поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
30.05.2012 Мәдәният

Татарча фантастик фильмның соңгы кадрлары төшерелде

Узган атнада “Күк капусы ачылганда” дип аталган фильмның соңгы кадрларын төшерделәр. Габдулла Тукай темасына бәйле татарча фильмны мөселман киносы фестиваленә өлгертәчәкмен, дип вәгъдә итә фильмның баш режиссеры Фәрит Дәүләтшин.

Кино төшерүчеләр сүзенә караганда, фильм Тукай турында гына түгел. Монда сюжет линиясе буенча Тукайны уйнаучы яшь актер хакында бәян ителә. Аны Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев башкара.

Күпмедер дәрәҗәдә фантастикага корылган әсәрдә Тукайның соңгы көннәре, уйланулары һәм Зәйтүнә белән очрашулары тасвирлана. Шагыйрьнең  илһамчы-музасы ролен Гөлнара Мулланурова башкара.

Кино, башлыча, Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры бинасында төшерелгән. Мәгълүм булганча, картинада XIX гасыр башы интерьеры кулланылган, аларны башкалабыз музейларыннан тапканнар.

- Фәрит абый, фильмның сценарие нәрсәсе белән җәлеп итте?

- Роберт абый Батуллада тел мәсьәләсе ошый, татар теленең сафлыгын саклап эш итә ул, һәр сүзнең тәмен белеп яза. Гади генә сюжет корса да, анда ниндидер фантастик элементлар була. Коры реализмга гына корылмый, фантазиягә дә бай, диясем килә. Кинематографка бу сыйфатлар якынрак: режиссерга иҗат итәргә җирлек бар.

Киноның финанс чыгымнарын Татарстан Мәдәният министрлыгы үз өстенә алган, шулай ук Татарстан Президенты да ярдәм  күрсәткән. Фәрит әфәнде Дәүләтшин Татарстанда инде бишенче фильмын төшерә, соңгысында Татарстан хөкүмәтенең дә ярдәме тиюенә чиксез шатлана ул. “Ниһаять җитәкчеләребез кино сәнгатенә дә йөз белән борыла башлады. Ничә елдан бирле дәүләт киностудиясен ачу турында сүз бара, тик уңай нәтиҗәләр генә күренми. Татарстан - зур, бай республикалардан санала, ә кино студиясе юк. Бераз оятрак та инде”, - ди ул.

“Фәрит Дәүләтшин студиясе” татар картинасын бер ай эчендә төшергән. Дәүләтшин бер эшләгән, сыналган актерлар белән эшләргә ярата икән. Шуңа күрә дә актерлар ансамблендә Г.Кариев исемендәге театр артистларының катнашуы гаҗәп түгел.

Моннан тыш, Фәрит Дәүләтшин Рабит Батулла сценарие буенча атаклы балет биючесе Рудольф Нуриев турында да документаль фильм эшләде. 2013 ел – биюченең юбилей елы. Документаль фильм быел июнь аенда зәңгәр экраннарга чыгачак. Шулай ук, режиссерның данлыклы бию остасы хакында нәфис фильм төшерү нияте дә юк түгел. 


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ |
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»