поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
29.05.2012 Җәмгыять

Бүре көненә калмагаек

Татар әдәбиятын бүреләр басып алды. Юк-юк та гәҗитләр караштыра торгач, яңадан-яңа хикәяләрне укып барырга яратам мин. Гаҗәп хәл – анда да бүре, монда да.

Менә Галимҗан Гыйльмановның «Бүреләр һәм Бах» хикәясе. Юлдан кайтып килгәндә, ач бүре бер студент малайның юлына чыга. Хәзер ашый инде бу моны, дип торганда, юк, ашамый, егет җилкәсенә аскан тартмасыннан скрипка тартып чыгара да Бах әсәрен уйный башлый. Моңга кинәнгән бүре, ач булуын да онытып, салкыннан куллары күшеккән егет юлыннан китеп бара. Дөрес, юлбарыслар булмагач, бездә ерткыч дигәне шул бүре генә кала инде. Камил Кәримовның «Югалган малай язмалары»нда бетеп бара торган авылның соңгы малаен кыргый этләр ботарлап ташлый. Алар бүредән усалрак, яманрак. Әмма кеше дигәнең, Муса Җәлил әйтмешли, «бүреләр, аһ, бүреләр, ул кадәр үк усал түгелләр». Узган атнада «Шәһри Казан» газетасында басылган «Бүре каны» дигән хикәяне укыгач, туды бу уй. Нәбирә Гыйматдинованың шул ук исемдәге әсәре барлыгын белгәнгә, повестьтан өзек тәкъдим иткәннәр, дип тә уйладым әле. Ә, юк, авторы Габделхак Шәмсетдинов икән. Монысы тагын да гаҗәпкә калдырды. Нәрсә, бүредән кала тема беткәнме әллә язучыларга?! Бүре каны... Исеме үк күңелгә шом сала. Тик эчтәлегендә дә әллә ни яңалык күренмәде шул. Тукта, мин әдәбият белгече түгел, ялгышуым бар, дип, Нәбирә Гыйматдинова әсәрен кулга тотып, яңадан карап чыгарга мәҗбүр булдым. Аю Кәрим гаиләсендә малай туа. Күптәннән көтеп алынган малай! Сөенә әти кеше. Бердәнбер улының үзе кебек гаярь кеше булуын тели, әнисе итәгенә тагылып йөрүе өчен ут йота. Җебегәннәргә урын юк, дип, әти кеше коеп яңгыр яуганда, улын урманга алып бара. Өер башлыгы – карт бүрене капкынга эләктерә дә, үтереп, канын улы Рамазанга эчерә. Бүре кебек усал, көчле булып үсәргә тиеш, дип фаразлый ул.

Габделхак Шәмсетдинов хикәясендә исә Гарифҗан исемле малай шулай ук бүре каны эчә. Аерма шунда гына – беренче әсәрдә көчләп эчерсәләр, икенчесендә башка чара калмаганлыктан. Ат белән урман юлыннан барганда бүре өеренә очрый алар. Локман абыйсы Гарифҗан кулына сәнәк тоттыра: сикерсәләр, саклан, ди. Бүре явыз – сикерә. Шулчак сәнәкнең үткен очлары бүренең бугазына кадала, саркып чыккан кан малайның битенә чәчри, ирексездән аны йотуын сизми дә кала ул. Менә безнең алда ике образ – икесе дә Бүре-Кеше. Тамырларында бүре каны аккан малайларны ни көтә? Рамазанга бүре каны тынгылык бирми, ничек кенә сәер тоелмасын, ул аны яхшылыкка өнди. Г.Шәмсетдиновның герое да шул тирәдә. Ул әле үзен коткарган шул сәнәген гомере буе кулыннан төшерми, беркатлылыгы белән, мине саклар, дип өметләнә. Ни хикмәт – бабайның пенсиясенә кызыгып кергән адәм актыклары муеннарына да сәнәк тери карт: «Миндә бит бүре каны!» Тик тегеләре елгыррак булып чыга – бабайның эченә пычак кадый. Ул гына да түгел, Гарифҗанның үзен көчле итә дип инанган «бүре каны» дигән сүзләреннән шаркылдап көлеп, үлемтеккә дип җыйган акчасын талап та чыгып китәләр. Әгәр Нәбирә Гыйматдинова әсәрен укымаган булсак, Г.Шәмсетдиновның «Бүре каны» әсәренә дә югары бәя биреп булыр иде. Никадәр драматизм ярылып ята анда. Безнең тамырларда нинди кан ага соң? Җәмгыять – без, ләбаса. Менә шул тормыш фәлсәфәсе ачыла укучыга. Ни кызганыч, бу яңалык түгел инде. Моны авторның алдарак басылган әсәрләр белән хәбәрдар булмавына юрарга гына кала. Әмма бу аны һич тә акламый. Инде Түбән Кама дәүләт театрында куелган, гастрольләр вакытында Казан сәхнәләрендә дә уйналган, узган елда Тукай премиясенә тәкъдим ителгән «Бүре каны» әсәрен карамавы бер кысаларга да сыймый. Бүреләрнең үз кануны, әмма әдәбиятның да хак законнары бар. Әдәби караклык дигән әйбер бер язучыны да бизәми. Габделхак әфәнде, хатагызны танып, талантлы каләмегезне үзегезчә – кабатланмас итеп язуга юнәлтсәгез, хәерлерәк булыр иде. 


Габдерәүф МӨХӘММӘТЗАКИРОВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»