поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
15.05.2012 Сәясәт

Бездә Мәскәүдә эшләрлек җитәкчеләр бармы?

Шушы көннәрдә Россия Хөкүмәтенең яңа составы билгеле булыр дип көтелә. Яңа Премьер-министр үзенең командасын төзегән инде. Әлегә исемнәр хәбәр ителми. Ә кайбер мәгълүматларга ышансаң, алар арасында Татарстан вәкилләре дә булырга мөмкин. Ә сезнең фикерегезчә, республикада федераль Хөкүмәттә эшли алырлык кешеләр бармы?

Илсур САФИУЛЛИН, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:

 

– Минемчә, республикада министр вазыйфаларын башкарган кешеләрнең барысы да Россия күләмендә эшли алырлык дәрәҗәдә тәҗри­бәле белгечләр. Шуңа күрә безнең һәрбер министрны Мәскәүгә чакырырга була. Андыйлар булды бит инде. Элеккеге спорт министры Марат Бариев китте. Марат Хөснуллин Мәскәү хакимия­тендә эшли. Тик ул башкарган вазыйфа федераль министрныкыннан бер дә ким түгел. Әмма бездәге җитәкчеләрне Мәскәүгә җибәрергә кирәк микән? Алар үзебезгә дә кирәк бит. Чөнки министр булып эшләве җиңел түгел. Яңа җитәкче табып була, әмма бу эшне яхшы итеп башкара алырлык кешеләр күп түгел. Шуңа күрә үзе­бездә калсалар яхшырак булачак. Минемчә, яңа Хөкү­мәттә министрлар алмашынса да, эшчәнлегендә әлләни үзгә­решләр күп булмаячак. Президент белән Премьер-ми­нистр урыннарын гына алмашты бит.

 

Наил ХӨСНЕТДИНОВ, “Ак барс” хоккей клубының реклама һәм маркетинг бүлеге җитәкчесе:

 

– Миңа калса, андый кешеләр җитәрлек. Әнә бит, республиканың элеккеге тө­зелеш министры Марат Хөснуллин хәзер Мәскәүдә икенче кешегә әверелде. Андыйлар бездә тагын бар. Димәк, эшли беләләр. Яңа Хөкүмәт җитәкчесе дә үзенә тырыш, вазыйфасын яхшы итеп башкара торган кеше­ләр җыяр дип уйлыйм. Алар бит бездәге үзгә­решләрне күреп торалар. Шуңа күрә яңа Хөкү­мәттә бездән дә кешеләр була икән, бер дә гаҗәпләнмәя­чәкмен. Җитмә­сә, соңгы вакытта Мәскәүгә башка төбәкләрдән килгән җитәкчеләр бик күп.

 

Елена ГОРБУНЧИКОВА, журналист:

 

– Әгәр миннән генә торса, федераль Хөкүмәткә Татарстанның мәгълү­матлаш­тыру һәм элемтә министры Николай Никофоровны алыр идем. Бердән, ул яшь. Икенчедән, инде үз эшен күрсә­тергә өлгерде. Бездән башка кешенең Мәскәүгә китәсен күз алдына китерүе кыенрак. Әлбәттә, кем генә булмасын, Россия башкаласында эшләве дә җиңел түгел.

 

Марат ЗИННӘТУЛЛИН, эшмәкәр:

 

– Казанда эшләсәң ни, Мәскәүдә ни... Җитәкчелек алдында торган җаваплылык һәм эш күләме барыбер шул кадәр үк, минемчә. Мәскәүгә китеп эшли алырлыклары юк икән, Татарстанда җылы кә­нәфи алып та утырмасыннар. Мәсьәләнең икенче ягы бар. Безнең түрәләрнең эше шул кадәр үк мактанырлык ми­кәнни? Юллар җимерек, ТКХны халык гел сүгеп тора, мәктәпләрдә татар теле юкка чыгып бара. Саный китсәң, бездә төзәтерлек кимчелекләр бик күп.

 

Элькин ИСКӘНДӘРОВ, Татарстан Студентлар Лигасы­ның вице-президенты:

 

– Дөресен генә әйткәндә, миндә бу хакта бернинди дә мәгълүмат юк. Мәскәүдәгеләр Татарстан Студентлар Лигасы вәкиленең фикеренә дә колак салыр дип уйламыйм. Әмма кайсыдыр сайтта Рөстәм Нургалиевичны Россия авыл ху­җалыгы министры вазыйфасына чакырырга теләгәннәре турында укыган идем. Николай Никифоровның да Мәскәүгә китүе турында сүзләр йөри. Бу хәбәрләр минем өчен яңалык, әмма гаҗәп түгел. Чөнки бездә федераль дәрәҗәдә дә эшли алырлык җитәкчеләр җитәрлек. Шуңа күрә алар яңа Хөкүмәткә элә­гә икән, бер дә гаҗәпләнмәячәкмен. Чөнки Татарстан инде күптән илнең иң алга киткән төбәкләренең берсенә әверелде. Безнеке­ләрнең тәҗрибәсе бөтен ил өчен файдалы булыр иде.



Ватаным Татарстан
№ 85 | 12.05.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»