|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.05.2012 Җәмгыять
РәнҗешБалачагым кояш нурларына чумган чәчәкле-күбәләкле ямьле көннәре белән истә калган. Уйлап карасаң, күген болыт баскан көннәре дә булган икән. Бервакыт өебезгә олы яшьтәге күршебез Хәмдия апаның килеп кергәнен хәтерлим. Җыерчыклы, тупас йөзе ачудан кыйшайган, һәрчак калтырап торган уң кулы бөтенләй тыңламаска маташа. – Мәчегез бер чебиемне тоткан, – диде ул ямьсез, дерелдәвек тавыш белән. Моңарчы низагка керми яшәгәнлектән, гауга куптарырга базмады, ахры. Песине тотып бирүебезне генә сорады. – Чебиләрне күрсәтеп, чәбәклим генә, башкача якын килмәслек булсын, – дип ышандырды. Ярата идек йомшак, назлы песиебезне. Кечкенәдән үк кадерләп, иркәләп үстердек. Гаебе булса да, аны күрше апага теләр-теләмәс кенә бирдек. Песи, ычкынырга теләп, тыпырчынырга тотынды. Явыз бәндәгә эләгүен сизенептер инде, бездән ярдәм сорый кебек тоелды шул вакытта. Әни сеңлем белән миңа: “Койма ярыгыннан карап торыгыз әле, песине нишләтер икән?” – диде, борчылып. Без шундук ишегалдына йөгереп чыктык та, ярыкка капландык. Берни аңлашылмый: ачыргаланып мияулаган тавыш ишетелә, ә Хәмдия апа калын такта өстендә таптана иде. Бераздан тавыш тынды һәм Хәмдия апа такта астыннан... үле мәчебезне тартып чыгарды! Без өнсез калдык, күзгә яшь тулды – балалар күңеле өчен коточкыч вәхшилек иде бу. Песине бик кызгансалар да, әти-әниебез өлкән кеше белән сүзгә килергә кыймадылар. “Аңа песи зыян салган бит, шуңа җаны түзмәгәндер”, – дип, күрше апаны аклап маташтылар. Сиздек инде, бу сүзләр безне тынычландыру өчен генә әйтелде. Чынлыкта, барыбызның да күңелләренә үпкә-рәнҗү оялады. Хәмдия апа мәрхүм иренең әнисе белән генә яши иде. Берничә елдан каенанасы да үлеп китте. Хәмдия апа ялгыз калды. Йорт аның исемендә булган икән. Иренең кыз туганнары моның белән килешмәгәннәр: өйне сатып, акчасын бүлешмәкче булганнар. Күрше апаның аякларын көчкә сөйрәп безгә кергәне истә әле. Чырае качкан иде. – Каенсеңелләрем кыйнап киттеләр, эчемә такта белән суктылар, – дип зарланды ул, күз яшьләрен агызып. Кияүдәге бердәнбер кызы икенче көнне аны сырхауханәгә илтеп салды.Табиблар, бавыры ярылган, гомере күп калмаган, дигәннәр. Шуннан соң озак та үтмәде, Хәмдия апаның якты дөнья белән хушлашуын белдек. Ул вакыттан соң шактый еллар үтте. Күршебезне искә алган саен: “Песи рәнҗеше төшмәде микән үзенә?” – дип уйланабыз.
Галиябану ХУҖИЕВА |
Иң күп укылган
|