|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.04.2012 Мәгариф
Акча - бер көнлек, гыйлем - гомерлек...Быел Татарстан дәүләт вузларының коммерция бүлекләренә керәчәк беренче курс студентлары өчен уку бәясе 2-3 тапкыр артыр дип көтелә. Гуманитар юнәлешләрдә белем алу елына 60200 сумнан ким тормаячак, техникларында - 112 меңнән башланачак. Бу Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы эшләгән яңа “Мәгариф өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен норматив финанслау системасын” куллану белән бәйле.
Мондый яңалык белән Андрей Фурсенко ведомствосы түрәләр күп зарланган гаделсезлекне бетермәкче. Чөнки дәүләт вузларында бушлай урыннар бюджетка, балалары коммерцияле уку йортларында укучы ата-аналарның кесәләренә караганда, шактый кыйммәткә төшә. Дәүләт вузларының коммерция бүлекләрендә бәяләрне үзкыйммәтеннән күрәләтә түбәнрәк тотуы (20-50 мең сумга) мәгълүм, бу аларга түләп укучы студентларны җәлеп итү, ягъни өстәмә табыш алу өчен кирәк. Хәзер аларның мондый хокукы булмаячак.
Тип-тигез булсын!
Дәүләт заказын үтәүче вузларда укыган өчен түләү бөтен ил буйлап - Калининградтан алып Владивостокка кадәр, халыкның табышына карамастан, якынча тигез булыр, дип фаразлана (югарыда аталган 60200 һәм 112000 сумнан ким түгел). Шулай ук төп вуз һәм аның филиаллары студентлары өчен түләүдә аерма каралмаган.
“Тигезләү” кагыйдәсе 2012 елда укырга кергәннәрдән башлап гамәлгә куелачак. Шул ук вакытта 2012 елга кадәр бюджеттан тыш бүлеккә кергән студентлар укуларын иске бәяләр буенча тәмамлаячак (еллык инфляцияне исәпкә алып). Тик анысы да төгәл түгел - бу мәсьәләне хәл итү уку йортларының үз карамагында.
Быел дәүләт заказын, ягъни бюджет урыннарын алуга беренче тапкыр коммерция вузлары да дәгъва итә алганлыктан, җиңгән очракта, “тигезләү” кагыйдәсе аларга да кагылачак. Шуңа бәйле рәвештә, коммерсантларның конкурста катнашу теләге сүрелгән.
- Без бюджет урыннары өчен ахыргача көрәшергә ниятләдек, тик шушы көннәрдә аларны алуга ук, автомат рәвештә уку бәясен күтәрергә тиешлекне белдек. Ә бу безгә кирәк түгел, - ди Чаллыдагы ИЭУП филиалының уку эшләре буенча директоры урынбасары Татьяна Сушкова.
Аңынча, коммерция вузы өчен мондый шартларга ризалашу - димәк, абитуриентларының зур өлешен югалту. “Коммерсантлар”ның күпчелеге шулай фикер йөртә, чөнки түләүле вузларның яшьләрне дәүләтнекеләр белән чагыштырганда кулайрак бәяләр белән җәлеп итүе сер түгел.
Яхшы мал арзан тормый
Ул арада дәүләт вузларында документның асылына төшенмәгәннәр әле һәм аны шәрехләргә дә ашыкмыйлар.
- Чыннан да, яңа уку елыннан бюджеттан тыш бүлекләрдә уку бәясе билгеләнгән саннардан ким булмаска тиеш, - дип раслады мәгълүматны Туполев исемендәге КНИТУның икътисади идарә башлыгы Игорь Усанов, башка вузлардагы хезмәттәшләреннән аермалык буларак, ул тел яшермәде. - Министрлыктан килгән документның сүзен-сүзгә укыйм: “...түләүле хезмәтләр берәмлегеннән чыгып исәпләнгәндә, уку бәясе бюджет хисабына финанс тәэминаты күләменнән ким була алмый”. Әлбәттә, Татарстанда мондый бәяләргә ышану кыен, әмма алар бөтен Россиядә шундый булачак бит. Бу дәүләт вузларында түләп укучыларның саны шактый кимүгә китерәчәк, дип уйлыйм. Өстәвенә, хәзер, бюджет урыннары мәктәпне тәмамлаучыларның саны белән тигезләште диярлек. Шуңа да карамастан, түләүле белемгә ихтыяҗ барыбер калыр, фәкать кимиячәк кенә.
- Мәгариф министрлыгының карары кискен, катлаулы. Тик ведомство бу саннарны түшәмнән алмагандыр бит инде - бөтенесе төптән уйлап эшләнгән. Хәер, Мәскәүдә уку бәясе һәм халыкның кереме, ниндидер Урюпинск белән чагыштырганда, бөтенләй башка булуын исәпкә алырга кирәк булгандыр, - дип саный ТИСБИ идарә университетының уку эшләре буенча проректоры Галина Ахмина. - Яңалык, нигездә, дәүләт вузларына кагылачак. Аларга ул бик көчле сугарга мөмкин, аеруча техник уку йортларына, чөнки инженер белгечлекләренә абитуриентлар арасында болай да ихтыяҗ юк: укуы авыр, эшләр җире юк, булса - акчасы аз. Икенче яктан, бөтен ил буенча укыту сыйфаты бердәй булырга тиеш, ә яхшы мал арзан тормый. ТИСБИга килгәндә, без дәүләт заказы алуга конкурста катнашырга җыенабыз. Анда таләпләр шактый катгый, бюджет урыннарын гариза язган барлык юнәлешләргә дә алмабыз мөгаен. Алганнарында бәяләр таләпләргә туры китереләчәк.
Венера БЕЛЯЕВА |
Иң күп укылган
|