11.05.2012 Авыл
Анабызны сатабызмы?
Россия Федерациясендә соңгы вакытларда миллионнарча гектардан артык сөрү җирләре чит ил байлары кулына күчкән. Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, якындагы Пенза һәм Самара өлкәләрендә йөзәр мең гектар чәчүлек җирләренә Даниянең "Тригон Агри" компаниясе хуҗа. Казахстанның "Иволга" компаниясе – 500 мең гектар, Швециянең "Бласк" фонды 600 мең гектар сөрү җиреннән файдалана. Эшләр шулай дәвам итсә, мондый хәл Татарстанга да килеп җитмәсме?
Югыйсә РФ Дәүләт Думасы тарафыннан 2002 елның 26 июнендә кабул ителгән "Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең әйләнеше турында"гы Федераль законда акка кара белән "чит ил гражданнары һәм юридик затлар җирне бары тик арендалау хокукына гына ия була ала" диелгән. Кызганыч, әмма бөтен нәрсә акчага сатылган заманда, чит ил байлары Россия законнарын бозмасалар да, әйләнеп үтү җаен табалар. Моның өчен җирне рәсмиләштергән оешманың Россиядәге берәр агрофирманың филиалы яисә булачак җир иясенең хатыны яки ире Россия гражданы булып саналуы да җитә.
Россия регионнарында дистәләрчә еллар дәвамында бөтенләй файдаланылмаган җирләр мәйданы да миллионнарча гектарлар белән исәпләнә. Җир шарында секунд саен ачлыктан бер сабый җан тәслим кылганда, илнең шулкадәр байлыкны файдаланмый яшәве үзе үк гөнаһтыр. Ходай биргән җирдән тиешенчә файдаланганда, бүген ачлы-туклы яшәүче 850 миллион кешегә беркадәр өлеш тә чыгарып булыр иде.
Мәсәлән, Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә бүген үк авыл хуҗалыгында төп җитештерүче көч – кытайлар. Кайбер авылларда хәзер күпчелек кытайлар яши. Алтай краенда Плотаво авылы күптәннән инде Вань Юань булып санала. Төбәкне исә алар үзләренчә "Төньяк провинция" дип йөртәләр. Бу кадәресе дә – факт.
Сер түгел, бүген чит илләрне Россиядә җирләрнең бәяләре чагыштырмача бик арзан булу да кызыктыра. Әйтик, Көньяк Кореяның бер фирмасы Хабаровск шәһәре янында 10 мең гектар җирне һәм ашлык эшкәртү предприятиесен нибары 6,5 миллион долларга сатып алган! Менә дигән сөрү җиренең гектары 50 долларга төшкән. Моңа тагын предприятиене дә өстәсәң, бөтенләй шалкан бәясе килеп чыга!
Ә Европа илләрендә 1 гектар җир – 14-15 мең доллар, ягьни бездәгедән 300 тапкыр кыйммәтрәк.
Тагын бер проблема – хуҗасыз җирләр. Колхозлар бетерелгәч, Россия авылларында 12 миллионнан артык кешегә пай җире бирелергә тиеш иде. Әмма бу хокуктан нибары 400 мең кеше генә файдаланган! Калганнары кайсы арендага биреп, кайсы җирен сатып "котылган". Авылда бүген җир эшкәртеп, терлек асрап яшәү шактый авыр шул. Бигрәк тә шул җирдә җитештерелгән продукциягә тиешле бәя булмаса. Инде җирләрне дә чит илләргә сата башласак, авылда яшәүнең хаҗәте дә калмый бугай.
Николай ЯКУШКИН, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр проблемалар буенча урынбасары:
– Татарстан авыл хуҗалыгы буенча Россиядә иң алга киткән төбәкләрдән санала. Бездә ташландык җирләр дә әллә ни күп түгел. Аларның да хуҗаларын ачыклыйбыз. Өч ел дәвамында эшкәртелмәсә, җирләр кире кайтарылырга тиеш. Инвесторларга килгәндә – кызыксынучылар бар анысы. Әмма без сөрү җирләрен сату ягында түгел, ә арендага бирү турында сүз алып барабыз. Әгәр авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне вакытлыча файдалануга алып, инвестицияләр кертергә телиләр икән – уйлап карарга була. Бу бит әле – авылда өстәмә эш урыннары да дигән сүз.
Илһам ВӘЛИЕВ, Балык Бистәсе муниципаль район башлыгы:
– Безнең районда узган ел Мәскәүдән "Русский мрамор" һәм "Кызыл Шәрык" компанияләре 3 мең гектар җирне файдалануга алды. Хуҗалыкларга яңа техника, заманча җиһазлар кайтартыла. Инде 200 миллион сумлык эшләр башкарылды. Барлыгы бер миллиард сумга якын инвестиция кертү планлаштырыла. Никадәрле кешене эшле иттеләр. Якын киләчәктә 6 мең башка исәпләнгән терлекчелек комплексы, ит эшкәртү предприятиесе сафка баса. Минем фикеремчә, андый инвесторлар авылга зур файда китерә.
Вәгыйз МӨХӘММӘТОВ, Спас районы Мөхәммәтов исемендәге күмәк-фермер хуҗалыгы җитәкчесе:
– Кешене элек-электән туган җир ашаткан, эчерткән, яшәргә мөмкинлек биргән. Җирне чит ил байларына сатуны бер генә авыл кешесе дә хупламас. Аны шушында туган, үскән кешеләр кайгыртырга тиеш. Иткә, сөткә, ашлыкка тиешле бәяләр булса, безгә башка ярдәм дә кирәкми. Авыл хуҗалыгында бернинди табышсыз эшләп, әллә ни майтарып булмаганны өстәгеләр кайчан аңлар икән?
Салих ГАБДУЛЛИН, Питрәч районы Званка авылы фермеры:
– Кырык елдан артык авыл хуҗалыгында эшләүче буларак, мин чит ил байларына җир сатуга каршы. Бу бит үзеңне генә түгел, киләчәк буыннарны да җирдән аеру кебек була.