш табибы:

– Кайберәүләр азрак алкогольле эчемлекләргә кү­чәргә мөмкин. Монысы да әйбәт нәтиҗә. Әлбәттә, һәр әйбер­нең чамасы булырга тиеш, болары да яхшы нәрсә түгел. Тик бездә каты эчемлек кулланучылар бик күп. Бәя күтәрелү андыйларга йогынты ясый икән, димәк, файдасы бар. Горбачев заманында күрелгән чаралардан соң өч ел эчендә алкоголь психозы белән бәйле очраклар бик нык кимеде. Ә без вәзгыятьне әнә шуннан чыгып бәялибез. Халыкны ара­кыдан саклау өчен чыгарылган карарларның файдасы бар. Әмма нәтиҗә булсын өчен берьюлы берничә чара күрергә кирәк.

Рөстәм Закиров, Татарстанның халык артисты:

– Дөресен генә әйткәндә, кемнең күпме эчкәнен белмим. Миңа калса, эчкән кешене бәя белән генә туктатып булмый. Ул бит аракының барыбер иң очсызын ала. Икенче яктан, аракы бәясенә ни өчен бу кадәр игътибар би­релгәнен аңлап бетермим. Башка әйберләр дә кыйммәтләнә түгелме соң? Гомумән алганда, бездә эчү күләме кими башлады кебек. Хәзер аракы модада түгел. Ә кемнең күпме эчүе кешенең үзеннән тора. Монысын законнар белән генә билгеләп булмый. 



Ватаным Татарстан
№ 125 | 23.06.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»