поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.05.2012 Мәдәният

Дамира Кузаева (“Исемнәре исемдә” рубрикасы)

Татар театрының чишмә башында торган данлы исемнәрне искә алганда алар юлын дәвам итүчеләр дә минем хәтеремә килә. Шуларның берсе – гаҗәеп талант иясе Дамира Кузаева.

Бу дөнья белән иртәрәк хушлашты, җанкисәгем. 45 кенә яшь иде әле аңа. Пермь якларыннан иде ул. Әлмәт театры күгендә ялтырап кабынды да, җанындагы, күңелендәге әйтәсе сүзләрен әйтеп бетерә алмыйча, китеп барды. Татар театры өчен зур югалту иде ул.

Мин аны беренче тапкыр «Барабанчы кыз» спектаклендә күреп шаккаттым. Бәләкәй генә буйлы кызыйда цунамилар энергиясе дулый иде. Цунами зур җимергеч көчкә ия. Актриса уенында да шул көч бәргәләнде. Спектакль соңында сәхнә артында мин аның янына килдем. Ул шабыр тиргә батып, хәлдән таеп, өстәл кырыена куллары белән тотынып тора иде. Егылып китмәскәдер, күрәсең. Ул мине таныгандырмы, белмим, котлавымны эндәшмичә генә кабул итте.

– Сеңлем, – дидем мин аңа, – болай уйнарга ярамый. Һәр спектакльдә шул кадәр көч сарыф итеп уйнасаң, бик тиз янып бетәчәксең. Артист нинди генә темпераментка ия булмасын, осталык бәрабәренә, үзен тыя да белергә тиеш.

Ул кысык күзләре белән миңа кистереп карады да китеп барды. Соңрак, очрашуыбызның берсендә сүзләремне искә төшерде.

– Сез язганда да шулай янмыйча гына язасызмы? – диде.

– Һәрхәлдә, җөмләгә нокта куйган саен үрлекырлы сикермим, – дидем.

– Ә мин бүтәнчә булдыра алмыйм, – дип, сәер итеп елмайды ул.

Аның сөйләшүендә, елмаюында ниндидер кыргыйлык бар иде шикелле. борынгы төркиләрнең ат өстендә дала буйлап җилдергән кызлары шундыйрак булгандыр. Кысык күзләре белән ераккаеракка сөзеп карап, бәхетен эзләгәндер, бәхете артыннан чапкандыр.

Ниһаять, без Дамира белән уртак иҗат эшебездә очраштык. Мин хөрмәт иткән режиссер Гали абзый Хөсәенов Әлмәт театрында минем «Ай булмаса, йолдыз бар» дигән пьесамны куярга алынды. «Мәдинә ролендә кайсы актрисаны күрәсең?» – диюенә, һич тә икеләнмичә: «Дамира Кузаеваны, – дидем. – Чибәрлеккә әлләни чибәр түгел инде түгелен», – дип тә өстәдем. Гали абый да баш рольгә аны сайлаган икән. Мин үземнең пьесаларыма репетиция барганда күренеп йөрергә яратмыйм. Режиссер белән сүзгә килүдән куркам. Ни булса, шул булыр дип, премьераны көтәм.

Менә спектакль башланды. Дамира әлләни булдыра алмый сыман. «Әллә салкыная башлаганмы бу?» – дип тә уйлап алдым. Менә Мәдинә белән Мирзанурның өйләнешеп яши башлаган көннәре. Яратышып өйләнешкән ике яшь йөрәкнең шаярышкан чаклары. Кинәт сәхнәдә могҗиза булды. Бөтерелә генә Мәдинә-Дамира. Ничә еллар буе сакланып килгән, тулышкан хисләр бәреп чыкты. Карасана, гаҗәеп чибәр икән Дамирабыз. Ә аның куанычыннан көлүе! Мин кул чабарга тотындым, миңа зал кушылды. Актрисаның уйнавында мәхәббәт тантана итә иде. Ләкин аның яшен чатнап шартлаган кебек дөнья яңгыратып көлүендә ниндидер шом да ята иде сыман. Бу шомны спектакльнең дәвамында күрдек. Киләчәк шомны спектакль башында мәхәббәттән шашкан вакытта ук сиздерә белү осталыгы даһиларда гына була торгандыр. Дамира Кузаеваның бөек артистка булачагына инандым мин. «Яшьлегем – җүләрлегем» дигән пьесамда күреп тә сокландым мин аңа. Поезд вагоны купесының өстәге сәкесендә бөтерелүче сөйкемле шук малай әле дә күз алдымда. Дамира иде бит ул.

Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган «Анам кыры» олы яшьтәге Тулганайның Җир белән сөйләшүеннән башланып китә. Аны уйнаучы Дамира, урта буйлыдан тәбәнәгрәк булса да, сәхнәдә үсә барып, җирдәге аналарның символы булып сәхнәне тутырды сыман. Яшь артистка күз алдымда олыгая барды. Әйткән гади генә сүзләре дә фәлсәфи югарылыкка күтәрелде. Мондый үзгәрешне гәүдәләндерү зур артистларга гына хас сыйфат. Шундый талантка ия актрисаның бәхетле икәнлегенә ышанып яшәгәндә кинәт кенә аның фаҗигале үлемен ишеттем.

Дөнья мәшәкатьләренә күмелеп яшияши шактый еллар үткән икән. Дамираның иҗатын күзәтеп барырга, тормышы белән кызыксынырга вакыт таба алмаганмын. Бәлки, ул минем игътибарыма да мохтаҗ булгандыр. Хәер, кем белә, горур иде бит ул. Соранып йөрү холкында юк иде. Аның горурлыгын кайберәүләр тәкәбберлек дип кабул иткәннәрдер. Үзе уйнаган Мәдинәнең фаҗигале мәхәббәте тормышта да эзәрлекләгәндер. Шунысы да беленде – Камал театрына күчәргә дә хыялланган, әмма Марсель Сәлимҗанов аның үтенечен кире каккан, диләр. Ышанмадым, Марсель артистларның осталыгын күрә белүче режиссер иде, Дамирадагы табигый талант көчен нигә күрмәде икән? Әгәр Дамира Казанга күчү теләген миңа әйткән булса, бәлки, ни дә булса эшли алган булыр идем. Марсель минем сүзләремә колак сала иде. Хәзер инде соң. Талантлы, хискә бай актриса юк инде. Аңа бу елда 64 яшь тулган булыр иде. Үрнәк булып, үз артыннан яшьләрне ияртеп баручы тынгысыз җанлы остаз булыр иде. Пермь якларына баргач, Дамираның туган авылында, кабере янында басып торганда ирексездән күзләремә яшь килде. Юлдашларымнан берәү: «Әллә ярата идегезме?» – дип сорап куйды. Яраткан идем. Әле дә яратам. Андый талант ияләрен яратмаска мөмкин түгел. Язмамны казахның бөек шагыйре Абайның җырга әверелгән шигъри юллары белән тәмамлау урынлыдыр.

Бу дөньядан кыймый китеп барадыр,

Бу дөньяга сыймый китеп барадыр.

 


Туфан МИҢНУЛЛИН
Сәхнә
№ 5 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»