поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 11 Май
  • Рөстәм Закиров - җырчы
  • Мансур Сафин - язучы
  • Фәния Хуҗиәхмәт - журналист, нәшир
  • Шамил Гаффаров - дәүләт эшлеклесе
  • Сәет Раинбәков - җырчы
  • Гүзәл Минакова - актриса
  • Эдуард Үтәгәнов - шоумен
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
28.04.2012 Җәмгыять

Татар - шайтан таягы

Шайтан таягы дигән үсемлекне белмәгән кеше юктыр. Галәмәт чәнечкеле, ачык шәмәхә-алсу төстәге үсемлек ул. Биеклеге 2 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Аның чәчәге көзен ата торган кашкарый чәчәгенә охшаган һәм ул, кашкарый кебек үк, астралар семьялыгына керә. Иң кызыгы шунда – шайтан таягының урысча аталышы – татарник! Бәлки урыслар, татарны кимсетеп, шайтан таягы белән чагыштырганнардыр.

Безнең татар кебек изелүгә, мыскыллауга дучар ителгән, җаны җәрәхәтләнгән, иманы тапталган тагын берәр халык бармы икән? Халык санын алганда, төрле милләтләргә бүлгәләп киметергә тырыштылар, ләкин татар барыбер җаны, рухы белән татар булып калды. Татарны нишләтеп кенә карасалар да, ул яши, аны берничек тә бетерә алмыйлар. Нәкъ шайтан таягы кебек, чәчәк атып яши.

Шайтан таягы чәнечкеле генә түгел, гаҗәеп файдалы дару үсемлеге дә. Аның составында бик сирәк очрый торган биологик актив матдә – силимпарин бар. Ә ул гепатоп-ротектор булып тора икән, ягъни бавырны дәвалый һәм саклый. Шайтан таягында цинк, селен, бакыр, майны таркатучы барлык витаминнар, кверцитин, флаволигнан һ.б. бар икән. Һәм шуңа күрә дә ул бик күп дарулар составына кертелә. Шикәр диабеты, симерү, күз күреме начараю, йөрәк-кан тамырлары авырган вакытта да ярдәм итә шайтан таягы, дөресрәге аның кайнатмасы. Организмнан токсиннарны, радиацияне куып чыгару өчен, химия яки нурланыш терапиясеннән соң аның төнәтмәсен эчәләр. Дәвалау максатыннан, аның барлык өлеше дә файдаланыла.

Татар да шундый бит! Йортына килеп керсәң, милли ризыклары – чәкчәк, бавырсак, өчпочмак, кош телләре белән мәтрүшкәле, җимешле чәй эчертеп, булган кайгыларыңны эретеп, йөрәгеңә шифа сала. Аның милли бизәкләрен күрсәң – үзе бер гүзәллек, алка-муенсалары, чулпы-хәситәләре, чигүле, каюлы читекләре, кәләпүш-түбәтәйләре, четәрле тәрәзә кырыйлары – үзе бер хәзинә. Ә җырлары, милли көйләре – “Карурман”, “Зөләйха”, “Рәйхан”, “Гөлҗамал”лар – йөрәккә шифалы дәва. Бер халыкта да булмаган Сабан туе туганнарны, дусларны-кардәшләрне очраштырып, җанга рухи дәва бирә!

Менә шулай! Татарник дип әйтсәләр, кимсенмәгез! Татар, чыннан да, шайтан таягы белән бер! Беркайчан бетми, мәңге яши!

Арча районы, Наласа авылы. 


Гөлчирә НӘҖМЕТДИНОВА
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»