поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
07.06.2012 Мәдәният

Ваһапов фестивале – Америкада (ФОТО)

Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең чираттагы чаралары Америка Кушма Штатларында үтте.

Исегезгә төшерәбез, моңарчы да Ваһапов фестивале Татарстан һәм Россия буйлап кына түгел, ә Финляндия, Швеция, Польша, Германия, Латвия, Эстония һәм башка чит илләрдә татар моңын, татар җырын яңгыратты. Америка төрки-татар берләшмәсенең махсус чакыруы буенча Сан-Францискога килгән Татарстан вәкилләре – Ваһапов фестиваленең гран-при иясе, яшь җырчы Филүс Каһиров, музыкант Рөстәм Рәхмәтуллин һәм проектның җитәкчесе Рифат Фәттаховларның беренче чыгышы Төрек мәдәният үзәгендә булды.  

 

Кунакларны иң элек Америка Төрки-татар берләшмәсе рәисе Җүнәйт Чапаноглы сәламләде, Рифат Фәттәхов исә Ваһапов фестивале турында мәгълүмат бирде.

 

  Рөстәм Рәхмәтуллин баянына кушылып, Филүс Каһиров татар халык көйләрен, С.Сәйдәшев, Р.Яхин, М. Мозаффаров, С. Садыйкова әсәрләрен, неопалитан җырларын башкарды. Гәҗәеп җылы шартларда үткән концертны татарлар гына түгел, ә Америкада яшәүче башка милләт вәкилләре дә тамаша кылды. Алар Казан кунакларына, әйтик, Филүс Каһиров сәнгәтенә бик югары бәя бирде. Мәсәлән, Стенфорд университетының бер профессоры Филүс Каһировны “киләчәкнең Лучано Павароттисы” дип атады.

 

  Ваһапов фестиваленең Америка җирендәге икенче концерты Сан-Францисконың Татар йортында үтте. Бу илгә төрле язмышлар белән килеп эләккән 70-ләп татар Филүс Каһиров җырларын хисләнеп, елый-елый тыңлады. Бәйрәмдә шулай ук Сан-Францискода яшәүче татар балаларыннан төзелгән ансамбль  (җитәкчесе-Диләрә Чапаноглы), Америкада гына түгел, ә Япониядә дә яхшы мәгълүм татар җырчысы Өмид Аги чыгыш ясады. Очрашу “Туган тел” белән тәмамланды.

 

 Ваһапов фестивале вәкилләре Вашингтон Сабантуенда исә махсус программа белән чыгыш ясады, шулай ук Лос - Анджелес, Нью-Йорк шәһәрләрендә булып, милләттәшләребез белән очрашты.

 

Рәшит Ваһапов фестиваленең Америкага иҗади сәфәрен, Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәменә таянып, Татарстан мәдәният министрлыгы һәм җырчы исемен йөрткән иҗтимагый фонд оештырды.

 

  Америка төрки-татар берләшмәсе рәисе Җүнәйт Чапаноглы, әлеге чара уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов исеменә рәхмәт хаты юллады.

 

“Артистларыбыз бу кичәләрдә татар мәдәниятенең югары дәрәҗәсен таныттылар. Без бу яшьләребез белән горурланабыз, алар ата-бабаларыбыздан калган мирасны кадерләп саклыйлар һәм киләчәгебез бар диеп безгә өмет бирәләр”, - диелә әлеге хатта.

 

Фотоларда C. Францисконың Татар йортында үткән концерт күренешләре.

 

 

Җүнәйт Чапаноглы.

 

 

Рифат Фәттәхов.

 

 

Филүс Каһиров.

 

 

Филүс Каһиров, Рөстәм Рәхмәтуллин.

 

 

Балалар ансамбле (җитәкчесе - Диләрә Чапаноглы).

 

 

Концерттан соң: Америка татарлары белән.


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»