поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.05.2012 Мәдәният

Рафис Корбан Язучылар берлеге рәисе итеп сайланды

Бүген ТР Язучылар берлеге рәисе урынына, XVII корылтайда ике яшерен сайлау туры узып, соңгысында сайлаучы буларак катнашкан 164 кешедән 98 тавыш җыеп, Рафис Корбан алдагы 4 еллык срокка сайланды.

Бүген ТР Язучылар берлеге рәисе урынына XVII корылтайда 6 кеше тәкъдим ителде: Ркаил Зәйдулла, Вахит Имамов, Рәфис Корбан, Зиннур Хөснияр, Разил Вәлиев, Вакыйф Нуриев.

Башта аларны ачык тавыш бирү юлы белән исемлеккә керткәч, Ркаил Зәйдулла, Вахит Имамов, Рәфис Корбан, Зиннур Хөснияр тагын бер “иләкне” узып сайлау бюллетенена кертелде. Кандидатлар үз-үзләрен яклап каләмдәшләренең сорауларына җавап биреп торды, эш планнары белән таныштырды. Разил Вәлиев исә кандидатурасын бюллетеньга кертмәүне сорады һәм аның үтенече тавышка куеп канәгатьләндерде. Вакыйф Нуриев та үзе мөнбәргә чыгып баш тартты, тавышка куеп тору да кирәкми, диде.

Шул рәвешле, нәтиҗәдә, бюллетеньга кертелгән 4 кандидатура арасыннан, яшерен тавыш бирү юлы белән нәтиҗәләр мондый булды: тавыш бирүдә 174 кеше катнашып, Р.Зәйдуллага 35 тавыш җыелган, В.Имамовка – 31, Р.Корбанга – 60, З.Хөсниярга – 39. Тагын 9 бюллетень яраксызга чыккан. Президиум, арада бер генә кандидатура да тавыш биргәннәрнең (174нең) 50 проценттан артык тавышын җыя алмады, дип, сайлауның икенче турын игълан итте. Инде арада иң күп тавыш җыйган соңгы ике язучы "бил алышты", дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.

Шулай итеп, ике яшерен сайлау туры узып, соңгысында сайлаучы буларак катнашкан 164 кешедән 98 тавыш җыеп, Рәфис Корбан алдагы 4 еллык срокка сайланды. Аның көндәше Зиннур Хөснияр өчен 56 коллегасы тавыш биргән булып, тагын 10 бюллетень гамәлгә яраксыз ителгән, дип игълан ителде.

Белешмә: Балалар шагыйре һәм драматургы Рәфис Корбан (Корбанов Рафис Харис улы) 1957 елның 1 гыйнварында Татарстанның Дөбъяз (1965 елдан Биектау) районы Кече Битаман авылында туган. 

Башлангыч белемне туган авылында алып, күршедәге Зур Битаман авылында урта мәктәпне тәмамлагач, 1974 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 1977 елда университетның өч курсын тәмамлап, «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясенә эшкә урнаша, икенче елны Буага китеп, ике елга якын «Байрак» исемле төбәк газетасында эшләп ала. 1980 елдан ул янәдән Казанда: шәһәрнең автозаправкалар идарәсендә рәссам, 1982 елдан 1989 елга кадәр Татарстан радиосында башта музыкаль тапшырулар, аннан балалар өчен тапшырулар һәм әдәби тапшырулар редакцияләрендә эшли. 1989 елдан соң төрле газета-журнал редакцияләрендә — «Салават күпере»ндә, «Идел»дә, «Әдәби җомга» газетасында, Татарстан язучыларының әдәби фонды идарәсендә, «Заман» төрек-татар газетасында, «Шәһри Казан»да төрле җаваплы вазифаларны башкара, Казан дәүләт курчак театрының әдәби бүлек мөдире, «Мәгариф» милли нәшрияты мөхәррире, Татарстан китап нәшриятының китап тарату бүлеге мөдире хезмәтендә була.

Соңгы вакытта Рәфис Корбан Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият һәм балалар әдәбияты редакцияләренә җитәкчелек итә.


---
Матбугат.ру
№ --- | 18.05.2012
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»