|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.06.2012 Җәмгыять
Хатын-кыз белән ир-ат тигезме?Хатын-кызлар да, ир-атлар да пенсиягә бер яшьтә чыгарга мөмкин. Россиянең финанс министры Антон Силуанов әнә шундый фикер җиткерде. “Хатын-кызлар озаграк яши, ә пенсиягә биш елга иртәрәк чыга”, – диде ул. Министр фикеренчә, пенсия алыр өчен тиешле хезмәт стажын да арттырырга кирәк. Силуанов әйтүенчә, пенсия реформасы буенча тәкъдимнәр ике атна эчендә тупланып бетәргә тиеш. Ә сезнең фикерегезчә, хатын-кыз белән ир-атны тигез күрү дөресме? Евгений ЕФИМОВ, Татарстан Дәүләт советы депутаты: – Мин әлегә моның белән килешә алмыйм. Европада инде күптән мондый система кертелгән. Әмма Россиядә андый адым ясарга иртә әле. Кызганыч, бездә ирләрнең барысы да пенсия яшенә кадәр яшәми. Россиядә хәзерге пенсия яше шул килеш калса, дөресрәк дип саныйм, һәм әлегә аны үзгәртү ихтыяҗы юк. Наилә ҖИҺАНШИНА, Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе: – Ир-атларның гомере бөтенләй кыска. Алар алтмышка кадәр яшәмиләр дә. Көчле затларыбызның да лаеклы ялга чыгу яшен кыскарту ягын карарга кирәк. Пенсия яшен арттыру түгел, киресенчә кыскартырга – ир-атларны да 55 яшьтән пенсиягә чыгарырга кирәк. Дөнья рәхәтен күрергә өлгереп калсыннар. Чит илләрдә бит пенсия яшендәге кешеләр сәяхәт итеп, дөнья гизеп йөри. Безнең пенсионерлар да шулай үзләре өчен яши башласыннар иде. Илдус ГАБДРАХМАНОВ, Г. Камал театры артисты: – Болай эшләү, минемчә, гомумән дөрес түгел. Менә хатын-кыз да ир заты кебек үк җир казысын, авыр әйберләр күтәрсен ди. Мин үз хатыныма андый эшләр эшләтмим, ул яшелчә, чәчәкләр утыртырга мөмкин. Авыр эшләр башкару хатын-кыз эше түгел. Хатын-кызларның үз вазыйфасы бар бит – бала табу, бала үстерү. Ир затлары гүзәл затларны сакларга тиеш, шуңа хатын-кызлар озаграк яши дә. Нәфис затларыбыз эшләми торган авыр эшләрне башкарганга, ирләр тизрәк таушала. Лилия МУЛЛАГАЛИЕВА, җырчы: – Миңа калса, бу дөрес түгелдер. Ир кеше ул күбрәк акча табуны кайгырта, эшеннән кайткач та үз эше белән мәшгуль бит. Ә хатын-кызның эштән кайтышка өендәге эше башланмаган була. Бөтен хуҗалык, ашарга пешерү, туган-тумача килсә, кунак итү – бөтенесе хатын-кыз җилкәсендә. Хатын-кыз гомер буе эшләп, күп нәрсәгә җитешә алмый. Аларга пенсиягә иртәрәк чыгып, гаиләне карарга вакыт бирергә кирәктер дип уйлыйм. Айгөл ЗАРИФУЛЛИНА, аспирант: – Хатын-кызлар белән ир-атларның пенсиягә чыгу яшен тигезләүгә мин каршы түгел. Әмма пенсия яшен арттырырга түгел, ә киметергә кирәк, дигән фикердә торам. Россиядә ирләр кыска гомерле, димәк, алар азрак эшләргә тиеш. Хатын-кызлар озын гомерле – аларны озаграк эшләтергә дә мөмкин. Шуңа күрә пенсия яшен 57 яшь дип билгеләргә тәкъдим итәм. Болай итү ике як өчен дә файдалы булыр.
|
Иң күп укылган
|