|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.04.2012 Юмор
“Печән базары” сатирик әсәрләр конкурсы(«Печән базары» конкурсының нәтиҗәләре Татарстан язучыларының XVII съездында (18 майда үтә) игълан ителеп, журналның 6нчы санында басылачак.) И КАЗАН... И Казан, нурлы Казан!.. Яңгырый моңлы азан, Дипломлы кеше күбәйде, Никтер күбесе — надан? Казан эчләрендә Казан, Йөрсәм адашмам микән? Мулла нигә русча укый, Әллә саташкан микән? Тукай кебек күпләр килә Өмет баглап Казанга, Өметләре акланмагач, Сату итә базарда. Хәмис Гарипов * * * БӘДИГЫЙЗМНАР • Карак ул – уңнан да, сулдан да карак дип укыла. • Галстук тагып йөргәнгә, хәзерге ата каракларны тануы бик авыр. • Әгәр урлашу спорт төренә керсә, безнекеләр гел Олимпия чемпионнары булыр иде. • Энә урлап тотылмаган карак осталыгын дөя урлап тотылганга кадәр шомартып тора. • Караклык җәмгыятьнең грим салынмаган чын йөзен чагылдыра. • Рәшәткә артындагылар җәмгыятьнең үзен дә тимер ишекләр артына куып кертте. • Карак читлектә дә урлар әйбер таба. • Угрылар тәгәрмәч кебек: эресе - акрын, вагы тиз әйләнә. • Урлашу Адәмнең рөхсәтсез алма ашавыннан ук башлана. Хәнәфи БӘДИГЫЙ
|
Иң күп укылган
|