|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.05.2012 Мәгариф
Милли мәгарифне үстерүне Мәгариф министрлыгы төп бурычы итеп санамыйКазан (Идел буе) федераль университеты галиме, РФ Гуманитар Фәннәр академиясе академигы, элеккеге мәгариф министры Васил Гайфуллин белән бүгенге мәгариф, анда барган үзгәрешләр турында сөйләштек. – Васил Габдуллович, сез бүген Казан (Идел буе) федераль университеты физика институтында белем бирәсез. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты белән чагыштырганда, федераль вузда фән белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр ничегрәк? КФУ оешуга карата фикерегез нинди?
– Уңай түгел. 140 еллык тарихы булган педагогика университеты юкка чыкты. Анда безнең физика-математика факультеты бар иде. Хәзер аны өчкә бүлеп, бер өлешен – математика, икенчесен – информатика, өченчесен физика юнәлешенә куштылар. Элек физика факультеты булганда 4 компьютер сыйныфы бар иде, әлеге технологияләр буенча студентлар зур әзерлек алып чыктылар. Шулай ук 8 лаборатория булу да – зур мөмкинлек. Монда исә аларның берсен урнаштыру өчен дә урын юк. КФУ физик-инженер әзерләүгә өстенлек бирә, ә педагогка өйрәтү икенче планга кала. Университет каршында вузлар ассоциациясе булдыру кирәк. Элек бар иде ул, бөтен проблеманы бергәләп хәл иттек. Хәзерге җитәкчеләр исә ул проблемаларны белми һәм белергә теләүләре дә шикле. Элек район мәктәпләренә барып, укучыларга һөнәр сайлауда булышып килсәк, мондый күмәк эшләрнең әлегә үткәрелгәне юк.
– Шулай да соңгы елларда чыгарылыш укучылары арасында физика белән кызыксынучылар артты...
– Техниканы, индустрияне алга җибәрик дисәк, физика фәнен ныклап укыту кирәк. Элек физика фәненең дәрәҗәсе бездә бик югары иде. Беренче космик очышлар да, күп кенә казанышлар да бездә ясалды бит. Чөнки физика атнага 17 сәгать укытыла иде, хәзер исә 7-11 сәгать. Кайбер мәктәпләрдә атнага бер яки ике сәгать каралган. Әмма әлеге фәнне тирәнтен өйрәнүчеләр белән атнага бер сәгать кенә укучыларның физикадан бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре бер була алмый.
– БДИ турында да фикерегезне беләсе килә...
– Бердәм дәүләт имтиханнары үз-үзен аклап бетерә алмады. Бу бигрәк тә югары уку йортларына кергәндә сизелә. Моңарчы беренче курска баручы студентлардан сынауны үзебез алдык. Шунлыктан кемне алганыбызны белә идек. Әмма хәзер күрмибез, нәтиҗәдә безгә кирәкле булмаганнар да студент була. Әйтик, кайберләре сөйли белми, холкы белән укытучы һөнәренә туры килми. Ләкин аларны да сакларга тырышабыз әле. Минемчә, вузларда профильле (төп) фән буенча имтиханны традицион рәвештә кабул итү кирәк. Көньяк республикалардан килүчеләр арасында 100 балл туплаучылар күп, диючеләр бар. Әмма ул акланмый. Бу очракта имтихан объектив була алмый.
– Васил Габдуллович, милли мәгарифнең үсеш алган еллары сез мәгариф министры булып эшләгән чорга туры килә. Ә бүген аны үстерүгә нәрсә комачаулый соң?
– Мин 1990 нчы елларда мәгариф министры булып эшләгән чорда Казанда татар телен өйрәтүче 35 нче мәктәп һәм 10 нчы мәктәп-интернат кына бар иде. Министрлыкта милли мәктәпләр бүлеге оештырып, аның җитәкчесе итеп Спас районында мәктәп директоры булып эшләгән, укытуның яңа формаларын таба белгән Әнвәр Хуҗәхмәтовны билгеләдек. Министр урынбасары вазыйфасын башкару Гаденәм Садриевка йөкләнде. Уртага салып, кайсы елда нинди мәктәпләр ачасын сөйләшә идек. Шулай ук районнардагы депутатлар да сессияләрдә әлеге мәсьәләне күтәрделәр. 2007 елга кадәр республикада 200 дән артык татар балалар бакчасы, 1200 дән артык мәктәптә татар сыйныфлары, 30 дан артык гимназия, лицей ачылды. Әйтик, Чаллыда гына да 4 татар гимназиясе эшләде. 18 милләтнең якшәмбе мәктәпләре булдырылып, аларга үз телләрен, мәдәният, тарихларын өйрәнү мөмкинлеге тудырылды. Кыскасы, мәктәп, ата-аналар, җитәкчеләр бер булып көрәште. Кызганыч, соңгы елларда милли мәгарифне үстерү программасы өстендә эш туктатылды.
– Ул елларда урысча укырга ияләшкән балалар татар мәктәпләренә барырга ничек ризалашты соң? Ә хәзерге ата-аналар балаларын урысча укытырга ябышып ята...
– Бала башлангыч мәктәптә ана телендә укырга тиеш, дигән нәрсәне ата-ана да, укытучылар да яхшы аңлый иде. Моны психологлар элек тә шулай дигән, хәзер дә... 1960 елларга кадәр шул принцип белән яшәлде. 1958 елда “Мәктәп турында Закон” чыкты. Анда, баласын кайсы телдә укытачагын ата-ана үзе хәл итә, диелгән. Ата-аналар башта балаларын урыс мәктәпләренә бирергә омтылды. Ә менә 80 нче еллар ахыры – 90 нчы еллар башындагы милли күтәрелеш, Мәгариф министрлыгының активлыгы, татар активистларының, район мәгариф идарәләренең тырышлыгы ата-аналар фикерен үзгәртте.
– Бүген нәрсә комачаулый соң? Барысы да Мәскәүдән генә тормыйдыр бит?
– Мәгариф министрлыгы милли мәгарифне үстерүне үзенең төп бурычы итеп санамый, моның белән шөгыльләнүне үз өстеннән төшерде. Республика җитәкчеләре дә аны күтәрүне кирәк санамый. Әйе, Мәскәүдән дә күп нәрсә тора. Әйтик, бердәм дәүләт имтиханнарын татарча бирәбез, дип тавыш куптарсак, моның белән ризалашмасак, без үз теләгәнебезгә ирешер идек. Мәскәү түрәләренең һәр әйткән сүзе белән ризалашу дөрес түгел. Мәктәпләр ябылу буенча мисал китерәсем килә. Үз сүзен әйтә белгән, сакларга тырышканнар, аларны саклап калды. Ә теләмәгәннәрнеке ябылды.
– Авылларда шактый башлангыч мәктәпләр ябылды...
– Әгәр өч бала бар икән, мәктәп сакланып калырга тиеш. Бер бала булганда Укытучы йортлары оештырырга мөмкин.
– Дәреслекләр авторы буларак, бүген мәктәп укучылары куллана торган әсбапларның эчтәлеген ничек бәялисез?
– Элек дәреслекләрне булдыру теориясе бар иде. Анда дәреслекнең фәннилек дәрәҗәсе бүгенге фән дәрәҗәсендә булырга тиеш, дип язылган. Шулай ук аның аңлаешлы телдә язылуы, дәреслектә фәннең гамәли кулланылышы күрсәтелүе, укучыга үзлегеннән белем алу мөмкинлеге тудырылуы мөһим. Бүген исә бу шартларның барысы да үтәлеп бетми. Кызганыч, мәктәпне белмәүчеләр китап яза. Элегрәк дәреслек төзү буенча союз күләмендә комиссия эшләде. Хәзер мондый комиссияне юк дип беләм. Әгәр автор язганын нәшриятка кертеп җибәрә алса, ул китап басылып чыга. Аның таләпләргә җавап бирү-бирмәвен тикшереп тормыйлар. Моның өчен дәреслекләр теориясен, практикасын яхшы белгән әгъзалардан торган югары квалификацияле комиссия кирәк.
– Мәгариф тармагын әледән-әле реформалап тору заман таләбеме?
– Реформа булырга тиеш. Җәмгыять үсә, бурычлар, максатлар үзгәрә. Безнең ил тарихына карасак, Октябрь революциясеннән соң реформа кирәк иде. Мәктәпләр системасы булдырылмаган. 1960 елларда белем бирү системасы яңартылды. 90 нчы елларда яңа реформалар турында сүз алып барыла башлады. Ләкин реформа сүзе “модернизация”гә әйләнде. Хөкүмәт җитәкчеләре фикеренчә, без реформа ясарга әзер түгел. Моның өчен финанс чыгымнары кирәк. Аны үткәрсәң, системага күп кенә үзгәрешләр керергә тиеш иде. Бары яңартырга гына кирәк. Модернизация дигәндә, зур булмаган үзгәрешләр күздә тотыла. Бу үзгәрешләр әкрен генә барырга тиеш, моңа матди чыгымнар кирәкми. Хәзерге көндә мәгарифне яңарту процессы бара.
Сәрия САДРИСЛАМОВА |
Иң күп укылган
|