поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
21.03.2008 Экология

СУ КАЙГЫСЫ

12 март көнне ТР Дәүләт Советының экология, табигый ресурслар һәм җирдән файдалану буенча комитеты күргәзмәләр комплексында күчмә утырыш уздырды. Ул гидротехник корылмаларының куркынычсызлыгы өлкәсендә дәүләт сәясәтенең ничек тормышка ашырылуына багышланды. Ходай безгә табигый муллыкларны кызганмаган: урман–болыннарыбыз, мул сулы елгаларыбыз хәттин ашкан. Тик алар да кеше хезмәтеннән башка яши, файда китерә алмый һәм бер рәхәтнең мең михнәте дә була шул. Утырышта, сүз нигездә, әнә шул михнәтләр турында барды да инде.

Бүгенге көндә Татарстанда 925 су корылмасы бар. Шуларның 697 се сугару һәм эррозиягә каршы көрәш максатларында файдаланыла, меңнәрчә чакрымнарга сузылган инженерлык корылмалары республика территориясен суның җимергеч көченнән саклау өчен төзелгән.

Әмма әлеге корылмаларның бүгенге торышы утырып еларлык, диләр чыгыш ясаучылар. Иң кызыгы, әлеге корылмалар теге яки бу кырыс белән дигәндәй, кырыкмаса кырык оешма һәм ведомствога кагылса да, аларның җимерелми генә эшләвен тәэмин итәрлек бердәм дәүләт органы юк икән бит. Тагын бер кызык, дөресрәге кызганыч хәл, күп корылмаларның документациясе дә юк. Дөрес, бар алар, тик кай урыннарда тузан өчен ятулары белән кызыксынучы гына юк икән. Төрле ведомство вәкилләре, нигездә, төзәтү, карап тоту өчен акча сорадылар.

Су корылмалары турында мәгълүматлар базасы булмагач, акчаны кемгә, күпме, ничек итеп бирәсе икән соң ул? Бездә иясез буалар да бихисап диделәр. Депутат Х.Миргалимов әйтмешли, РФ Су кодексы аларны хосусыйлаштырырга мөмкинлек бирә бит. Шулай булгач нигә зарланырга? Күрәсең, я бу хата җитди уйланган кеше, я алырга теләүче юк, я җирле түрәләр аяк чала булып чыга инде. Җирле үзидарә вәкилләре исә, буаларны карап тотар өчен җирле бюджетта акча булмавыннан зарландылар. Андый буалар республикада 700ләп икән. Еламаган балага имчәк бирмиләр бит. Депутатлар зарланучыларга закон инициативасы белән чыгарга тәкъдим иттеләр. Искә төште: элек һәр авылда колхоз буасы булып, аны тәртиптә тоталар иде. Ул, беренчедән, янгын куркынычсызлыгы өчен булса, икенчедән бала–чага гына түгел, өлкән яшьтәгеләр өчен дә коену урыны да иде. Хәзер авылларда инешләр саекты, чөнки язгы ташу чишмәләрне ләм белән күмеп китә, ә чистартучы юк. Кайбер авылларда инешләр тавык тезеннән генә һәм, Алла сакласын, янгын–фәлән чыга калса каравыл кычкырып янып бетәсең. Әлеге буалар колхозның яшелчә бакчаларын сугару өчен дә хезмәт итәләр иде. Буаларны карап–саклап тоту өчен җирле бюджетка акча бүлеп бирү мәсьәләсе хәл ителер дип өметләнергә кирәк.

Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов “колхоз буалары”ның социаль әһәмиятенә басым ясады.

Сулыкларның 83 проценты авыл җирендә. Соңгы 5 елда аларның 80–е төзекләндерелгән, ашыгыч рәвештә тагын 220 сенә кеше кулы тию кирәк. Минсәгыйрь әфәнде буа–плотиналарны төзекләндерү өчен бишъеллык программа эшләргә кирәк дип саный. Аның уенча буаларны карап тоту – экологик чисталыкны саклау да ул. Буалар – халыкның ял итү урыны да булырга тиеш.

Акча мәсьәләсенә килгәндә, утырышта катнашучылар җирле бюджетны җиргә салымнан азат итәргә дигән тәкъдим дә ясаганнар иде. Комитет рәисе Ренат Абдуллин фикеренчә, җиргә салым–тиеннәр белән генә исәпләнә һәм ул акчага гына әлләни майтарып булмас. Шулай да салымга кагылышлы законнарны тагын бер карап чыгарга кирәк.

Белгечләр әйтүенчә, 1 млн. кубометр сулы буалар аеруча куркыныч тудыра һәм Республикада андыйлар – 70 тән артык икән. Әгәр плотина җимерелсә, 23,5 мең кеше зыян күрәчәк диделәр. Авария хәлендәге буалар саны исә һаман арта барып, 1997 елда алар 19 булса, 2007 елда 393 кә җиткән.

Депутатларның максаты инде күптән өлгергән мәсьәлә турында тавыш кузгату, бүген килеп туган вәзгыятьне хөкүмәткә, Президентка җиткерү. Ә “җиткерер нәрсәләр” буалар белән генә чикләнми әле. Бездә халыкны табигать бәла–казасыннан саклау өчен зур сулар янында инженерлык корылмалары, ягъни дамбалар төзелгән иде. Проект буенча алар һәр 20 ел саен ремонтланырга тиеш булса да, хәзер кайберләренә ярты гасырга якын кеше кулы тигәне юк икән. Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 2005 елдан башлап әлеге корылмаларны төзәтү–торгызуны федераль бюджет хисабына гамәлгә ашырырга омтыла. Инде, мәсәлән, Яшел Үзән районының Васильево бистәсе янындагы дамбаны реконструкцияләүнең проект–смета документлары эшләнгән дә икән.

Әмма бит әле бүген үк ярдәм көтә торган башка корылмалар да бар. Мәсәлән, Казан дамбасын гына алыйк. Әйтүләренчә су тирәнлеге 54 метрга җитсә, инде Яңа Савин районының шактый өлешенә су басу куркынычы яный. Алабуга, Чистай, Чаллы тирәләрендә дә шундый ук хәл. Куйбышев сусаклагычының 1 мең чакрымга сузылган ярын язгы сулар җимерә башлаган. Түбән Кама районында Красный Ключ бистәсеннән алып Ильинка авылына кадәр арада 70 мең дача участогы бар, ә аларны су басудан сакларга тиешле дамба әлле–хөлле генә.

Утырышта катнашучылар су корылмаларының куркынычсызлыгын тәэмин итәр өчен ведомствоара максатчан республика программасы кирәк, диләр. Ә программа буенча төзекләндерү һәм реконструкция эшләре федераль бюджеттан, ә проект–смета документларын, техник паспортларны, җир участокларының кадастр планнарын эшләү – республика бюджетыннан финансланырга тиеш.

Әйтүләренчә, Брянск, Курган, Томск өлкәләрендә, Пермь, Краснодар крайларында мондый максатчан программалар инде берничә ел эшли икән. Иваново өлкәсендә исә су корылмаларын саклау буенча махсус закон да кабул ителгән. Ә без кемнән ким?


Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 49 | 15.03.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»