поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 13 Май
  • Солтан Габәши (1891-1942) - композитор
  • Халидә Минһаҗева - журналист
  • Таһир Якупов (1946-1999) - җырчы
  • Миләүшә Таминдарова - мәдәният хезмәткәре
  • Җәүдәт Хөсәенов - көрәшче
  • Рөстәм Нәбиев - блогер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
10.05.2012 Җәмгыять

Эзсез югалган акчалар

Ел башында Татарстан эзтабары, Казан Кремлен­дәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы җитәкчесе Михаил Черепановның җиңел кулыннан, матбугатта сугышта катнашкан солдат-офицерларга банкта счет ачылып һәм акчалары шунда җыелып барып, аларны хәзер хатыннары, балалары алырга мөмкин икән, дигән хәбәр таралды.

Бу хәбәрдән соң меңләгән кеше шул акчаны алу артыннан йөри башлады. Ләкин, безнең илдә нинди эшнең җиңел генә эшләнгәне бар соң? Бигрәк тә акчага кагылганда. Әнә газета укучыбыз Тәския апа да күпме акчалар түгеп, документларының кү­чермә­ләрен ясатып, Мәскәүгә хат юллаган, ә ике ай үткәч, аннан кеше аңламаслык җөмләләр белән язылган хат кына алган.

Бөек Җиңүнең 67 еллык бәйрәме уңаеннан, алар, дәү­ләт җитәкчеләре ичмасам әнә шул проблеманы булса да хәл итәр, ә тыл ветераннары, безне дә искә алып, берәр төрле бүләк ясарлар, дип өметләнгән иде дә, янә булмады. Аларның башка мөһимрәк эшләре – урын алыштырышу уены уйныйсылары бар шул.

Ә чынлап та, булганмы соң ул акчалар? Солдатларга, офицерларга сугыш чорында “хезмәт хакы” түләнгәнме?

“Версия” газетасы мо­ңарчы халык күзеннән яше­релгән архив документларына нигезләнеп, сугышта катнашучыларга акча түләнгән, һәм аз да түгел, дип яза. Гомумән, СССРда сугышка кадәр дә солдатларга күпмедер кү­ләмдә акча түләп бару практикасы булган икән. Мәсәлән, пехотада хезмәт иткән солдатка 1939 елда ай саен – 8,5, ә рота старшинасына 150 сум түләгәннәр. Офицерлар, дә­рә­җәсенә карап, күпкә артыграк алган: 625 сумнан 2000 сумга кадәр. (Чагыштыру өчен: 1941 ел башында бер шешә аракы 3 сум 40 тиен, ә сугыш вакытында 11 сум 40 тиен торган. Кулдан сатып алганда бер бөтен ипи бәясе 100-150 сум булган).

Сугыш башлангач хәлләр үзгәрә. 1941 елның 23 июнендә үк Оборона наркоматының финанс идарәсе хәрәкәттәге армиядә булган солдат һәм офицер­ларның окладларына өстәмә (полевые деньги) түли башлый. Мәсәлән, 40 сумнан кимрәк алучыларга – 100, аннан күбрәк алучыларга 50 һәм 25 процент күләмендә. 1941 ел­ның 10 июлендә Оборона наркоматы карары бе­лән партизаннарга һәм Мәскәүне саклаучы халык опол­чениесендәгеләргә дә (башкалада гына да шундый 12 дивизия туплана) эш урынындагы ок­ладлары күләмендә хезмәт хакы һәм “полевые деньги” санала башлый. 1941 елның июль ахырында Ста­линның хәрби-һава көчлә­рендә батырлык күрсә­тү­челәрне бү­ләкләү турындагы боерыгы пәйда була. Аның нигезендә дошман самолетын бәреп төшергән очучыга 1000 сум күләмендә премия түләнә. Ә дошман аэродромындагы самолетларны юк иткән һәм Берлинны бомбага тоткан өчен 1500-5000 сум күләмендә премия языла. Курск бәре­леше алдыннан Сталин танкистларга, соңрак Хәрби-диң­гез флотында хезмәт итүче­ләргә дә шундый “прәннек” вәгъдә итә. 1943 елның 24 июненнән башлап Сталин боерыгы нигезендә мондый бүләкләү системасы Кызыл Армиянең барлык сугышчыларына да кагыла башлый.

Ул акчаны күчерү өчен, сугышчы теләге белән, СССР Дәүләт банкында счет ачыла һәм тиешле сумма шунда күчерелеп барыла. Шул елларда военторглар оештырылып, аларның берничә ке­шедән торган отрядлары сугыш туктап торган арада частьларга килеп, кәгазь-карандаш, теш порошогы һәм щеткасы, кырыну кирәк-яраклары, тарак-көзге, энә-җеп, төймә, тәмәке савыты, мөштек ише әйберләр саталар. Шул ук военторглар, солдат теләге белән, аларның өйләренә посылка да салалар. Сугыш вакытында алар­ның 5 миллион шундый посылка җибәрүе документлар белән расланган.

Әлбәттә, солдат һәм офицерларның бу акчаны алу-алмавы хәрби часть, рота, взвод командирларының һәм часть финансистларының үз вазыйфаларын ничек үтәвеннән, намуслы булу-булмавыннан да тора. Нәкъ менә алар­ның кешелексезлеге, кайчак наданлыгы сәбәпле, солдат­ларның күбесе бу акчаны күрми, ә кайберләре бу хакта белми дә. Икенчедән, еш кына аларны бу акчаны ирекле-мәҗбүри рәвештә оборона фондына күчерергә мәҗбүр итәләр. Шул рәвешле фондта 11 миллион сум акча җыела һәм ул танклар, самолетлар төзүгә тотыла. Бары тик ушлы офицерлар гына оборона фондына күчерелгән суммадан калган өлешен тылга – өйләренә озаталар. Аны исә район хәрби комиссариатлары сугышчыларның хатыннарына, әниләренә бирә. Кайбер солдат, офицерлар сугыш вакытында җыелган акчаларын кайткан вакытта, кайсы кайткач юллап ала. Ә менә үлеп калганнарның күбесе­нең меңнәрчә сум акчалары эзсез югала. Михаил Черепанов әнә шул акчалар турында сүз алып бара да инде.

Кызганыч, интернетта күпме казынсам да, мин бу акчаларны хәзер ничек юллап алу мөмкинлеге хакында мәгълүмат тапмадым. Анда бары М.Черепановның мәгъ­лүм язмасы гына бар. Ә менә сугышта үлеп калган яки хәбәрсез югалганнар хакындагы мәгълүматларны Бөек Ватан сугышы тарихына багышланган һәм Мемориал сайтларында эзләп карарга була. Тик моның бер авырлыгы бар. Элегрәк авыл советларында, хәрби комиссариатларда эшләүчеләрнең игътибарсызлыгымы-наданлыгымы аркасында, татарларның, рус милләтеннән булмаган күпләрнең исем-фамилия­ләре хата белән язылган. Еш кына аларның исемнәрен “җиңеләйтеп” тә атаганнар. Мәсәлән, Мифтахетдин, Мәснә­ви, Минһаҗлар – Михаил, Нәгыймулла, Нәкыйпләр Николай булып йөргәннәр. Орден-медальләр дә әнә шул Михаил, Николай исеменә бирелгән, шул сәбәпле еш кына ияләрен “тапмыйча” калган. Банкларда ачылган счетлар белән да шулай булуы бик мөмкин.

Р.S. Халкыбызның тиң­дәшсез орышта – Бөек Ватан сугышында Җиңү яулавына 67 ел тулуны быел да төрле чаралар белән билгеләп үтәчәкләр. Мәктәпләрдә укучылар иншалар язса, мәдәният учакларында концертлар булыр, социаль яклау оешмалары, кайбер коллективлар чәй өстәле артында очрашулар уз­дырыр. Ләкин, олыгаю сәбәпле, сугыш мәхшәрендә кайнаганнар гына ул чараларда бик аз катнашыр. Беренчедән, сугыш ветераннары бик аз калды инде, икенчедән, исәннә­ренең дә сәламәтлекләре чамалы гына. Шул сәбәпле алар өйдән чыгып та йөри алмыйлар. Онытмыйк аларны, һәммәсенә игътибар, ихтирам күрсәтик! 


Люция ФАРШАТОВА
Ватаным Татарстан
№ 82 | 06.05.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»