|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.05.2012 Дин
Тинчурин театрында намаз уку бүлмәсе бар (ФОТО)Биш вакыт намазын калдырмаучылар өчен сөенечле хәбәр – Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында бөтен уңайлыклары булган намаз уку бүлмәсе булдырылды. Намаз бүлмәсе дигәннәре зал тутырып утырган халыкны сыйдырышлы зур урын түгел. Әмма намаз бүлмәсе бик матур, уңайлы. Бүлмә диварларына шамаилләр эленгән, идәненә келәмнәр җәелгән. Шулай итеп, хәзер сәнгать әһелләре дә, спектакльгә йөрүчеләр дә биредә иркенләп намаз укый, күңелләренә тынычлык таба ала.
--- |
Иң күп укылган
|