поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 13 Май
  • Солтан Габәши (1891-1942) - композитор
  • Халидә Минһаҗева - журналист
  • Таһир Якупов (1946-1999) - җырчы
  • Миләүшә Таминдарова - мәдәният хезмәткәре
  • Җәүдәт Хөсәенов - көрәшче
  • Рөстәм Нәбиев - блогер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
02.05.2012 Җәмгыять

Татар зиратына тәре куйганнар

Почтадан «Бәхет хатлары»н (штраф түләү кәгазьләрен шулай дибез) алып кына чыккан идем. Автобус килгәнче дип, шуларны карарга тотындым. Артымда ишетелгән «Кая бара бу дөньялар!» дигән сүзләргә игътибар итмәгән дә идем. Авыр итеп көрсенгән тавышка исә борылып карарга уйладым. Сөйләшеп киттек. Берәүнең күңеленә татар газетасында басылып чыккан бер мәкалә тәэсир иткән икән. Анда: «Шәригать мөселман зиратларында портретлы кабер ташлары куюны тыя», – дип язылган булган. Һәм шунда ук яңа танышым җан тетрәткеч бер вакыйга турында сөйләп алды.

Үткән җәйдә Самосырово зиратына әбиләре янына барганнар. Иске татар зиратында урын булмагач, әбиләрен әлеге зиратның татарлар күмелә торган өлешенә җирләгән булганнар. «12 ел буе күрмәгәнне быел күрдек», – ди. Әбиләре янында гына яңа кабер барлыкка килгән. «Аның нәрсәсе бар инде: зираты булгач, кабере дә булыр!» – диярсез. Анда татар ире җирләнгән. Нык яраткан булса кирәк, марҗа хатыны иренең каберенә зу-у-ур итеп, агачтан тәре ясатып куйган. «Ни өчен килгәнебезне дә онытып, шул тәредән күзләребезне ала алмыйча, беркавым шаккатып тордык. Әле генә башыма шундый уй килде: мөселман зиратына сурәтле кабер ташлары куярга ярамаса да, тәре куярга рөхсәт бармы икәнни?!» – дип сүзен тәмамлады Гөлнур ханым.          

Аның яныннан авыр хисләр белән киттем. Чыннан да, бик күңелсез хәл бит инде бу. Гомер буе мөселман динен тотып, биш вакыт намазын калдырмаган ак әби янында күрше булып тәре торсын инде. Башка сыймаслык хәл...           

«Былтыр тәре генә куйганнар. Инде ел саен веноклар куя башларлар», – дип уйлап кына бетерүем булды, үзем белән булган бер вакыйга искә төште.            

Май бәйрәменә авылга кайткач: «Әтиебезнең кабер өстен чистартып, берочтан чәчәкләр дә утыртырбыз», – дип, апам белән зиратка киттек. Эшләребезне бетереп, кайтыр юлга борылдык. Кайтканда, яңа каберләрдәге язуларны укый-укый, бераз читкәрәк киткәнбез. Каршыбызда кара әйберләр күреп, имәнеп киттек. Җирдә өч венок ята иде. Аларны көздән куйган булсалар кирәк. Әйләндереп, язуларын укыдык. Өчесе дә Кәрим исемле егеткә багышланган. Берсе – хезмәттәшләреннән, берсе – тормыш иптәше Людмиладан, ә өченчесе – иң шаккатырганы – юл һәлакәтенә очрап вафат булган егетнең әти-әнисеннән иде. Чеп-чи татар малаена «менә дигән бүләк». Кара киң тасмага алтын хәрефләр белән язылып, купшы чәчәкләрдән үрелгән венок, чыннан да, бик матур иде. Бәлки, килен әти-әниләренә әйтеп тә тормыйча эшләгәндер әле моны. Ә менә кемдер, татар зиратының мыскыл ителүенә түзә алмыйча, кабер өстеннән читкә алып ыргыткан. Ә бәлки балаларының хәлен белергә кайтучы ата-аналар үзләредер...

Без зираттан чыкканда, әкрен генә яңгыр сибәли башлаган иде инде. Үзебез утырткан чәчәкләрнең, беркемдә дә начар фикерләр уятмыйча, киресенчә, күзләрне иркәләп, килгән кешеләрдә соклану тудырыр дигән инану белән өйгә атладык. 


Роза ВӘЛИӘХМӘТОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»