поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
28.05.2012 Мәгариф

Кайсы фәннән БДИ тапшырыр идегез?

ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский Россия Дәүләт Думасы фракцияләре җитәкчеләренә тарих һәм географиядән БДИ тапшырырга тәкъдим иткән.

Мисалга ул Германия канцлеры Ангела Меркельнең туган шәһәре Гамбургны картада күрсәтә алмавын китергән. “Германия канцлеры үз иленең географиясен белми. Мин немец түгел, ләкин мин ябык күз белән дә картада Гамбург, Мюнхен, Франкфуртны күрсә­тә алам”, – дип тузынган Жириновский. Ә сез кайсы фәннән БДИ тапшыра алыр идегез?

 

Рафил НОГМАНОВ, Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары:

 

– Кыенлык белән булса да, тарихтан имтихан тапшыра алыр идем, дип уйлыйм. Якынча сораулар исемлеген төзеп, әзерләнергә бер атна чамасы вакыт бирсәләр, тагын да яхшы булыр иде. Укучылар бит имтиханга махсус китаплар ярдәмендә әзерлә­нә. Телләрне дә беләм, билгеле. Документлар язганда хаталар җибәргәнем юк. Ләкин бит БДИ вакытында күбрәк теориягә басым ясала – шул ягы куркыныч. Алай да рус теле буенча сынауны “4ле”гә тапшыра алыр идем сыман.

 

Юрий ПРОХОРОВ, Мәга­риф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан комитеты рәисе:

 

– Укытучы буларак, мин ел саен химия фәненнән имтихан тапшырам. Укучыларга БДИ сораулары мисалы буларак тәкъдим ителә торган би­ремнәрне чишкәндә, 80 проценттан да ким нәтиҗә җыйганым юк. Бу өлкәдәге вәзгыятьне белеп торыр, укучылар белән бер дәрәҗәдә аралашыр өчен кирәк бу ми­ңа. БДИга килгәндә исә, мин чыгарылыш сыйныф укучыларына сайлау мөмкин­леге бирер идем. Әйтик, югары уку йортына керергә теләгән балалар БДИ тапшырсын, мәктәп тәмамлаганнан соң эшкә урнашырга теләү­челәр гадәти сынау белән “котылсын”. Укуын берничә елдан соң дәвам итәргә телә­сәләр, БДИны шул вакытта тапшырсыннар.

 

Гөлназ НАСЫЙБУЛЛИНА, “Казан” милли-мәдәни үзәге фәнни белгече:

 

– Мин тарих буенча имтиханны бүген үк бернинди әзерлексез тапшыра алам. Китаплар караштырып утыр­сам, белемнәрне яңартсам, географиясен дә “җиңеп була” инде аның. Гомумән әйт­кәндә исә, минем буын гадәти имтиханнар тапшырып үсте. Барыбыз да баш күтәрмичә әзерләнеп, җавап­ларны тө­бенә төшеп өйрәнә идек. Хәзер генә ул БДИ заманы китте. Фурсенко уйлап тапкан сынауларны тапшыручылар белән аралашкач, алар­ның фәннәрне бик үк яхшы белмәвенә инандым. Миңа калса, имтиханны ничек тапшыру түгел, аңа ничек әзерләнү мөһим.

 

Сания МУСИНА, Казан­ның Балалар сәләтен үстерү үзәге белгече:

 

– Мәктәптә укыганда, алгебра-геометрия фәннәрен су кебек эчә идем. Укытучым да миңа: “Сиңа математика буенча китәргә кирәк”, – дип әйтә иде. Мин исә гуманитар фәннәрне – музыканы сайладым. Алай да мәктәп дәреслекләрен укып алсам, бәлки математика буенча БДИны тапшыра алырмын.



Ватаным Татарстан
№ 95 | 26.05.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»