поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.05.2012 Мәдәният

Әлмәт театрында Туфан мәктәбе эшли башлады

Әлмәт драма театрында “Туфан мәктәбе” проектының беренче премьерасы булды. “Акбай һәм Сарык малае” әкиятен карарга шушы проектта катнашачак укучылар килгән иде. Сентябрьдә мәктәпләрдә укулар башлану белән әлеге укучылар театр артистларына сәхнә осталыклары дәресләренә йөри башлаячаклар. Алар кече театрлар оештырып, спектакльләр куялар. Театр сәхнәсендә декабрьдә балалар театры фестивале булыр дип көтелә.

“Акбай һәм Сарык малае” әкияте Әлмәт театрында өченче тапкыр куела. Драматургның 75 яшьлек юбилеенда әлеге әкият өзегендә Бәрәнне яшь артистка Элмира Яһудина башкарды. Туфан ага аның уенын бик яратып караган иде һәм әкиятне сәхнәләштерү идеясе әнә шул вакытта туды.

Театр репертуарын төзегәндә балалар спектакьләренә зур игътибар бирелә, чөнки бу спектакльләр театрга акча эшләүчеләр. Шунысы куанычлы, “Акбай һәм Сарык малае” әкиятенең куелышы өчен акча кызганылмаган. Костюмнар, декорация, музыка, бию-хәрәкәт спектакльдә бик мулдан һәм яхшы эшләнелгән, ул миңа кайвакыт спектакльнең фикерен күмеп тә китә кебек. Җыр-биюле, музыка, хәрәкәт, төсләргә бай әлеге заманча спектакльне замана баласын театрга тарту максаты булып та тора.

Үз теленнән кимсенеп Бүре телен өйрәнергә теләгән Бәрән хакындагы “Акбай һәм Сарык малае” әкият булса да, тел, милләт, үз горурлыгың хакындагы бик җитди спектакль. Хәйлә юлына баскан Тәмлетамактан алданып Бәрәннең Бүреләр авызына барып эләгүе бик табигый. Сарык ханым һәрвакыт үзен һәм бәрәнен кимсетә, үзләрен надан, мескенгә саный. Бәрәне шунлыктан дорфа, мактанчык булып үсә, беренче ялганчының капканына барып эләгә. Ишек алдындагы Кәҗә бәтие, Бозау, Бәрәнне үз янына җыеп укытучы, көчлеләрдән яклаучы, ялганчылардан саклаучы акыллы остазлары Акбай абый яши. Хәтта Бүре дә аның белән хисаплаша, аңгыра Бәрәнне үзе кире йортына китереп бирә. Бүре белән Эт тә уртак фикергә килә алганнар, бер-берсен аңлап, санлашып яшиләр. Әкият балалар өчен язылса да, әнә шундый бик җитди дә.

Спектакльне Уфа шәһәреннән режиссер Гүзәл Акбердина, рәссам Нурия Габидуллина, хореограф Ярослав Францев, композитор Клим Буянов эшләде. Әкият “Туфан мәктәбе”нең беренче эше булды, проект барышында театр сәхнәсендә Туфан Миңнуллинның балалар өчен язылган әкиятләре сәхнәләштереләчәк. “Туфан мәктәбе” проекты эшендә драматург Туфан ага үзе дә катнашыр дип уйлаган идек, хәзер башкарылачак эшләрне аның якты истәлегенә багышлыйбыз.

 

2

3


Әнисә ТАҺИРОВА
Әлмәт театры
№ |
Әлмәт театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»