поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 10 Май
  • Камил Фасиев (1919-2005) - галим
  • Рәмзия Закирҗанова - актриса
  • Алия Кәлимуллина - актриса
  • Рамил Муллин - дәүләт эшлеклесе
  • Мәликә Гыйльметдинова - хәйрияче
  • Гариф Галиев (1903-1985) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
24.04.2012 Җәмгыять

Кыргыйлашу

Яз җитте, җылытты. Җир дә ярыйсы гына җылынды. Көн саен диярлек салмыш йөрүче подъезд күршем Рәсим хәзер фатирына кереп җитә алса керә, керәсе килмәсә подъезд төбендәге чирәмгә ята да бөгәрләнеп рәхәтләнеп йоклап китә.

Элек алай түгел иде. Мүкәйләп булса да бишенче каттагы бер бүлмәле фатирына менеп җитә иде. Хәзер алай мәшәкатьләнеп тормый. Айныгач менү, күрәсең, җиңел­рәктер...

 

Без Дарвин теориясен өйрәнеп үстек. Маймыл эволюция нәтиҗәсендә акрынлап кешегә әйләнгән дип укыдык. Рәсимгә карыйм-карыйм да Дарвинга ышанмый башлыйм. Ул яхшырмый, кире­сенчә, ак­рынлап кына тормышның тө­бенә төшә бара. Кыргыйлаша. Төс-кыяфәте, ки­емнәре, атналар буе кырынмаган чырае. Әлбәттә, ул иртәгә үк маймылга әйләнеп агач башына менмәя­чәк. (Миңа калса, күршем бе­лән чагыштырганда маймыл эво­лю­циянең югарырак баскычында. Чөнки аракы эчми, салкын җиргә ятып йокламый, балалары өчен җавап­лы). Лә­кин яшел елан белән, фатирындагы пычраклык бе­лән, сәрхуш дуслары белән соң­гы көннә­ренә чаклы булачак. Бү­ген үк тәмам бетүдән аны эле­гә Ходай биргән сәла­мәтлек запасы гына коткарып килә. Тик ул запас мәңгелек түгел.

 

Каршы йорттагы икенче бер сәрхуш әнисе пенсия алдымы шуны сорап җанына тия. Бу да кыргыйлашу, ке­шелек сыйфатының соңгы микъдарларын җую.

 

Күрше районда ике-өч ир, баганадагы электр үткәргеч­ләрен өзеп, үз авылларын электрсыз калдырган. Диваналыкмы бу, берничә шешә аракы өчен иманны сатып җибәрүме? Кыргыйлашу. Кү­мәк кыргыйлашу. Дарвин исән булса, утырып елар иде. Чөнки эволюциягә каршы процесс – кешелекне югалту күпкә тизрәк бара. Мораль кризис һәр очракта да икътисадый кризистан куркынычрак. Күпкә куркынычрак. Икътисадый кризистан җәмгыять азмы-күпме чистарынып, хаталарын аңлап чыга. Ә әхлакый кризисны бер башланса туктату ифрат та авыр. Аның нәтиҗәләре дә коточкыч булырга мөмкин.

 

Гараж күршем алгы тә­гәрмәче белән ачык канализация люгына төшкән. Люкны адәм актыклары куптарып утиль кабул итү урынына алып киткән.

 

Быел кыш көне бакчамдагы тимер баганаларның яртысыннан күбесен төбеннән үк газорезка белән кисеп чыкканнар. 25 ел буе яратып, сөенеп файдаланылган, шатлык чыганагы булган, балалар заманында чабышып йөргән, үскән бакчаны шундый халәттә күрү шундый авыр булды, йө­рәктән кан тамды. Баксаң, кара металл­ның тоннасы хә­зер 8 мең сум тора икән. Бер яртылык акча өчен аналарын сатарга әзер булган, кешелеген югалт­кан затлар өчен күпме кәеф-сафа корырлык сәмән.

 

Безнең кыргыйлыкның, соң­гы дәрәҗәдәге культура­сызлыкның тагын бер факторы. Яз җиттеме безнең кемлегебезне шәһәр урамнарыннан да яхшы күрсәтүче җир юктыр. Гомуми пычрак­лыктан, ташланган пластик ше­шәләрдән, төрле пакетлардан, упаковкалардан бигрәк, балкон асларына игътибар итәм. Кайбер балкон асларында тәмәке төпчеклә­реннән өелгән таулар. Икенчеләре астында шешәләр өеме. Монысына карарга, го­мумән, җирәнгеч. Шунда ук тәрәзәдән генә ташланган чүп пакетлары да күренгәли.

 

Шушыларның барысына ка­рыйсың да, кемнәр без, ничек без мондый хәлгә төштек, кешеләрме соң без, дип үз-үзеңнән сорап куя­сың. Җавап бирүе дә кыен. Урамда ХХI гасыр. Без ниндидер кыргыйлар резервация­сендә яки Африка­ның цивилизация мәң­­ге килеп җитмәс берәр караңгы илен­дәме?

 

Балык башыннан чери. Джипка утырган депутат барган хутка гына тәрәзәсеннән “пепси” шешәсен, йә бушаган тәмәке кабын ыргытып калдыра икән, әллә моны гади халык күрмиме? Зур шәһәрләрдә кортеж үтәр алдыннан халыкны җир асты переходына куып кертү – кыргыйлашу, хакимият уйлап тапкан кыргыйлык түгелме?

 

В.Путин берсендә, без – Европаның бер өлеше, дигән иде. Ләкин ирек һәм демократия хакимият һәм халык дисциплинаны санга сукканда, мораль принциплар үтәлгәндә, кыргыйлыкның тамырына балта чабылганда гына була ала ул европалашу.


Наил ШӘРИФУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 74 | 24.04.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»