|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.05.2012 Мәдәният
Илфар Кәримов: «Машина – якын дус ул»«Болгар» радиосы тыңлаучыларына күтәренке кәеф бүләк итүче бу егетне татар яшьләре арасында белмәүчеләр сирәктер. Кунагыбыз – радио ди-джей, журналист, алып баручы Илфар Кәримов. «Хыял-максатларны тормышка ашыру өчен тәвәккәл булырга, бары үз көчеңә ышанырга кирәк. Бәхетнең күктән төшкәнен көтеп ятарга ярамый. Әгәр син ялкау икән, хыялыңны, максатыңны тормышка ашыруда башкаларга салынасың, ярдәм көтәсең икән, алар тормышка ашмый калырга да мөмкин». «Машина алганыма әле бер генә ел. Моңарчы Казан урамнарындагы машиналар ташкынына кереп китәргә кыюлык җитеп бетми иде. Ә хәзер мин үземне машинасыз күз алдына да китерә алмыйм. Машина – ул, иң беренче чиратта, мобильлек. Бу минем өчен бик мөһим. Машина якын дуска да әверелә ала икән! Шуңа күрә аны һәрвакыт юып-чистартып торам, җайлап кына йөрергә тырышам». Тышкы кыяфәт кызлар өчен дә, егетләр өчен дә мөһим, минемчә. Үзем идеаль формада булмасам да, камиллеккә омтылам. Атна саен бассейнга йөрергә тырышам. Сәламәт булыйм дисәң, күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк». * * * «Халкыбызга хас кунакчыллык миңа да ят түгел. Кунакларны һәрчак ачык йөз белән каршы алам. Алар килсә, өйдә булган бөтен тәм-том өстәлгә чыга. Үзем дә әзерләргә яратам. Әйтик, тиз генә әзерләнә торган бик тәмле ризык – тавык бавыры белән гөмбәдән жюльен. Ингредиентлар: тавык бавыры, гөмбә, суган, сыек май, сыр, сөт өсте, тоз, борыч. Әзерләү: башта табага сыек май салып, шакмаклап туралган гөмбәне кыздырасы, борыч, тоз өстисе. Аннары, шулай ук шакмаклап турап, суган һәм тавык бавыры саласы. Бавырны озак тотмаска, 4-5 минут җитә. Әзер булгач, әлеге массаны табага салып, сөт өсте кушып, өстенә сыр уасы һәм 10-15 минутка мичкә куясы». * * * «Миңа Казанның тарихи өлеше, Татар бистәсе ошый, анда үзеңне бөтенләй башка дөньяда хис итәсең. Җылы язгы кичләрдә жәяүләп йөрү өчен менә дигән урын. Җәй башында, юкә чәчәк аткан вакытта, Горький паркында йөреп кайтырга киңәш итәм. Шулай ук без дуслар белән «Казан» милли мәдәният үзәге янында, Казансу елгасы ярында кич утырырга яратабыз». Блиц-киңәшләр: Укырга: Фәнис Яруллин, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Зифа Кадыйрова Карарга: «Бибинур», «Достучаться до небес», «Куда приводят мечты», «Меня зовут Кхан», «Танцующая в темноте» Күрергә: Австралияне, океан шаулаганын, яшенле яңгырны, таң атканын, балаларың үскәнен Егет кеше тәвәккәл, максатчан, тырыш, кыю булырга тиеш
Сәхифәне Рания ЮНЫСОВА алып бара |
Иң күп укылган
|