поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.06.2012 Авыл

Керосинда үлә, утта яна

Моннан 20 еллар элек бәрәңге бакчаларында әллә нинди кортлар барлыкка килде. Әй шул вакытта авыл халкының куркуы! "Бәрәң­гесез калабыз". "Ул кортка каршы берничек тә көрәшеп булмый икән." Утта да янмый, керосинга салсаң да, үлми, ди". Сытып үтердем дип уйлыйсың, кабат тер­нәкләнеп яши икән, дип сөй­лиләр иде. Еллар узгач, аңа ияләштек. Бер-ике тапкыр бакчаны агулап чыгабыз да аннан инде тынычланабыз.

Соңгы елларда кайбер урыннарда алар саны шактый кимеде. Ләкин җиләк кебек "пешеп" утырган урыннар да күп әле. Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының бүлек җи­тәкчесе, авыл хуҗалыгы фән­нәре докторы Фәния Җамалиева ышандырганча, бу корт­кычларны җиңеп була.

– Колорадо коңгызы саранча кебек тиз үрчи. Авылларда яшәүчеләр бәрәңге исән калсын дип бер-ике тапкыр химикат сиптерә дә, шуннан соң алар белән көрәшү турында уйламый, – ди Фәния Фәйзрахмановна. – Кайбер бакчаларда коңгыз кү­ренми. Сәбәбе бик гади. Чөнки бу урыннарда үз вакытында чаралар күрелгән. Хәзер нәкъ менә коңгызлар җир өслегенә чыккан вакыт. Әлеге эре бөҗәкләрне җыеп алсагыз, бакчаны химикатлар белән эшкәртергә дә туры килмәскә мөмкин.

Фәния ханым белдергәнчә, колорадо коңгызына каршы көрәшнең башка юлы да уйлап табылган. Бәрәңге бүлбеләре утыртыр алдыннан эшкәртелә. Сабак өлешенә химикатлар сиптергәнгә караганда, бүлбеләрне ашлау күпкә отышлырак икән. Чөнки бер ана коңгыз 500ләп йо­мырка сала. Алар йомырка салганнан соң көрәшү күпкә кыенлаша.

Гадәттә, бездә кешеләр, нәкъ менә шушы личинкалар күренә башлагач, колорадога каршы кө­рәш алып бара. Кибет, базарлардан агу-химикатлар ала башлый. Фәния ханым, күз күргән теләсә нәрсә сибәргә ярамый, дип белдерә. Чөнки төрле химикатлар белән файдалы бөҗәк­ләрне дә юк итәргә мөмкин икәнбез. Менә шуңа да ул бары тик актара, конфидор препаратларына өстенлек бирергә киңәш итә. Аларны чиратлаштырып сип­сәң, нәтиҗәсе күбрәк булачак.

– Быел бәрәңге үсәр өчен менә дигән һава торышы. Иртә утыртылды. Тиз тишелде, яң­гырлар да вакытында яуды. Тик яңгыр Россиянең барлык өлкә­ләрендә дә бездәге кебек булмаган. Саратов якларында, мәсә­лән, корылык, диләр. Башка төбәкләрдә бәрәңге булмаса, мул уңыш үстерә алсак, бәрәңгедән шактый акча кертә алыр идек, – ди Фәния Җамалиева.

Ләкин мул уңыш алу өчен, аларны җәй буе тиешенчә карау кирәк бит әле. Гадәттә, коңгызларга каршы бәрәңге сабакларын июль башларында эшкәртә­ләр. Быел яз иртә килгәнлектән, бераз иртәрәк керешергә туры килмәгәе. Хәзергә җир өслегенә чыккан коңгызларны җыярга ашыгыгыз. Фәния ханым аларны сулы банкага салырга киңәш итә.

– Суга бераз гына кер порошогы өстәсәң, алар бик тиз үлә. Баштагы елларда керосинда да үлми, утта да янмый икән, дип сөйлиләр иде. Хәзер инде аны бик тиз юк итеп буласын халык та акрынлап төшенә башлады, – ди бәрәңге белгече.

Кайбер бакчачыларның колорадо коңгызына каршы көрә­шүнең үз алымнары бар. Фәния Җамалиева фикеренчә, аларның нәтиҗәсе бик юк. Ләкин коңгызларны куркытырга ярдәм итәргә мөмкин.

Ачы борыч (кызылы да, карасы да ярый) төнәтмәсе. 100 г борычны 10 л суга салып кайнатырга. 2 сәгатьтән соң сабын салып, бәрәңге сабакларына си­бәргә.

1 кг чамасы помидор яфракларына бер чиләк су салырга. 3-5 сәгать чамасы төнәтергә. 2 аш кашыгы сы­ек сабын яки 30-40 г кер сабыны салып болгатырга. Бәрәңге сабакларын шушы төнәтмә белән эшкәртергә.

Әрем белән агач көле дә колорадо коңгызын куркыта. 150-200 г яңа өзеп алынган әрем, 1 стакан агач көле, бер чиләк су салып, 2-3 сәгать төнәтергә. Барлыкка килгән катнашманы бәрәңгегә си­бәргә.

Бәрәңге араларына сарымсак утыртсаң, аның исенә коңгызлар килми.

Чиләккә сыйган кадәр яшел яки кипкән канлы үлән тутырырга. Шуңа су салырга. Кайнатып чыгарып, 10-15 минут кайнатырга. Төнә­тергә. Суынгач, 0,5 л әлеге төнәтмәне 10 л суга салып, бәрәңгегә сибәргә. 


Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ 112-113 | 08.06.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»