|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.05.2012 Мәдәният
Әлмәт театрында “Туфан мәктәбе” эшли башлый14 майда Әлмәт драма театрында “Туфан мәктәбе” проектының презентациясе була. Бу көнне проектның беренче премьерасы “Акбай һәм сарык малае” әкияте күрсәтелә. Проект барышында театр сәхнәсендә Туфан Миңнуллинның балалар өчен язылган әкиятләре сәхнәләштереләчәк. Шәһәр мәктәпләрендә укучылар белән “кече театрлар” оештырылачак. Проектта катнашырга 300 бала сайлап алынды. 14 майда сәгать 11дә театр каршындагы мәйданда булачак тантанада алар да катнашачак. Сентябрь аенда алар «Туфан мәктәбе”ендә артистлардан дәресләр ала башлаячак.
“Туфан мәктәбе” проекты эшендә драматург Туфан ага үзе дә катнашыр дип уйлаган идек, хәзер башкарылачак эшләрне аның якты истәлегенә багышлыйбыз.
Әнисә ТАҺИРОВА |
Иң күп укылган
|