поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
24.10.2008 Ир белән хатын

КИЯҮГӘ ЧЫГАРМЫНМЫ?

Университетның соңгы курсына җиттем дигәндә, кияүгә чыгарга тәкъдим ясаучылар көнләп түгел, сәгатьләп арта. Әкәмәт, кызык! Төркемдәшләрем дә бер-бер артлы кияүгә тарала башлады. Ике кызга бер егет туры килә дигәненә дә ышанмый башладым хәзер. Үземә сорау зур булгач. (Сайлана башлавым шушыдыр, мөгаен.) Кыз затын эзләп йөрүче өйләнердәй ир-егетләр Казан тулы икән ләбаса. Әле шуларны берничә категориягә бүлеп карарга була. Әйтик, 48 яшьлек берәү икенче хатын булырга ризалыгымны сорагач, җир тишегенә кереп китәрдәй булдым. Кемне генә очратмассың, әстәгъфирулла! Гомумән, өйләнү, кияүгә чыгу мәсьәләсенә һәркемнең үз карашы...

ИКЕНЧЕ ХАТЫН БУЛАСЫҢ КИЛСӘ

 

Илле яшен тутырырга да озак калмаган әлеге ир-ат белән культура чараларының берсендә таныштым. Чиста-пөхтә киенгән, “дипломатик” зат бу. 32-33 яшьтән дә артыкны бирмәссең. Танышкач та, әллә ни зур әһәмият бирмәдем үзенә. Хәтта исемен дә онытканмын. Я картиналар күргәзмәсендә, я берәр музейда, я тагын каядыр очраклы гына очрашулар ешайды. “Исәнмесез”, “сау булыгыздан” ары узмадык. Ә беркөнне, телефоныма шалтыратып, дискотекага чакырмасынмы абзыең? Яшь күңелле икән үзе. Номерымны каян тапкан диген. Бармадым, билгеле. Тагын бер очраклы очрашуда арабызда “җитди генә” сөйләшү булды.

 

Күзен дә йоммый бит – икенче хатын булырга чакыра. Фатир, машина, эш – барысы да булачак икән үземә. Шунысы да кызык: әлеге ирнең минем белән бер яшьтәге кызы бар, ә минем үз әтием әле “потенциаль кияүнең” яшен дә куып җитмәгән.

 

– Хатын-кыз нәселне дәвам итү өчен генә яратылган ул. Менә минем хатын шуны аңлый һәм минем икенче хатын алуыма да каршы түгел. Күпхатынлылык шәригать буенча да кабул ителгән. Акыллы хатын-кыз үз иренең башкалар белән йөрүенә яки берничә хатын тотуына каршы булырга тиеш түгел. Тарихта да булган ул күпхатынлылык. Татарларны киметү, юкка чыгару өчен бер генә хатын алырга рөхсәт итә башлаганнар. Сез бит шуны да белмисез... Ир-ат халкына бөтенләй хөрмәт калмады хәзер. Хатын-кыз белән тигез күрәләр. Ә хатыннар безгә баш иеп яшәргә тиеш!

 

Озак кына тарихны төшендерде, үзе кебек өлкән яшьтәге ирләрнең барлык “плюс”ларын санады ул миңа. Хәзерге яшь егетләр ялкау, матди яктан тәэмин ителмәгән, хатын-кыз кадерен аңламый, бозык һәм башкалар икән. Нәтиҗәдә, икенче хатын булырга риза булган берәрсен очратсам, һичшиксез, аңа хәбәр итәчәкмен, дип аерылыштык. Үзе әйткәнчә, кайбер хатын-кызлар эчкече иреннән, елак балаларыннан, хәерчелектән туеп та икенче хатын булырга ризалаша, ди. Ай-һай, шулай микән. Әлегәчә андыйларны очратканым юк үзе.

 

“ӨЙЛӘНӘСЕ КИЛӘ”

 

Монысы интернеттан табылды. Көтмәгәндә, уйламаганда... Кызык өчен генә кабынган аралашу үсте-үсте дә беркөнне очраштык без моның белән. 25 яшь кенә булса да, бизнесы гөрләп бара Радикның. Иномаркада гына җилдерә. Фатиры, дачасы... Замана кызы гашыйк булыр өчен бар җире дә килгән инде үзенең. Чибәр дә! Эх, мин генә ул, Радик әйтмешли, “башка планета” вәкиле булып чыктым. Үзе дә аптырады хәтта. Кызлар гел Радик артыннан үзләре йөри икән. Ә монда берәү игътибар да итмәгән булып маташа. Кияүгә чыкмаячагымны яхшылап аңлаткач, Радик телендә әйткәндә, ышанычлы аргументлар белән дәлилләгәч, тынычланды тагын. Дуслар булып калырга да ризалашты.

 

Радик белән дуслашып киттек, тора-бара серләребез дә уртакка әйләнде. Ахырдан гына белдем: ул беренче хатыныннан аерылган һәм ике яшьлек улы бар икән. Ә аерылуының сәбәбе – хатыны хыянәт иткән, имеш. Бәлки, киресенчә булгандыр, кем белә инде. Улы белән дә таныштым. Әти кеше хатынын һәм улын материаль яктан тулысынча тәэмин итеп яши. Бар буш вакытын улына һәм дусларына багышлый.

 

Танышым Казан шәһәрендәге төркемнәрнең берсендә “башлык” та икән. Үз “ишләре” арасына кертеп, дуслары белән дә таныштырды. Дөресен генә әйткәндә, “группировка” сүзеннән элек бик курка идем. Ә хәзер анда да безнең кебек үк гади кешеләр булуына төшендем. “Кеше кыйнап йөрү өчен түгел, ә бер-беребезне яклау өчен төзелгән төркем бу”, – дип аңлатты миңа Радик, “алар” хакында кызыксына башлагач.

 

“Юньле-рәтле егетләр юк”, дип зарланган кызларны аңламыйм мин хәзер. Радикның дус-ишләре арасында да искиткеч егетләр бар. Өйләнмәгән, билгеле. Алар да: “Өйләнеп, гаилә кору өчен, акыллы татар кызлары кирәк”, – дип саташа. Кайдан эзлисен генә белмиләр икән.

 

Радик белән әле дә аралашабыз. Шундый кешенең әрәм йөрүе кызганыч. Күпме кызлар кияүгә чыга алмый тилмергәндә бит әле!

 

“СӨЯРКӘСЕЗ БУЛМЫЙ”

 

Радикның яшьтәше буларак, бу егетне алар белән бер бүлекчәгә кертеп язармын дигән идем. Соңрак аерырга булдым. Чөнки Радик, Айдардан аермалы буларак, гаиләнең бер-береңә тулы ышанычка нигезләнгән булуын хуплый.

 

Айдарның 3 елдан артык йөргән кызы бар. Мөнәсәбәтләре дә, Айдар әйткәнчә, машинада гына утырудан күптән узган, һәм ул, кызны сафлыгыннан арындырган кеше буларак, аңа өйләнергә бурычлы. Акыллы фикер, хуплыйм. Тик кайбер җирдә генә безнең карашлар икегә аерыла. Әлеге язмамда аның хакында язарга ризалык сорагач, Айдар көлде генә. “Бөтен егетләр дә шулай уйлый инде ул, яңалык түгел”, – дип җавап бирде.

 

– Хатын-кызның урыны өйдә. Ул балалар карарга, тәрбияләп үстерергә тиеш. Ә ир-ат акча алып кайтса – шул җиткән. Хатын ул матур, акыллы булырга да тиеш түгел. Ашарга пешерә, юа, җыештыра белсә – менә дигән! Иң мөһиме – сәламәт булырга тиеш. Нәсел калдырыр өчен, сәламәт балалар табасы бар бит. Ә чибәр, акыллы, кызык хатын-кыз ролен сөяркә үтәячәк. Менә мин өйләнәчәкмен дә, сөяркә дә тотачакмын. Шуннан башка булмый. Нигә шулай ямьсез итеп карадың? Минем дуслар да шулай уйлый...

 

– Ә мәхәббәт? Ярату? Бер-береңә хөрмәт?

 

– Син күктән төштең мәллә? Нинди мәхәббәт? Анысы турында китаптан укыган да җиткән. Менә мин йөри торган кызыма шулкадәр ияләндем, мәхәббәткә анда урын юк. Гомумән, нәрсә соң ул мәхәббәт? Юк бит ул, юк! Хыялый булма инде. Бу яшькә җиткәч тә, мәхәббәт турында сөйләп кеше көлдермәсәң. Йөргән кызымны да хөрмәт итәм, үзе янында булганда. Сөяркәгә дә хөрмәт кирәктер бит?!

 

– Йөргән кызыңа да хыянәт итәсеңме?

 

– Мин әле аңа өйләнмәгән, димәк, бу хыянәт дип аталмый. Берьюлы 2-3 кыз белән йөрүем башкалар өчен дә гадәти хәл. Үзең бер белән генә йөрисең мәллә?! Әйтсәң дә ышанмыйм.

 

– Бөтенләй йөрмим дисәм, ышанасыңмы?

 

– Чынлапмы?! Менә мин тиздән өйләнәм. Бәлки... Сөяркәм булырга ризамы син?!

 

РОМАНТИК-ДЖЕНТЕЛЬМЕН

 

Рәмис – чып-чын романтик. Үзе дини дә. Торт, чәчәкләр, мәхәббәт турында фәлсәфә, тагын әллә ниләр – барысы да Рәмис репертуарыннан. Миннән дә хыялыйрак зат бар икән. Танышуыбыз вакытында миемне яндырып үткән беренче уй шул булды. Дуслар белән булган күмәк компаниядә Рәмиснең кызларга булган мөнәсәбәте, игътибары, хөрмәте аерылып тора иде. “Джентельмен” дигән исем дә шунда ябышты аңа. Урта гасырның әкияти егетләре белән саташучы кызлар өчен иң кулай вариант – Рәмис. Ул да шуны белеп эш итте: кызлардан телефон номерларын җыйды, комплиментлар яудырды, кич дәвамында ике кызны тукталышка кадәр, ә берсен өенә үк озатып куярга өлгерде. Читтән карап торгангамы, Рәмиснең үз-үзен тотышы бераз көлке тоелды миңа. Телефон номерымны бирмәдем. “Җитәрлек җыйдың бит инде бүген”, – дип кырт кистем. Андыйларны күргән бар, дип уйладым эчтән генә.

 

Икенче көнне шалтырата теге. Ышанычлы дус кызларым, Рәмиснең баллы теленә алданып, телефон номерымны “саткан”. “Күзләрем серле, чәчләрем матур”, тагын әллә кайсы җирләрем фәлән-төгән икән... Кыскасы, бу Дон-жуан, минем үз бәямне үстереп, очрашырга тәкъдим ясады. Көн дәвамында СМСлар яуды, ә анда шигырьләр. Үзе яза икән. Менә сиңа Тукай!

 

Кичен, бер кочак роза тотып, Рәмис килеп җитте.

 

– Син никахлашып кына бергә яшәп карауга ничек карыйсың? Аннан соң язылышыр да идек. Мин сине бик нык хөрмәт итәм, ә гаилә кору өчен ихтирам, хөрмәт булса да бик җиткән. Әгәр дә бер-беребезгә туры киләбез икән, алга таба да бергә яшәрбез. Ләкин син намаз укырга, яулык ябарга тиеш буласың. Эшеңне ташларсың. Әгәр мин сине үземә лаек дип тапсам...

 

Кычкырып көлеп җибәргәнемне сизми дә калдым.

 

– Рәмис, әллә син тәкъдим ясаган барлык кызлар да сиңа кияүгә чыгарга атлыгып торамы?

 

– Әйе, ник минем кайсы җирем ким?! Фатирым бар, эчмим, тартмыйм. Кызларны башта авылга алып кайтып, эшләтеп карыйм да ошаса өйләнәм. Кайберләре эш рәтен бөтенләй белми. Сиңа кадәр икесен сынап караган бар. Син авыл кызы инде, эштән курыкмыйсыңдыр? Әйдә иртәгә үк никах укытабыз.

 

– Ә әти-әни? – дигән булам, көлүемне сиздермәскә тырышып.

 

– Алар белмәсә дә була, хәзер бөтен кеше шулай эшли. Соңрак әйтербез әле. Яшәп китсәк...

 

Риза түгеллегемне белгәч, Рәмис бик борчылды инде. Мине, башка кызлар белән чагыштырганда, “аеруча да хөрмәт итә” икән, бичаракай.

 

Бу вакыйгалар сентябрь ае эчендә булды. Барысын да язып бетермәдем әле. Кинолардагыча, балдак тотып килүче дә булмады түгел. Калган тәкъдим ясаулар гадәти формада – тукталып тормыйм. Кызык түгел! Нәтиҗәм: “үләм-бетәм, синсез яши алмыйм”нарга ышанучы калмаган хәзер. Хәер, берәү бар икән әле. Үзем! Мәхәббәт төшенчәсеннән ерак киткәнбез, ахры, җәмәгать. Күңелең кабул итмәгән кеше белән ничек гомер итәргә мөмкин икән, аңлашылмый миңа. Искелек калдыгы син, диярсез, бәлки. Заманның тагын бер хиссез, битараф кешесе булып яшәгәнче, искелек калдыгы булуым яхшырак, миңа калса. Аерылышучылар саны арта, диләр. Сәбәп мәхәббәт дигән хиснең булмавында түгелме? Хөрмәт, ихтирам гына тормыш итү өчен җитә микән? Уйландыра...

 


Эльвира ФАТЫЙХОВА
Безнең гәҗит
№ 42 | 22.10.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»