поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
22.05.2012 Мәгариф

Татар теле дип, кабат беренче сыйныфка

Шәле авылына урнашкан чегән гаиләсе балаларын татарча укытырга карар кылган

Питрәч районының Шәле авылында төпләнгән чегән Николай Болтушов гаиләсе, татар телен өйрәнсеннәр дип, балаларының мәктәп программасын яңабаштан үзләштерүләрен тели. Шу­ның өчен беренче һәм икенче сыйныфны тәмамлаучы улы Давид белән кы­зы Джульетта һәм 7 яше тулган Фәрит (өченче баласына татар исеме кушылган) өчәү­ләшеп беренче сыйныфка барачаклар.

 

Яңа уку елы башлангач кына Шәле авылына урнашкан Болтушовлар гаиләсе биредәге мәк­тәптә русча белем бирәләр дип уйлаган. Татар телен аңламагач, алар өчен әлеге уку елы нәти-җәсез үткән. "Мин бернәрсә дә аңламыйм. Казанда рәхәт иде. Монда бары рус телен генә яратып укыйм", – ди 8 яшьлек Давид. Джульетта белән дә шундый ук хәл. Әмма ул сәламләү ише кайбер сүзләрне белә инде. Мәктәптә алар "телсез" утыралар да, өйләренә кайткач, Николайның абыйсы балалары белән аралашалар. Ата кеше аларны җәен мәктәп яны лагерена да бирмәкче була. Бәлкем, аз-маз булса да, татарча сукалый башларлар. "Татарстанда яшәгәч, алар татар телен белергә тиеш", – ди Николай. Балалар, чыннан да, татар телен өйрәнергә тели. Сыйныфташлары белән дә уртак телдә сөй­ләшәселәре килә. Тик әлегә тел мәсьәләсе генә комачаулый.

Гаилә башлыклары Шәледә йорт җиткезгән, үзләре Казанга барып эшли. Авыл халкы аларны бик җылы кабул иткән. Болтушовларның балаларын шушы мәктәптә укытасы килә. Аларга исә 7 чакрым ераклыктагы рус телендә белем бирә торган Колай мәктәбенә барырга тәкъ­дим итәләр. "Анда барасы килми. Монда күңел тынычрак. Автобус һәрвакытта да йөрмәс­кә мөмкин бит", – ди чегән ата.

Шәле мәктәбендә калсалар, телгә өйрәнә алырлармы соң? Бүген анда 10 га якын төрле милләт баласы белем ала. Үзбәк малае Җәмшит тә, апасы Роза да авылга кайтканчы татарча бер авыз сүз дә белмәгән икән. "Татар теле миңа бик ошый. Тырышсаң, өйрәнергә була", – ди өченче сыйныф укучысы Җәмшит Атахунов. Апасы Роза бүген инде матур итеп татарча сөйләшә. "Бик хаталы яза иде, ничек кенә өйрәтермен, дип борчылган идем. Чөнки үзбәкләр "о" хәрефен бик күп куллана. Бүген инде Роза күп нәрсәгә төшенде", – ди татар теле һәм әдәбиятын укыткан директор Минзифа Хәсәнова.

Чит милләт балаларында татар теленә ничек итеп кызыксыну уятырга мөмкин? "Сөйлә­шергә өйрәтмичә, кагыйдә ятлату – зур хата ул. Мин укучыларыма күргән-белгәннәрен сөй­ләргә, матурлыкны күрергә өйрәтәм. Төрле ел фасыллары турында инша язганда, кабатлаулардан качарга кушам. Әйтик, яз турында сөйләшкәндә, син язны кайдан күрдең, дип сорау бирәм. Ул гади итеп, үз белгәннәрен җиткерергә тиеш. Башта уйларга, аннан үз фикерен әйттерергә тырышам",– ди Минзифа Гыйльми кызы.

Чегән ата балаларын Шәле­дә укытса-укытмаса да, аның балаларында татар теленә карата хөрмәт уятырга тырышуы зур әһәмияткә ия. Ә татарча бел­мәгән татар мондый адымга барырга риза булыр идеме икән? 


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 88-89 | 17.05.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»