20.10.2008 Мәдәният
"АЛТЫН МӨНБӘР"ДӘ ЖУРНАЛИСТЛАР КОНКУРСЫ
Хөрмәтле коллегалар! “Алтын мөнбәр” кинофестиваленең матбугат үзәге журналистлар арасында конкурс игълан итә.
Җиңүчеләр 3 номинациядә билгеләнә:
Иң яхшы фоторепортаж
Иң яхшы телесюжет
Иң яхшы басма материал
Конкурс эшләре фестивальнең матбугат үзәгендә 9.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. “Сувар-плаза” сәүдә үзәге, 2 кат. Эшләрнең ике нөсхәдә булуы шарт.
Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.