поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 12 Май
  • Марат Галимов - җырчы
  • Хатыйп Миңнегулов - галим
  • Чулпан Фәттахова - журналист
  • Алинә Кабаева - гимнастка
  • Ширияздан Сарымсаков (1911-1999) - актер, режиссер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
28.04.2012 Ир белән хатын

Зөлфәт Зиннуров: «Хатыным әниемә охшаган»

"Яңа гасыр" телевидениесендә "Аулак өй" тапшыруын алып баручы Зөлфәт Зиннуров заманында кемнәрнең генә башын әй­лән­дермәде икән?

Әле хәзер дә аның өчен җан атучы кызлар күпме! Тик, өйлән­мим әле мин, дип шансон җырлап йөргән егет, шалт итеп кенә камыт киде дә куйды. Моңа ачулары килгән кызлар социаль челтәрдә хатынын "чәйнәп" бетерә язганнар иде. Менә бит, гаиләле кешегә дә тынгы юк. Зөл­фәт белән очрашырга теләгәч, ул: "Гаилә корганга күптән түгел бит әле", – дип баш тартмакчы иде. Тик Гөлназ Зөлфәткә караган­да да ачыграк, кунакчыл булып чыкты. Мондый кешегә кияүгә чыгуыңны сизми дә каласыңдыр, ә менә яшәве авыр түгел микән?

"Без Зөлфәт белән Интернет аша таныштык. Мин беренче булып аңа яздым. "Синең белән танышасым, күрешәсем килә",– дидем. Һәм үземнекендә нык тордым. Зөлфәтне үҗәт булуым шаккатырды булса кирәк. Һәм нинди кыз икән бу дип, ул минем белән күрешергә булды. Шул вакыттан, үзебез дә сизмәстән, бер- беребезгә якынайдык, очраша башладык",– ди Гөлназ.

Ул Зөлфәтне беренче күрүдә үк ошаткан икән. "Гадел, кешелекле, ачык, уен-көлкеле, туганнары, дуслары өчен үлеп торуы миңа бигрәк ошады. Мондый ир белән яши алыр идем, дип уйладым. Тик баштарак янында һа­ман саен кызлар бөтерелгәнгә көнләшә идем. Хәзер кызыбыз да тугач, көнләшер сәбәп тапмыйм. Аның иҗатын, үзен яраталар икән, мин моның белән горурланырга гына тиеш. Гаиләсе өчен барсына да әзер кеше бит ул. Иң беренче планда һәрвакыт гаиләсе тора. Мин шуңа бәхетле дә. Зәлияне кулыннан да төшерми. Әллә ничә бала үстергән әти диярсең! Кыз да ул кайтуга сөенеп үзенчә "җырлый" башлый. Мин аңламый торган телдә әллә ниләр сөйләшәләр.Менә шул вакытта гына көнләшүем мөмкин",– ди ул, елмаеп.

Бу вакытта ишектән, балкып, Зөлфәт кайтып керде. "Әле тиз генә өйләнермен, димәгән идем. Гөлназ гашыйк итте дә куйды. Әниемә охшаган булуы да тәэсир итте булса кирәк. Икесе дә – теш табиблары. Икесенә дә, укып бетергәч, эшкә Чаллыга юллама биргән булалар. Икесе дә, кияүгә чыгып, анда китми калалар. Җитмәсә, сулагайлар да. Саный китсәң, охшаш яклары бик күп",– дип сөйләп китте.

– Гөлназ белән очрашасы кичне, мартның 17сендә мин дискәтүк алып бара идем. Аны да үзем белән иярттем. Озак та йөрмәдек, августта инде кыз сорарга Чаллыга кайттым. Тиз генә өйләнеп куярга вакыты җитү, хисләрдән исерү сәбәпче булды. Гаиләле булгач, башкача яши башлыйсың икән. Сине өеңдә яраткан кешең, нәни сабыең көтеп торганны белеп эшләүгә ни җитә! Өйгә кайтасың килеп кайтудан да артык ни бар икән соң? Гаилә булгач, табак-савыт шалтырамый тормый, төрле вакытлар була. Мин кайвакыт кызып та китәм. Әмма тиз генә сүнәм дә. Гөлназ сабырлыгы бе­лән гаилә җылысын саклый бе­лә,– ди.

Гөлназның бу сыйфаты да – "Саба әнисе"ннән. Каенанасы да беркайчан алар арасына кысылмый "Үзегезнекен үзегез беләсездер", – дия икән.Тикмәгә генә, килен – каенана туфрагыннан, димиләр шул.

"Бала туу безне тагын да якынайтты гына. Мин, гомумән, балаларны бик яратам. Кызым тугач, миннән дә бәхетле кеше булмагандыр ул! Хәзер дә кызым Зәлия янына ашыгып кайтам. Әбиләренә кунакка китсәләр, бик сагынам үзләрен",– ди ул.

Гаиләдә тынычлык, татулык булу хатын-кыздан тора, диләр. Әмма янәшәңдә сине яратучы кешең барын тоеп, тырыш ир-атның җилкәсенә таянып яшәгән хатын-кыз киресенчә уйлый. "Ха­тын-кызның бәхете – ирнең нинди булуында. Кирәк вакытта иң­нәренә башың салып, серең сөйләр кешең булса, бер генә матур сүзе белән күңелеңне күтәреп җибәрсә дә, хатын-кызга күп кирәкми бит. Ә минем Зөлфәтем матур сүзен жәлләми, ә мин аннан да күбрәк әйтәм",– ди Гөлназ.

Кешеләргә ихтирамлы, кече күңелле, нинди гозер белән генә шалтыратсаң да, ярдәм итәргә ашыгучан Зөлфәт үзенә ныклы тәрбия биргәннәре өчен әти-әнисенә рәхмәтле. Үз көче белән барысына да ирешкән егет ул. Утызга кадәр гаилә кормый йө­рүе дә аңа кызлар күзе төшмә­гәнлектән түгел, иң элек максатларына ирешергә теләвеннәндер, минемчә. Чын мөселман ир-аты агач утыртырга, йорт салырга, малай үстерергә тиеш бит. Зөл­фәт агачларны бихисап утырткан, йортын да җиткезеп килә, малай да озак көттермәс, Зәлиягә энекәш алып кайтырлар әле.

 


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 76-77 | 27.04.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»