|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.06.2012 Җәмгыять
Радио: чыбыклымы, чыбыксызмы?Соңгы айларда “Татарстан” дәүләт радиосының телефоннары бертуктаусыз чылтырый. Шалтыратучыларны бер мәсьәлә борчый: “Чыбыклы радиобыз сөйләми башлады. Ярдәм итегез әле!” Ләкин бик теләсәләр дә, "Татарстан" радиосы хезмәткәрләре интизар булган тыңлаучыларына берничек тә ярдәм итә алмый. Чөнки май аеннан Казанның Борисково, Торак мәйданы, Юдино бистәләрендә чыбыклы радионы өзеп куйдылар. Башкалабызның бүтән районнарында да көз айларына халык телендә “кухня радиосы” дип йөртелүче чыбыклы мәгълүмат чарасыннан колак кагарга бик тә ихтимал. Чыннан да, лицензия вакыты төгәлләнү сәбәпле, Идел буендагы “МТС” (узган ел ул чыбыклы радио челтәре хуҗасы ТРК “ТВТ” акционерлык җәмгыятен сатып алган) чыбыклы радио хезмәтен күрсәтүне туктата. “Бу төр хезмәт күрсәтүне киләчәктә дә яңартмаячаклар, чөнки чыбыклы радионың аудиториясе зур түгел һәм ул популярлыгын югалту сәбәпле үзен-үзе акламый. Шул ук вакытта күп чакрымлы чыбыклар белән эш итү провайдердан зур чыгымнар сорый. Әлеге чыгымнарны заманча технологияләрне үстерүгә юнәлтү күпкә отышлырак булыр иде”, - ди “МТС” вәкилләре. "Татарстан" Дәүләт телерадиокомпаниясенең радио буенча урынбасары Тәүфыйк Сәгыйтов әлеге мәсьәләгә борчылуын түбәндәгечә аңлата: - Чыбыклы радиодан 140 мең гаилә файдалана иде. Әлбәттә, бу зур сан түгел, ләкин бу кизәнү җәмгыятьнең социаль яктан якланмаган катламнарына - пенсионерлар, инвалидларның башына төште. Елап шалтыратучылар бихисап. Совет чорыннан бирле барлык яңалыкларны, концерт һәм тапшыруларны шушы челтәр аша гына кабул иткән даими тыңлаучыларыбыз чын-чынлап аптырашта. Акча артыннан куып, чын әдәби телдә җитди тапшырулар әзерли торган радиобыздан күпме тыңлаучыбыз мәхрүм кала. Мәсәлән, “Идел белән Урал арасында” дигән тапшыруыбызны Самар аша Ерак Көнчыгышка кадәр трансляцияли идек. Дөрес, без ультракыска дулкыннарның 68,48 ешлыгында эшләвебезне дәвам итәбез. Хөрмәтле тыңлаучыбыздан аерылырга ниятебез юк. Чыбыклы радионы озак еллар тыңлаган хезмәт ветераны Сәләхетдин Камалов килеп туган вәзгыять хакында болай ди: “Без бу радио белән уяндык, аның белән йокларга яттык. Машинада сөйләүче радиоларны яратмыйм мин. Авызларына ни килде - шуны сөйлиләр. Сүзләрендә моң да, кайвакыт мәгънә дә булмый. Җырлары да үзләре белә торган кешеләр башкаруында гына. Ә без тулысынча үзебезнең радиобыз зәвыгына ышанабыз. Аңа кул күтәрергә кем батырчылык итте икән?!” “Татарстан” радиосы - милләтең өчен хурланмыйча, оялмыйча тыңлый алырлык бердәнбер мәгълүмат чыганагы дисәк тә ялгыш булмас. Чөнки биредә дикторлар мәктәбе сакланып калган. Әдәби-музыкаль редакциянең дә таләпләре югары: җыры - җыр, сүзе - сүз урынында. “МТС” аша социаль яктан якланмаган халык катламларына кизәнү тора-бара тулаем Татарстан радиосына күсәк белән оруга әйләнмәсме? Заманында ике телдә сөйләп торган ”Казан” радиосын да төрле сәбәпләр табып ябып куйганнар иде бит.
Мөршидә КЫЯМОВА |
Иң күп укылган
|