поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
05.05.2012 Сәясәт

Буада хакимият башлыгы алышынырга мөмкин

“Intertat.ru” хәбәрчеләренә рәсми булмаган чыганаклардан мәгълүм булганча, тиздән Буа районы башлыгы Рафаэль Әбүзәров үз кәнәфиен бушатачак. Моның сәбәбе – район кысаларына гына сыймыйча бөтен республикага таралган, ветераннар өчен төзелгән торакка бәйле низаг.

Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан Буа фронтовикларына бүләк ителгән фатирларның сыйфаты шул дәрәҗәдә начар булган ки, картлар анда яшәүдән баш тарткан. Фатирларда ремонт ясалганнан соң быел район җитәкчелеге янә аларны ветераннарга тәкъдим иткән. Шуңа да хәзер алар тапкыр өй туйлары үткәрәчәк.

Яңа дигәнең – янәдән кыйммәткә сатылган иске

Сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү буенча федераль программа кысаларында 2010 елда Буа районына 658 миллион 353 мең сум күләмендә акча бүленгән (бу район бюджетының табыш өлешенә тәңгәл). Әлеге акчаларга 698 ветеранга яңа уңайлы йортлар төзеп булыр иде, әмма җирле түрәләр башка юл сайлый. Алар буш торган 12 бина таба, алар арасында элеккеге тулай торак, сельпо, иске мәктәп, кошчылык фабрикасының административ бинасы бар, хәтта җирле наркодиспансерны да торак итеп үзгәртергә карар кылалар. Әлеге биналарның барысы да аукционга куела һәм аларны җирле төзелеш оешмалары – “Төзелеш технологияләре” ҖЧҖ, “Буа ПМК-5” ААҖ, “Квен” ҖЧҖ сатып ала... Иң зур объектларны “Буа ПМК-6” ҖЧҖ ала, аның белән Буа районы хакимияте башлыгының туганы Раян Әбүзәров җитәкчелек итә.

Күчемсез милекне сату буенча аукционнар кагыйдәләрне бозып башкарыла. Әйтик, наркодиспансер бинасын саткан вакытта “Буа ПМК-6” ҖЧҖнә шәхси зат – Чулпан Дәүләтшина көндәшлек тудыра. Ике катнашучы да 795әр мең сум күләмендә акча кертә, сату-алу үткәрелә, нәтиҗәдә бина җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә бирелә. Читтән караганда фирма гадел юл белән җиңгән кебек күренсә дә, шунысы сәер: аның белән наркодиспансерга ия булыр өчен көрәшкән Чулпан Дәүләтшина шул ук фирманың хисапчысы булып чыга. Нечкәлекләргә ачыклык кертү өчен ханымны Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенә чакырткач, Дәүләтшина аукцион процедурасын искә төшерү генә түгел, шундый зур суммадагы акчаны каян алуын да аңлата алмый.

Төзелеш фирмалары җитәкчеләре ветераннар өчен сатып алынган биналарны үзгәртеп кору өчен озак баш ватып тормый: гипсокартон бүлгеләр куя, обой ябыштыра, линолеум җәя. Төзүчеләр әлеге фатирларны тантаналы шартларда ветераннарга тапшырып, һәркайсы өчен 900 мең сумнан артык акча ала. Президентның коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе узган ел үткәргән тикшерү материаллары нигезендә, шул рәвешле 500 дән артык өлкән яшьтәге кешене фатирлы иткәннәр...

Бүләк ителгән торакның канализациясенә карамыйлар?

Тиздән торакның “чын күңелдән” бүләк ителмәве ачыклана: гипсокартон бүлмәләрдә диварлар яшел таплар белән каплана, обойлар куба, линолеум сырланып кабара башлый. Иске авыл кибетләре бинасындагы биредә күптәннән яшәүче күселәр үзләрен сиздерә башлый, күп кенә фатирларда су, җылыту, канализациягә бәйле уңайлыклар проблемасы иң җитди мәсьәләгә әверелә. Нәтиҗәдә, беренче кышта ук ветераннар өчен салынган йортларда яшәүчеләр бүләк ителгән фатирларын калдырып, үзләренең тузган торакларына әйләнеп кайта. Ә республиканың Дәүләт төзелеш күзәтчелеге хезмәте үткәргән тикшерү һәр ветеран йортында төзелеш эшләрен башкарган вакытта күпсанлы кагыйдә бозуларны ачыклый.

Шунысын да искәртик, мисал өчен, Г.Д.Зарипова өлешенә фатирга әйләндерелгән элеккеге кибет тигән, ул суд аша сыйфатсыз торакны “Буа ПМК-6” фирмасына кайтарып бирергә омтыла. Тикшерү барышында төзелеш гөнаһларыннан тыш, тагын бер тупас кагыйдә бозу очрагы ачыклана: килешү буенча Зариповага 42,8 квадрат метрлы фатир бирелсә, чынлыкта аның зурлыгы 38,6 метр гына булып чыга. Шуңа да карамастан, суд киметелгән мәйдан, вентиляция булмау һәм салкын идәннәр “яшереп калдырылган кимчелек түгел” дип, ветеран белән төзелгән килешүне өзүдән баш тарта.

Фатирлар ремонтланса да, күңелдә юшкын калды

Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе узган елның җәендә үткәргән тикшерү нәтиҗәләре нигезендә, Буа җитәкчеләре һәм ветераннар өчен торак төзергә тиешле эшкуарлар кагыйдә бозуларны бетерергә тиеш була. Май бәйрәмнәре алдыннан хакимият башлыгы Рафаэль Әбүзәров ышандырганча, бүгенге көндә алар бетерелгән инде. Буа районы хакимиятеннән редакциягә ветераннар 2012 елның апрель аенда имзалаган сканердан чыгарылган распискалар да җибәрделәр. Өлкән яшьтәге кешеләр ремонтның сыйфатына дәгъвалары булмавын белдергән.

Президентның коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Буа аерым контрольгә алынган. Шуңа да чираттагы тикшерү барышында төзелештә кимчелекләр ачыкланса, тагын бер кат эшләргә тиеш булачаклар. 


Алексей УГАРОВ
Интертат.ру
№ |
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»