|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.06.2012 Авыл
Марат Әхмәтов: Авыл хезмәтчәннәрен менеджментка өйрәтергә кирәкБер айдан Россия Бөтендөнья сәүдә оешмасына (БСО) керә. Әлбәттә, халыкара оешманың дәрәҗәсе дә бөтенләй башка. Шуңа безнең җитештерүчеләргә чит ил дәрәҗәсенә күтәрелергә, көндәшлеккә сәләтле продукция җитешерергә туры киләчәк. Халыкара таләпләрнең бигрәк тә аграр сәнәгатьне авыр хәлдә калдыруы ихтимал. Сүз техник яңарту турында да бармый. Авыл хуҗалыгы булсынмы, җиңел, авыр сәнәгатьме - һәрберсендә сизелерлек яңарыш бар. Өстәвенә, аграрийларга һәртөрле ташламалар биреп, алынган кредитларын капларга да ярдәм итәләр. Кайбер белгечләр сүзләренә караганда, субсидия белән генә туендырып торган Россия авыл хуҗалыгын БСОга керү тәмам бетерәчәк.
Израиль кишере тәмлерәкме?
Бу мәсьәлә аңлы кешене борчымый калмый, билгеле. Әйтик, илебездә ясалган сөт продукциясе халыкара стандартларга туры килмәсә, аны сатудан алачаклар. Бу вакытта читтән кертелгән, оешманың бар таләпләренә туры килгән ризыклар көндәшлектә җиңеп чыга. Икенчедән, читтән кертелгән ризык икән, аның бәясе дә, үзегез аңлаганча, кыйммәтрәк булачак. Шуңа, бәлки, күпләр хуҗалыкта мал башын бетергәнгә үкенеп та куяр төсле. Чөнки Татарстанда аерым хуҗалыкларда терлек башы кими бара. Аның өчен ерак китәсе юк - авылда өч күршенең берсе генә терлек тота хәзер.
Россиянең БСОга керүе безнең газет укучыларын да борчый. Комментарийларның берсендә укучыбыз халыкның дөньякүләм спорт чаралары белән мавыгып, үз киләчәге турында онытып җибәрүенә борчыла. Ул заманында сәүдә оешмасына кергән Польша мисалын искә төшерергә чакыра. Алар да үз вакытында Европа берлегеннән тиешле күләмдә субсидия бирүләрен яклап чыккан бит. Әлегәчә Россия авыл хуҗалыгына ярдәм күрсәтеп килде. Алга таба субсидия калырмы?
Медведев Татарстанда итчелек тармагын үстерү яклы
13 июнь көнне Татарстан Хөкүмәт йортындагы традицион брифинг вакытында республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры федераль ярдәмгә өмет барлыгын әйтте. Әле берничә көн элек кенә Казанга эш сәфәре белән килгән Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев та сәүдә оешмасындагы илләрнең үз аграрийларына субсидия белән тәэмин итүен ассызыклады.
«Соңгы 5-7 елда авыл хуҗалыгы яңа сулыш алды. Без ирешелгәнне югалта алмыйбыз. Продукциябез көндәшлеккә сәләтле итү өчен, БСО биргән өстенлекләрдән файдаланырга кирәк», дип ассызыклаган иде Хөкүмәт җитәкчесе Казан IT-паркында «Бердәм Россия» партиясе активы белән очрашу барышында. Ул Татарстанның итчелек тармагы, өлешчә сөтчелек, яшелчә үстерү юнәлешләренә ярдәм күрсәтеләчәген әйтте.
Алма пеш дип кенә булмый...
Ләкин шул ук вакытта министр Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, Татарстанда нәкъ менә сөт җитешерү өлкәсе зур авырлык кичерә. Брифингта катнашкан журналистлар фикеренчә, зур агрохолдинглар бурычларын каплауларын сорап, ил Президенты Владимир Путинга да хат юллаган. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренә караганда, Путин да, Медведев та әлеге хәл турында хәбәрдар. «Банклар коммерцияле структура. Агрохолдингларның банк алдында бурычын каплауның механизмнарын уйларга кирәк», диде Марат Әхмәтов.
Ведомство башлыгы фикеренчә, аграрийларга соңгы елларда шактый зур ярдәм күрсәтелде. «Банк кредитларын каплар өчен генә дә федераль үзәк ел саен 11-12 миллиард сум акча җибәреп тора. 2006 елдан бирле төрле дәрәҗәдәге бюджеттан бирелгән ярдәм 150 миллиард сумга җитте. Хуҗалыкларга үзләренә акча исәпли башларга вакыт җитте. Оештыру, менеджмент механизмнарын өйрәнергә кирәк», дип саный Татарстан министры.
Миләүшә ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|