поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
14.06.2012 Язмыш

«Үлгәнеңне күрсәм иде...»

Балам, син яшь кеше әле. Яшьлек кызулыгы белән кайчак әллә ниләр әйткән чаклар була, берүк, уйлап сөйләш. Бигрәк тә балаларыңа ямьсез сүзләр әйтә күрмә, алар каргыш булып әйләнеп кайтачак. Ана рәнҗешеннән, ана каргышыннан да куркыныч нәрсә юк, – диде Пенсия фондында чиратта торганда сүз алышып киткән Эльмира апа.

Татарчалап та, русчалап та бертуктаусыз Аллага ялварып, авыз эченнән дога укып утыруына башка игътибар итүче булмаса да, никтер ул мине үзенә җәлеп итте. Биредәге беркемгә дә охшамаган, үзеннән әллә нинди җылылык бөркелүче бу ханымга сүз катарга булдым. Күңеле мөлдерәмә бер көнлек танышыма әллә ни ярдәм итә алмасам да, бәлки, бөтенләй таныш булмаган кешегә эчен бушатып, бераз җиңеләеп китәр.

 

– Монда туып үскән идем мин, – дип сүзен дәвам итте ул. – Балачагым да әллә ни бәхетле булмады, яраткан кешемә кияүгә чыгып та рәхәттә йөзмәдем. Ун ел бергә яшәгән ирем беркөнне муеныма пычак терәде. Күзләремне чытырдатып йомдым да белгәннәремне укыдым. Шулчак звонокка кемдер ялгыш кына булса да бастымы шунда – ирем айнып киткәндәй булды, ә мин бикләргә онытылган ишектән урамга ыргылдым. Үзем елыйм, үзем йөгерәм. Кешеләр: «Тиледер бу», – дип, миңа аптырап карап китә. Ә мин бу җәзаның ни гөнаһларым өчен җибәрелгәнлеге хакында уйлыйм. Дөрес яшәргә тырыштым, кеше өлешенә кермәдем, беркемгә зыян салмадым... Шулчак кылт итеп әниемнең балачакта: «Тамагыңа пычак кергере!» – дип әрләве исемә төште. Биш яшькә кадәр гел шыңшып, елап йөргәнгәме, әнием шулай дип тирги иде. Менә сиңа мә, ничә еллардан соң ул сүзләре кабул була язды бит. Шулай булсын дип тә әйтмәгән инде, менә бит ничек килеп чыкты. Ирем кул күтәргәннән соң, мин аның белән яшәргә куркып аерылыштым да, улымны җитәкләп, Кыргызстанның элеккеге Фрунзе (хәзер Бишкек) шәһәренә күченеп киттем.

 

Игътибар итсәң, мисаллар күп инде ул. Әнә бер танышымның, улы салгалап та, соң кайткалап та йөри башлагач, бер сөйләшеп утырганда: «Туйдым, үлсә дә, кайгырмас идем», – дип әйткәне исемдә. Бер атна да үтмәде, улы машинада бәрелеп үлде. Ул ананың бердәнбер малаен күмгәндәге хәлен әйтеп-аңлатып бетереп булмас, әлеге хәлләрдән соң хәтта акылы да авышты мескенкәемнең. Ә бит ул аны үлсен дип түгел, баласының юлсызлыктан бәргәләнүен күреп гаҗизләнгәннән генә әйткән иде.

 

Мин гомер иткән ул якларда әниләр һәм әбиләр, балалары, оныклары шукланганда, сүзләрне бәйләү өчен, бик еш кына: «Үлгәнеңне күрсәм иде», –дигән сүзләр тезмәсен кулланалар. Шул сүзләрнең нәтиҗәседерме, анда яшьләр бик күп кырыла...

 

Пенсиягә чыкканчы шунда гомер иттем. Килеп яши башлаганда хәйран бай, яшәрлек җирләр иде әле. Хәзер тормышлар да авырлашты, аннары туган җир дә тарта икән. Әле эштә мәш килеп, бала үстергән чакларда сизелми. Ә менә пенсиягә чыгып, үз-үзең белән бергә-бер калгач, төзәлгән күк тоелган йөрәк ярасыннан әле һаман да сагыну, туган якка сусау булып кан саркыганын тоясың икән.

 

– Йортыгызны сатып бирегә күчендегезме? – дим.

 

– Юк, сеңлем, анда алай бик тиз генә алам дип торучысы юк, әле һаман сатылмаган. Аннары аның акчасына Казаннан түгел, берәр авыл тирәсеннән кечкенәрәк йорт кына алып була.

 

– Пенсиягезне монда күчертергә йөрисездер инде алайса...

 

Пенсия диярлеге дә юк инде аның читтән кайтканнарның, анда нинди шәп акчалар алып эшләсәләр дә, шул дүрт-биш меңнән артмый инде ул. Улым белән берәр авылга кайтып төпләнеп, мал-туар асрап яшәп карарбыз, дип торам, Алла боерса. Иң мөһиме – мин хәзер, өем булмаса да, үз өемдә кебек. Улым да берәр татар кызына өйләнеп куйса, миңа шуннан да зуррак бәхет булмаячак. Минем язмыш балачакта әниемнең ачуы килгәндә әйткән сүзләренең нәтиҗәсе булып чыкты бугай. «Күзем күрмәсә иде сине!» – дигәне дә кабул булды әниемнең. Уйламаганда чит җирләргә чыгып китеп, сукыраеп үлгән әниемне җирләргә дә кайта алмадым: операциядән соң йөрерлек хәлдә түгел идем... Үзем әниемнең сүзләреннән күп пешкәнгә күрә кабатлап әйтәм, кызым, әниеңне рәнҗетмә, балаларыңа кадерсез сүзләр әйтмә, берүк. Барысы да үзеңә кире әйләнеп кайтачак...


Гөлнара ЗИННӘТУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»