поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 12 Май
  • Марат Галимов - җырчы
  • Хатыйп Миңнегулов - галим
  • Чулпан Фәттахова - журналист
  • Алинә Кабаева - гимнастка
  • Ширияздан Сарымсаков (1911-1999) - актер, режиссер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
05.06.2012 Җәмгыять

Кайсы һөнәр яхшырак?

Мәктәпне тәмамлаучыларның, аларның ата-аналарының башларында бер уй – баланы кая укырга кертәсе? Ул аннан кем булып чыгачак? Укуын тәмамлагач, эш табып булырмы, хезмәт хакы күпме чыгар?

Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, «Хэд Хантер» порталы белән берлектә, югары уку йортын тәмамлап чыккач бирелә торган һөнәрләрнең рейтингын төзегән.

 

Һөнәрләргә анализ ясауда 2009-2011 елларда югары уку йортларын тәмамлап чыккан сигез йөз кеше катнашкан. Рейтингны төзегәндә, нинди дә булса һөнәр буенча укырга керү алдыннан БДИ тапшыру, уку бушка булмаган очракта, аның өчен түләү, ничә ел белем алу, эш табу, уртача хезмәт хакының күләме, эшнең авырмы-җиңелме булуы исәпкә алына.

 

Белгечләр фикеренчә, киләчәктә яхшы эшкә урнашу өчен, БДИны югары балларга тапшыру мөһим түгел. Мәсәлән, бүгенге көндә шактый абруйлы саналган югары белемле экологларның хезмәт хаклары 15 меңнән югары түгел. Ә ул һөнәр буенча укырга керү өчен, мәҗбүри рәвештә өч предметтан БДИ тапшырырга кирәк, аларның да әле гомуми балы ике йөздән ким булмаска тиеш. Нәтиҗә: мәктәптә шуның кадәр башны бәрә-бәрә укырга кирәкме? Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы өлкәсенә караган һөнәр ияләренең уртача хезмәт хакы 20 мең сум тирәсе. Моңа өстәп әле эш табуы да шактый җиңел.

 

Белгечләр, нинди дә булса югары уку йортына керү өчен, документларны тапшырганда уку йортларының дәрәҗәсенә карап түгел, ә нинди һөнәр алып чыгарга теләүгә карап сайларга киңәш итә. Вузга укырга керү – киләчәктә яхшы эшле булам дигән сүз түгел. Дүрт курсны тәмамлаганнан соң, студент кеше гадәттә чын-чынлап эш эзли башлый. Монда иң мөһиме – һөнәр сайлаганда хаталанмаска кирәк. Бүгенге көндә «Бухгалтерия исәп-хисабы, анализ һәм аудит» һөнәрен алып чыгучы югары уку йорты студентлары, ә аларның хезмәт хакы уртача 15-18 мең тирәсе, шундый ук һөнәргә ия булган егерме җиде меңнән артык коллегалары-көндәшләре белән очраша.

 

Ә шул ук вакытта «Инженер-төзүче» һөнәренең хезмәт базарында көндәшләре дә азрак, андыйларга эш тә бар, хезмәт хаклары да 20-28 мең сум.

 

Студентлар арасында абруйлы саналган персонал белән идарә итү һөнәренә биш ел түләүле уку 240 мең сум тирәсенә төшә. Ә аларның хезмәт хакы аена 15 мең сум гына. «Авиа һәм машина төзелеше», «Җылылык электр энергетикасы» һөнәрләренә уку түләүле булган очракта да кесә күтәрмәслек түгел. Ә хезмәт хаклары 25 мең сумнан да артыграк. Эшкә урнашу да ансат.

 

Гуманитар өлкәдәге һөнәрләргә килсәк, «Юриспруденция», «Бухалтерия исәп-хисабы. Финанслар һәм кредит» һөнәре алучыларга эш табуы авыр. Гуманитар уку йортларын яки факультетларны тәмамлаучылар арасыннан иң күбесе психологлар эш таба алмый икән. Шулай да, «Җәмәгатьчелек белән элемтәләр» һөнәре алганнарның хезмәт хаклары бүгенге көндә шактый югары. Хәзерге чорда иң кулай белгечлекләр булып түбәндәгеләр санала: «Төзелеш һәм архитектура» (аена 20-45 мең сум), «Җылылык һәм электр энергетикасы» (аена 21-30 мең сум), «Электр белән тәэмин итү» (аена 22-47 мең сум), «Сыйфат белән идарә итү» (аена 11-24 мең сум), «Мәгълүмати коммуникацияләр технологияләре» (аена 21-30 мең сум).

 

Белгечләр фикеренчә, иң каршылыклы һөнәр – «Стоматология». Бу белгечлек буенча укырга керү өчен, БДИны бик тә югары балларга тапшырырга кирәк, һәрбер предметтан да ким дигәндә 74 балл. Әлеге һөнәр ияләренең югары уку йортын тәмамлап чыккан очракта беренче хезмәт хаклары 13 меңнән дә югары түгел. Әле монда шунысын да истән чыгарырга ярамый: башка һөнәрләргә биш кенә ел укыйсы булса, монда, аңа өстәп, ординатура һәм интернатура да бар. Түләүлегә керсәң, диплом алып чыгу өчен 600 мең сум акчаңны чыгарып салырга әзер тор.

 

Техник һөнәрләр буенча белем алган югары уку йортлары студентларының күбесе укыган чорда ук үз һөнәрләре буенча эшли башлый. Ә бу исә, хезмәт хакы кечкенә булса да, бер ел-ел ярым стаж булдырырга мөмкинлек бирә. «Финанслар һәм кредит» һөнәрен алганнар укып бетергәч эшне 1-3 ай эзләсәләр, «Төзүче һәм архитектура» белгечлеге алганнарга 20-25 мең сум хезмәт хакы түләнә торган эшләрне оешмалар үзләре килеп тәкъдим итә.  

 

Менә шундый хәлләр. Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин: күпчелек абитуриентларның хыялы – укып бетергәч зур җитәкче булу. Әмма 2009-2011 елларда югары уку йортларын тәмамлаучыларның бүгенге көндә бары тик 1,4 проценты гына җитәкче урыннарда эшли. Тагын шунысы кызыклы – аларның күбесе зур хезмәт хакы алып эшли торган һөнәрләр буенча укымаганнар.


Азат ЮСУПОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»