02.05.2012 Мәдәният
Туфан Миңнуллин үзенең соңгы интервьюсында: Фәкыйрь язучыга акча кызгану – дәүләт эше түгел!
Быелгы шигырь бәйрәме башка еллардан үзгә дә, сәеррәк тә булды. Бөек әдип Габдулла Тукай туган көнендә, аның премиясен игълан иткәндә мөнбәрдә шагыйрь-язучыларның булмавы күңелгә ничектер авыр булып китте. Миңа гына түгел, әдәбият һәм сәнгать әһелләренең күбесе моның белән канәгать түгел. Мәйданда кырмыска оясындай гөж килгән халык арасында, бу бит архитекторлар премиясе түгел, диючеләрне дә ишеткәләдем.
Сүз дә юк, Кол Шәриф – изге урын. Казанның йөзек кашы булырдай архитектура һәйкәле. Бу өлкәдә хезмәт куйган сигез кешегә Тукай премиясе тапшырдылар. Лауреатларны Татарстан Премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева игълан итте.
– Һәрберегез тиенләп җыйган акчаны Кол Шәриф мәчетен төзүгә исраф иттегез, – ди Тукай премиясе лауреаты Зөфәр Галиуллин. – Шәмсебикә апаны гомергә дә онытмам. Мәчет төзегән урынга килеп, эшчеләргә икмәк күтәреп алып килә иде. Бу безнең генә премия түгел, ә татар халкына бирелгән бәя. Кол Шәриф Малайзия күргәзмәсендә иң мәшһүр ун мәчет исемлегенә кертелде. Кәгъбәтулла, Зәңгәр мәчетләр арасында безнеке дә бар.
Әлбәттә, бу премиягә шатланабыз. Әмма бирегә җыелган халык мәйданда шагыйрьләрен, язучыларын, сәнгать әһелләрен көтә. Алар лаек түгелмени, унике кеше арасында милләткә хезмәт иткән, Тукай исеме аталган премияне йөртерлек милләтпәрвәрләребез юкмыни, дип гаҗәпләнә. Быел бит дәүләт казнасында өч премиялек акча каралган булган. Мин исә халык шаулаушкан урыннан читкәрәк китеп, унҗиде кешедән торган премия тапшыру комиссиясенең әгъзаларын эзлим. Ачылмаган серне, халыкның борчыган соравын аларга бирәсе иде. Әдәбият һәм сәнгать әһелләренең күбесе Төрекмәнстанда узачак Татарстан көннәренә сәфәргә киткән булып чыкты. Минем тел төбемне аңлагандай, каршыма бәйрәм тантанасына чираттагы сессиядән йөгерә-чаба килүче танылган драматург Туфан ага Миңнуллин очрады.
– Минем өчен бүген бәйрәм шомлы, күңелсез, – ди Туфан ага. – Бүген Тукай премиясенә лаек булган коллективка һич кенә дә сүзем юк. Ләкин быел нигезләмә буенча өч премия каралган булган. Һәм болар бирелергә тиеш иде. Минем ишетү буенча, лаеклы лауреатлар юк дигәннәр. Кем әйткән аны? Камил Кәримов, Нәбирә Гыйматдинова, Клара Булатова, Айдар Фәйзрахмановлар лаек түгелме? Премия тапшыру комиссия әгъзалары арасында татарча китап укымаган кешеләр бик күп. Анда татар китабын бары тик ике кеше укый. Шуңа күрә аларның татар әдәбиятына бәя бирергә хаклары юк. Икенче ишеткән фикерем болай: имеш, тәкъдим ителгән кандидатлар арасында лаеклар күп. Берсенә бирсәң, икенчесе читтә кала һәм алар арасында ызгыш чыга, диләр. Чыксын! Нәрсәсе начар аның? Премияне хатын-кыз бүлешкәндә, һәрвакыт тавыш чыга, хәтта сугышлар була. Ызгышырлар иде дә, аннары туктарлар. Киләсе елга башкалар алачак. Фәкыйрь язучыга акча кызгану – дәүләт эше түгел. Татар әдәбиятын белмәгән кешеләр премия тирәсендә шау-шу куптарып, әдәбиятның дәрәҗәсен төшереп, анда рәтле әсәр язучы юк икән, дип сүз чыгарулары күңелгә шом өсти. Премиянең күләмен азайтырга җыенмыйлармы икән, дигән фикер дә килә. Бәлки, хоккеистларга акча җитми торгандыр?
Туфан абый үзе дә бик күп еллар бу комиссиядә иде. Бу четерекле эштән китүенең сәбәбен язучы болай аңлатты. Туфан абый әлеге дә баягы кандидатларның ыгы-зыгысыннан арынып тору максатыннан китсә, икенче сәбәп – комиссия әгъзалары арасындагы ризасызлыктан тәмам гаҗиз булган. Заманында Харрас Әюпка Тукай премиясе бирү өчен шактый көрәшкән. Ә анда татары да, урысы да, кем соң ул, дип сорау биреп, Туфан абыйны алҗытып бетергән. "Нишләп әле мин теләмәгән кешеләргә татар әдәбияты турында сөйләп утырыйм, дидем дә үтенеч язып, комиссиядән киттем", – ди ул.
Премия лауреатларына тавыш бирүнең төрле формалары бар икән. Туфан абый әйтүенчә, кабат-кабат тавыш биргән вакытлары да булган. Шунысы да бар: әгәр дәүләт өч премия билгеләгән икән, комиссия әгъзалары хәтта дүртенче премия бирүне яклый ала. Нәтиҗәгә ирешү биредәгеләрнең ничек итеп үтемле сүз әйтә белүеннән дә тора икән.
Танылган шагыйрь Ркаил Зәйдулланы да Тукай туган көнен лауреатларсыз үткәрелүе гаҗәпләндерә: "Премия "беренче" дигән сүз бит инде, кандидатлар исемлегендә куелган алты әдипнең берсе дә беренчелеккә тартмый диюләре үзе үк бик сәер".
Татарстан дәүләт фольклор музыка ансамбле җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановның бу премиягә ия булмавы гаҗәп. Туфан абый әдипләрнең әсәрләрен белмиләр дигән кебек, Айдар абыйның иҗатын, куйган хезмәтләрен белмичә "Җырлыйк әле!" тапшыруының алып баручысы итеп кенә күзаллаганнар, күрәсең. Ул куйган концерт программалары, Тукайга багышланган гаҗәеп эчтәлекле концертлар, чит илләрдә татарны таныткан милли хәзинәләре?! Ярар, комиссия әгъзалары әйткәнчә, быел премиягә лаек булырлык шәхесләр юк дип тә уйлыйк ди. Ә берничә еллар элек концерт программалары өчен шактый гына дирижерлар Тукай премиясенә лаек булды. Ә алдагы елларда премия алган әдипләр? Алар белән чагыштырып карасак, быелгы кандидатларның иҗатлары кайсы яклары белән ким? Кайтышрак булмаса әле. Халыкны, әдәбият һәм сәнгать әһелләрен әнә бу гаделсезлек борчый. Димәк, таләпчәнлекне алдагы еллардан ук башларга кирәк иде.