|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.06.2012 Мәдәният
Театрга баш режиссер кирәкме?Казанда икенче тапкыр узучы "Нәүрүз" театраль белем бирү форумына сигез илдән кунаклар килде. Казахстанның Караганда төбәк казах драма театры режиссеры, актер Сламбәк Җомагали татар театрының яшәеше белән күптән кызыксына икән. Кайчандыр Казанны юл уңаеннан карап кына үтеп киткән булса, хәзер инде биредәге иҗат казанын тәфсилләп өйрәнергә килгән. – Сламбәк әфәнде, әлеге форумда беренче генә катнашуыгыз һәм Казанга беренче генә килүегез бугай. Нинди җилләр бу якларга алып килде? – Бирегә фикер алышуга килдек. Казанда зур җыен була, дөньяның танылган шәхесләре килә дип хәбәр иттеләр һәм барырга киңәш иттеләр. Өйрәнергә, белем алырга кирәк. Йөргән таш шомара, диләр. – Белүемчә, сезнең Караганда театры яшь театр түгел... – Быел безнең театрга 80 ел тула. Казахстанда саллы тарихлы өч-дүртләп театр булса, шулар арасында безнеке дә бар. Исемле актерларыбыз шактый, аларның күбесе инде дөньякүләм танылган "Казахфильм"да төшә. Каһирәдә, Минск, Мәскәүдә узган фестивальләрдә җиңү яуладык. Уңышларыбыз санап бетергесез. – Күп театрларда хәзер директорлар, баш режиссерлар юк. Сездә вәзгыять ничек? – Караганда төбәк казах драма театрында сәнгать җитәкчесе эшли. Ә баш режиссерыбыз, чыннан да, юк. Әмма театрда өч режиссер иҗат итә. Шулай ук читтән дә белгечләр чакырабыз. Аларның эшләрен күзәтәбез, безнең өчен дә, килгәннәргә дә бу үзенә күрә зур тәҗрибә. Ул шулай булырга тиеш тә. – Театрга баш режиссер кирәкме? – Кирәк дип әйтә алмыйм. Дөрес, Казахстанның кайбер театрларында баш режиссер бар. Әмма мондый вәзгыять театрда гауга гына чыгара. Шуңа күрә театрларда килеп эшләүче режиссерлар күбрәк булырга тиеш. – Төрки театрлар рус театрларын кабатлый алмый, аларның үз йөзе булырга тиеш. Шул ук вакытта аларны рус мохитендә саклау да авырлаша бара. Заман шаукымында милли асылыңны югалтмас өчен театр, кино сәнгате өлкәсендә нәрсә эшләргә кирәк? – Бүген Казахстан театрларын драматургларның юклыгы борчый. Пьесалар алып килүчеләр юк. Советлар Союзы вакытында Гоголь, Островский әсәрләрен күрсәтә идек. Бүген тамашачы аларны кабул итми. Күптән түгел мин рус телендә иҗат итүче казах драматургын казах теленә тәрҗемә итеп куйдым. Әмма үзебезнең җирлектән чыккан драматурглар бик аз. Бәлки Татарстан театрлары миңа ярдәмгә килер? Безнең бит гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз, телләребез охшаш. Әгәр шундый мөмкинлек булса, мин татар әсәрләрен үзем тәрҗемә итеп, сәхнәгә куяр идем. Бүген без драматурглар алмашу традициясен югалта барабыз. Кызганыч, Совет чорында үзебезнең телебезне югалттык. Бүген яшьләрне яңадан үз традицияләребезгә кайтарырга телибез. Төрки телле драматургларның әсәрләрен репертуарыбызга алабыз. Шул ук вакытта кино сәнгатен дә җанландырабыз. Күптән түгел "Мең сугышчы" фильмы экранга чыкты. Аңа кадәр "Кочевники" фильмы дөнья күргән иде. Милли йолаларыбызны үз эченә алган әлеге фильм бүгенге заман өчен үтемле дә, эчтәлекле дә. Яшерен-батырын түгел, безнең яшьләр (ул татарда да, башкортта да, кыргызда да шулай) үзләренең бабаларының тарихын оныта башлады. Театрларга да элек югалткан мирасыбызны кайтарырга тырышабыз. Чөнки үткәне булмаган халыкның киләчәге юк. – Драматургларга кытлык кичерәбез, дидегез. Бездә дә шундый проблема килеп туды. Әмма моны хәл иттеләр, ел саен "Яңа татар пьесасы" конкурсы үткәрелә. Сездә мондый бәйгеләр бармы? – Бездә дә бар андый бәйге. Әмма бу конкурста җиңү яулаган иң яхшы пьесаларны Казахстан башкаласында чүпләп бетерәләр. Безнең Карагандага кадәр килеп җитми. Театрда Мостай Кәримнең әсәрләрен куйганым бар. Ул тамашачының күңеленә хуш килде. Быел да "Ай тотылган төндә" әсәрен сәхнәләштерергә исәп бар. Аның пьесалары заман үткән саен да искерми. Ул менә классик ичмасам! Кызганыч, татар драматургларының берсен дә белмим. Аларның әсәрләрен бик теләп репертуарыма алыр идем. – Күптән түгел генә безнең арадан китеп барган Туфан Миңнуллин пьесалары сезгә бик туры килер иде... – Мин ул драматургны ишеткәнем бар. Әмма кулыма әсәрләре килеп кергәне юк. Бу килүемдә аның пьесаларын алып китәчәкмен. Драматургларга кытлыкны акча белән бәйләргә кирәктер инде. Чөнки аларга гонорар бик аз түләнә. Бездә журналистлар драматургларга караганда күбрәк гонорар ала. – Кайбер дәүләт театрлары режиссерларына бер спектакль чыгару өчен 60 мең сум күләмендә акча каралган. Бу бик аз акча. Сездә ничек? – Театрда өч режиссер эшлибез. Бер сезонга безгә алты спектакль сәхнәләштерергә кирәк. Дәүләт спектакль чыгаруга бик нык ярдәм итә. Әйтик, алты спектакль өчен 6-7 млн сум акча бүлеп бирелә. Шул ук вакытта өстәмә субсидия дә түләнә. Президент махсус килеп, безнең театрны карап, бөтен уңайлыклар булдырырга ярдәм итте. Ике йөз урынлы кече һәм алты йөз урынлы зур залларыбыз бар. Үзебезнең кунакханәбезне, гаражыбызны да төзеп куйдык. Бөтен уңайлыклар тудырылган. Шулай ук читтән чакырылган режиссерларга да саллы гонорар түлиләр. Әйтик, бер спектакль өчен 300 мең сум тирәсе. Бер ай элек әзәрбайҗан режиссеры бездә спектакль куеп китте. Барлык чыгымнары белән аңа 1 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелде. Режиссерларыбыз бар, әмма театрны тәэмин итүче драматургларыбыз гына юк. Монысы – иң авырткан урын.
Алсу ХӘСӘНОВА |
Иң күп укылган
|